Юллама турында фикерләр: «Рәисебез куйган бурычларны үтәргә тырышачакбыз»
Чара Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында үтте. Дәүләт чарасында Татарстан хакимиятенең барлык тармаклары җитәкчеләре һәм федераль хакимият органнары вәкилләре, шулай ук сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, иҗади интеллигенция, кече һәм урта бизнес предприятиеләре, сәяси партияләр, иҗтимагый берләшмәләр, дини конфессияләр, республиканың барлык муниципалитетлары вәкилләре катнашты. Барлыгы 670 кеше чакырылган иде.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Раббыбыз насыйп итте – безнең иманлы Рәисебез бар»
Утырыш алдыннан Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин фикерләрен җиткерде.
Аллаһка шөкер, Раббыбыз насыйп итте – безнең иманлы Рәисебез бар. Ә безнең бурычыбыз – аңа булышырга! Аңардан гына бөтен әйберне таләп итәргә, көтәргә түгел. Без, аңа бу юнәлештә ничек булыша алабыз дип, үзебезгә сорау бирергә тиеш.
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев
Шулай ук Россия Ислам университеты ректоры Рафик Мөхәммәтшин да юлламаның әһәмиятен югары бәяләвен билгеләп үтте:
Әлбәттә, Татарстан Рәисе Рөстәм Нургалиевичның юлламасы – бик мөһим документ. ТР Рәисе һәр елда республика алдында проблемалар хакында, максатлар турында сүз тота. Чыннан да, вазгыять катлаулы да, шул ук вакытта төбәкнең күзгә күренеп үзгәрүен күрәбез.
«Республика, район файдасына матур итеп эшләргә»
Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов:
Алга таба да республика, район файдасына матур итеп эшләргә, дигән максаттамын, – дип билгеләп китте.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе Айрат Фәррахов та уртаклашты:
Безнең Рөстәм Нургалиевичның юлламасында ел саен бик конкрет мәсьәләләр һәм бурычлар күтәрелә. Алдагы ел дәвамында эшлисе барлык мөһим эшләр нәкъ шушы юллама вакытында барлана. Шуңа күрә бу – югары әһәмияткә ия, – диде ул.
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев
«Мин бүген монда зур өметләр баглап килдем»
Халык шагыйре, публицист, Россия дәүләт премиясе лауреаты, Тукай премиясе лауреаты Ренат Харис:
Республикабыз Рәисе халкыбыз тормышын алдынгылыкка чыгарырга омтыла, һәм бу эше аның килеп тә чыга. Мин бүген монда зур өметләр баглап килдем. Соңгы берничә елны гына алып күзәтү ясасак, Татарстаныбыз зур алгарыш кичерә. Аның тизлеге генә дә ни тора! Менә уйлап торам: киләсе елда да алдынгылыкны саклап калу дәвам итәчәк. Төбәктә авыл хуҗалыгы, мәдәният, белем һәм уку яки сәламәтлек саклау өлкәсе мәcьәләләре булсынмы – быелгы кебек матур үзгәрешләр белән яңарып торыр. Шундый өметләр белән бирегә килеп җиттем.
Фото: «Татар-информ», архив
2026 ел – Татарстанда «Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы»
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов киләсе елны «Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы» дип игълан итте. Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков бу җәһәттән үзенең фикерләре белән уртаклашты:
Татарстан Рәисе юлламасында – халыкны эш белән тәэмин итү дә төп мәсьәлә булды. Хезмәт урыннарында кадрлар проблемасы бар, әлбәттә. Мин үзем әлеге вазыйфам буенча махсус хәрби операция, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына социаль гарантияләр һәм эш белән тәэмин итү өчен җаваплымын. Шуңа күрә, бу – минем өчен көн кадагындагы бурыч. Ветераннарыбыз үзләрен беркайчан да кирәксез тоймасыннар өчен эшләргә тиешбез, аларга ярдәм итү – мөһим эш. Һәр ветеран үзенең социаль статусыннан канәгать булырга һәм кирәк булса – эшле булырга тиеш.
Татарстанда һәрьяклап социаль ярдәм чаралары дәвам итә. 2026 ел «Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы» дип игълан ителүенә мин бик уңай карыйм. Бу – яшь буын өчен генә түгел, бөтен җәмгыятебез өчен аерым бер әһәмияткә ия. Әйдәгез, Совет дәвере чорларын искә төшереп алыйк, хезмәт – зур дәрәҗә, ә хезмәт кешеләрен иң югары пьедесталга күтәрәләр иде. Мин җир эшкәртү эшчеләрен хөрмәт итәм, аннары фән, сәнәгать һәм башка тармакларда хезмәт куючылар да олы ихтирамга лаек. Нәкъ алар безнең төбәктә яшәеш дәрәҗәсен күтәрә.
Фото: «Татар-информ», архив
«Әлеге юллама – төбәкнең ил һәм дөньякүләм казанышларына нигез сала»
ТР Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева:
Беренчедән, Татарстан Рәисе юлламасы һәрвакыт социаль характерда. Ул һәрчак ватандашларның мәнфәгатьләрен кайгыртуга юнәлдерелгән. Залда укытучылар, авыл хуҗалыгы өлкәсе хезмәтчәннәре, сәламәтлек саклау тармагы вәкилләре, спортчылар, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм башкалар булды. Һәр юлламаның эчтәлеген, билгеләнгән мәсьәләләрне ишеткәч, тагын да ныграк эшлисе килә. Бөтенесенә дә уңышлы эш, яхшы кәеф һәм Рөстәм Нургалиевич куйган максатларга ирешүне телим. Әлбәттә, социаль сәясәттә дә, икътисадта да, мәгариф, мәдәният һәм спортта да зур бурычлар тора.
Рөстәм Миңнеханов, аерым бер җылылык белән, республикадагы тотрыклылык һәм үсешне тәэмин итүче предприятиеләр турында бәян итте. Бүгенге көндә дә Татарстан төбәге – Россия Федерациясенең көчле төбәкләре арасында. Шулай ук Рәисебез халыкара сәясәт темасын күтәрде, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең роле арта бара, һәм бу – безнең өчен мөһим. Куелган бурычлар – катлаулы, һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга тиеш. Юлламада ишегаллары, скверлар һәм парклар төзелеше, ремонт һәм инженер инфраструктурасына аерым игътибар бирелде. Әлеге юллама – якты киләчәккә, төбәкнең ил һәм дөньякүләм казанышларына нигез сала.
Фото: «Татар-информ», архив
«Татарстан кыю, тәвәккәл адымнар белән алга атлый»
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров:
Татарстан кыю, тәвәккәл адымнар белән алга атлый. Бүгенге көндә бербөтен татар дөньясы турында әйткән вакытта, аның барлык эшләре, һичшиксез, Татарстанга нигезләнә. Барлык дөнья татарлары Татарстан тирәсендә тупланды. Татарстан Рәисе безнең эшчәнлеккә һәрдаим ярдәм күрсәтеп тора, барлык проектлар да хупланыла, милләтне үстерү өчен республикада бик күп мөмкинлекләр булдырылган.
Бөтендөнья татар конгрессының төп чаралары буларак «Милләт җыены»н аерым ассызыклыйсым килә. Россиянең 68 төбәгеннән һәм 27 чит илдән милләттәшләребезнең Казанда очрашуы зур чара булды. Ике корылтай арасында булган җыелышта стратегик юнәлешләрне билгеләү, көнүзәк проблемаларны күтәрү, бергә чишелеш юлларын эшләү бик мөһим.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Республикабыз тагын да үссен өчен яңа буын дөрес тәрбия алырга тиеш»
ТР Рәисе ярдәмчесе, Татарстанның «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы җитәкчесе Тимур Сөләйманов:
Юлламада патриотик тәрбиягә аерым игътибар бирелгән иде, бу – аеруча мөһим. Чөнки бүгенге уңыш саклансын, республикабыз тагын да үссен, алга барсын өчен яңа буын, безнең яшьләребез дөрес тәрбия алырга, үз юнәлешен табарга тиеш. Минемчә, бүген яңгыраган төп фикер – традицион кыйммәтләрне саклау һәм бүген булган уңышны дәвамлы итү.
Бик күп бурычлар куелды, нәтиҗәләр ясалды. Һәрбер нәтиҗә башында, әлбәттә, кешеләр тора. Бүген укытучыларга, хәрбиләргә, төрле өлкәдә хезмәт куючыларга рәхмәт сүзләре яңгырады. Республикабыз алга барсын өчен барлык өлкәләр дә тулы көченә эшли, хезмәт куя.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Төп максатыбыз – цифрлы киңлектә татар дөньясын ныгыту»
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Райнур Хәсәнов:
«Халыкның милли үзенчәлеген саклау һәм мәдәни кодын үстерү өчен уртак көч куярга кирәк, шул исәптән цифрлы мохиттә дә» дигән фикер минем күңелгә бигрәк тә якын яңгырады. Республикабызда бүгенге көндә дә бу юнәлештә актив эш алып барыла. Ел саен яңа, кызыклы проектлар булдырыла. Бу эшне тагын да ныгыту әһәмиятле дип саныйм. Аеруча цифрлы дөньяда, чөнки без көн саен интернет һәм социаль челтәрләр белән эш итәбез. Интернетта телебезне, тарихыбызны, мәдәниятебезне күрсәтү бик мөһим.
Татар халкының рухи кыйммәтләрен, гаилә традицияләрен һәм телен саклау – барыбызның уртак җаваплылыгы. Алга таба төп максатыбыз – яшьләр белән бергә тел һәм мәдәниятне заманча форматта тәкъдим итә торган проектлар эшләү, цифрлы киңлектә татар дөньясын ныгыту. Яшьләр өчен республикабызда зур мөмкинлекләр булдырыла. Төрле үзәкләр ачыла, программалар эшләп килә, форумнар, чаралар үткәрелә. Шул үзәкләрдә яшьләр үзләрен таба алалар, яңа идеяләр тәкъдим итәләр һәм республикабыз, милләтебез өчен файдалы эшләр башкаралар.
Гаилә кыйммәтләре, буыннар бәйләнешен саклауның әһәмияте ассызыкланды. Мин моны да бик мөһим юнәлеш дип саныйм. Чөнки тел дә, мәдәният тә, иң элек, гаиләдән башлана, нәкъ гаилә беренчеләрдән булып милли горурлык хисен, милли җанлылыкны һәм тәрбия бирә ала.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү – төп бурычыбыз»
Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республикада махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен оештырылган ярдәм чаралары турында сөйләде:
Бүген безнең төп бурычларыбызның берсе – махсус хәрби операциядән кайтучыларны эш белән тәэмин итү. Аларга төрле яклап ярдәм күрсәтү. Бүген хәрби операциядән кайткан хәрбиләрнең 79 проценты эшли. Без аларга үз эшләрен ачуда ярдәм күрсәтәбез, яңа һөнәрләргә өйрәтәбез, белем бирәбез. Хәрби операциядә катнашучылардан үз эшен ачарга теләүчеләргә 145 мең сум субсидия бирелә.
Татарстан Рәисе юлламасы – барыбыз өчен дә нәтиҗәләрне барлау һәм киләчәккә максатлар кую көне. Безнең өчен төп максат – ул Республикабызда тормыш сыйфатын үстерү. Иҗтимагый яктан безнең республика бик күп күрсәткечләр буенча алда. Беренчедән, хезмәт базарында эшләүчеләр саны һәр ел арта. Яңа эш урыннары булдырыла, хезмәт хаклары үсә. Татарстанлылар эшли, бу – зур күрсәткеч. Узган 5 ел белән чагыштырганда, эшләүчеләр саны 82 меңгә артты.
Мохтаҗлык түбәнлеге шулай ук тормыш сыйфаты турында сөйли. Республикада 3 проценттан артык халык кына минималь хезмәт хакы ала. Барлык өлкәләрдә ярдәм күрсәтелә, инвалид балаларны тәрбияләүче, күп балалы гаиләләргә, өлкәннәребезгә зур игътибар бирелә.
Фото: © «Татар-информ», архив
«Татар мәдәнияте шәһәрдә чәчәк атарга тиеш»
ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла юлламада яңгыраган «татар мәдәнияте, тел авылларда саклана» дигән фикерне искә төшерде:
Тел, гореф-гадәтләр авылларда гына саклана, дигән фикер белән килешеп бетмим. Чөнки болар барысы да – балалар, киләчәк белән бәйле, хәзер авылларда балалар аз, мәктәпләр оптимизацияләнә. Күп авылларда мәктәпләр эшләүдән туктый, чөнки балалар юк. Шуңа күрә безгә барлык игътибарны шәһәргә юнәлтергә кирәк, шәһәр мәдәнияте татарча булырга тиеш.
Татар халкының киләчәге шәһәрдә. Тигез булып, беркемне дә кимсетмичә, үзе дә кимсенмичә, татар мәдәнияте шәһәрдә чәчәк атарга тиеш. Авылларга игътибар күрсәтүнең мөһимлеге турында сүз дә юк, ләкин заман үзгәрә. Шулай да шәһәрләр халык белән тулганнан соң, аның күпмедер өлеше кире авылга кайтыр сыман. Ул вакытта алар яңадан авылга нинди мәдәният алып кайтыр – менә монысы сораулар тудыра торган мәсьәлә.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Рәисебез куйган планнарны үтәргә тырышачакбыз»
Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева:
Рәисебез ел саен үз мөрәҗәгатендә яңа планнар, максатлар куя. Без әлеге максатларга һәрвакыт ирешергә тырышабыз. Яңа ел нинди булачак, нинди бурычлар куела – шуны беләбез. Икътисад, мәгариф, авыл хуҗалыгы юнәлеше – барлык бурычларны барлап, без халкыбыз, Татарстаныбыз өчен Рәисебез куйган бурычларны үтәргә тырышачакбыз.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Татарстан үсешенең төп приоритетлары һәм юнәлешләре билгеләнде»
Актаныш район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хаев:
Бүген безгә хөрмәтле Рәисебез Рөстәм Миңнеханов юлламасын ирештерде. Татарстан үсешенең төп приоритетлары һәм юнәлешләре билгеләнде. Без, төрле тармакта эшләүчеләр, моны үзебезгә бурыч итеп кабул итәбез. Төрле юнәлешләрдә, өлкәләрдә эшебезне лаеклы итеп дәвам итәрбез, дип ышандырып каласыбыз килә. Күзгә күренеп үзгәргән, заманчаланган медицина өлкәсендә дә уңышлар күп. Яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә. Хастаханәләр модернизацияләнә, яңа җиһазлар кайтарыла. Димәк, халык сәламәтлеге сагында ныклап торабыз. Республика үсеше алга таба да шулай дәвам итүен көтәбез.