Коточкыч кадрлар: Татарстанда өч егет һәлак булган, бер кыз имгәнгән
Бүген Минзәлә районының Балтай авылы янында М-7 трассасында «Шкода» машинасы зур тизлектә юл кырыена төшеп киткән һәм әйләнеп капланган. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Машина белән 23 яшьлек егет идарә иткән. Йөртүче дә, салондагы 21 һәм 28 яшьлек ике пассажир ир-ат урында ук һәлак булган. 24 яшьлек пассажир кыз имгәнгән.
Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.