Нәҗип Җиһанов турында: 5 яшеннән ятим, Казанда консерватория, Сталин премиясе
«1 яшендә – әтисе, 5 яшендә әнисе вафат була»
Нәҗип Җиһанов 1911 елның 15 гыйнварында Җаек шәһәрендә эшчеләр гаиләсендә дөньяга килгән. Газизә белән Гаяз гаиләсендә 5 бала була: иң кечесе – Нәҗип, ике абыйсы – Җамал һәм Җәләл, апалары Фәйзә, Әминә. Нәҗип бик яшьли ата-ана назыннан мәхрүм кала: әтисе – аңа 1 яшь, ә әнисе 5 яшь булганда вафат була. Әнисен ул хәтерләми, ләкин аның турында һәрвакыт җылы итеп сөйли торган була. Әнисе үлгәч, Нәҗип вакытлыча бер гаиләдә яшәп тора, аның балалык һәм яшүсмер еллары Уральск балалар йортында уза. Үз гомерендә ул барлыгы 5 балалар йортын алыштыра.
«Нәҗип Садриҗиһанов ничек Җиһановка әйләнгән?»
Нәҗип Җиһановның фамилиясенең тулы язылышы – Садриҗиһанов. Ләкин балалар йортына эләккәч, аның фамилиясенең язылышын үзгәртәләр. Нишләп Нәҗип Садриҗиһанов Җиһановка гына әйләнгән соң? Моңа кагылышлы 3 вариант бар:
Шунысы кызык: аның бертуган абыйсы – Татар опера һәм балет театры дирижеры, Казан консерваториясе укытучысы Җәләл гомере буе фамилиясенең тулы вариантын йөртә. Шулай итеп, ике бертуган төрле фамилияләр белән яшиләр.
Фото: © «Татар-информ»
Казанга килгәндә, ноталарны бөтенләй белми
Нәҗип кечкенә чагыннан үзлегеннән пианинода уйнарга өйрәнә. 1927 елда ул Казанга килә, биредә аның апасы яшәгән. Казанда ул беренче тапкыр Джузеппе Вердиның «Аида» операсын карый, әлеге көн аның тормышында хәлиткеч була. Ул берәр кайчан үз әсәрен язарга сүз бирә. Казанда ул Татар сәнгать техникумына укырга керергә омтылып карый, ләкин аны алмыйлар, чөнки ул музыка грамотасын һәм ноталарны бөтенләй белми торган була. Имтиханнар вакытында аны мөгаллим Нина Шивалина күреп ала һәм 1 ел буена аның белән музыка мәктәбе курсын үтә. Әзерлек үтеп, икенче елны Нәҗип Җиһанов, ниһаять, техникумга керә.
Техникумда укыганда, Нәҗипнең уңышларына композитор Александр Ключарев игътибар итә һәм аңа Мәскәүгә укырга барырга киңәш бирә. 1931 елда Нәҗип Җиһанов Мәскәү консерваториясе карамагындагы техникумның композиторлар әзерләү бүлегенә укырга китә. Укуын тәмамлагач, кире Казанга кайта.
Фото: © «Татар-информ»
«Әти белән 28 яшемдә генә аралаша башладым»
Мәскәүдә 1 нче курста укыганда ул беренче хатыны Серафима Минеева белән таныша, 4 ел очрашкач, 1935 елда тәкъдим ясый, аларның кызлары Светлана туа. Серафима белән Нәҗип Җиһанов, 15 ел бергә яшәгәч, аерылалар. Кызганыч, кызы белән аның мөнәсәбәтләре бераз авыр була, алар арасында төрле сәбәпләр аркасында бик еш конфликтлар чыгып тора. Кызы Светлана истәлекләрендә: «Әти белән 28 яшемдә генә аралаша башладым», – дип яза. Ләкин Светлана Җиһанова әтисе юлын сайлый, гомерен музыка белән бәйли. Ул 32 ел Казан дәүләт консерваториясендә эшли, аның укучылары арасында бик күп танылган артистлар була.
«Алтынчәч», «Шагыйрь» опералары һәм Сталин премиясе
1938 елда композитор үзенең беренче операсын – «Качкын»ны яза, ә 1 елдан ул яңа гына ачылган Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә куела. Казанда композитор татар шагыйре Муса Җәлил белән якыннан аралаша башлый, шагыйрь үзенең «Алтынчәч» поэмасына опера язарга сорый. Муса Җәлил моңа кадәр Мәскәүдә бер композитордан «Алтынчәч»кә көй яздыртып караган була, әмма ул аңа ошамый. Нәҗип Җиһанов язган операның премьерасы Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә була, соңрак композитор аның өчен Сталин премиясен ала.
Муса Җәлилгә «сатлыкҗан» тамгасы салынганнан соң, Нәҗип Җиһанов драматург Әхмәт Фәйзи белән «Шагыйрь» операсын иҗат итә. Спектакль 1947 елда сәхнәгә чыга һәм зур уңыш белән бара, әмма берникадәр вакыттан соң төп герой «сатлыкҗан Җәлил» булуы аңлашылгач, әсәрне репертуардан төшереп калдыралар. 1953 елда, шагыйрь исеме акланганнан соң гына, Җиһанов «Шагыйрь» операсы нигезендә «Җәлил» операсын яза. «Җәлил» – Мәскәүнең Зур театрында, ә 1960 елда Праганың Милли театрында уйнала.
Фото: © «Татар-информ»
1945 елда Нәҗип Җиһанов Казанда консерватория ачуга ирешә. Ул Мәскәүгә бик күп хатлар юллый һәм, ниһаять, 1944 елда Вячеслав Молотов имза куйган уңай резолюцияне көтеп ала. 1945-1988 елларда Нәҗип Җиһанов Казан консерваториясе ректоры булып эшли.
Композитор – 8 опера, 3 балет, 17 зур симфоник әсәр, сюиталар, җырлар, күпсанлы камера, вокаль һәм инструменталь әсәрләр авторы. 1939-1977 елларда ул Татарстан Композиторлар берлеге идарәсе рәисе була, 3 тапкыр СССР Дәүләт премиясе, Ленин ордены, Кызыл Байрак Хезмәт ордены белән бүләкләнә.
Нәҗип Җиһанов 1988 елның 2 июнендә, Башкортстанда Татарстан әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә «Җәлил» операсының яңа редакциясен концертта башкарганнан соң, кинәт вафат була. Казанның Арча зиратында җирләнгән.