Пхукетта ял иткәндә Россиядән килгән кыз батып үлгән
12 октябрьдә Хабаровск краенда яшәүче Дарья исемле кыз Пхукетта ял иткәндә батып үлгән. Бу турыда «АиФ» яза.
Виктор исемле танышы сүзләренчә, Дарья акыллы һәм матур кыз була, хәрби прокуратурада эшли.
«Ул Хабаровскида милиция мәктәбен бетерде, аннары Комсомольскига күченде. Аның баласы бар, ул прокурор түгел, ләкин хәрби прокуратурада эшләде. Даша гел матур, акыллы, елмаючан кыз иде. Аның турында начар сүз әйтергә тел әйләнми», – ди Виктор.
Дарья 1992 елда туган. Хәзер аның мәетен туган илгә алып кайту мәсьәләсе хәл ителә, диелә хәбәрдә.