Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Октябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Баланы бакчага һәм мәктәпкә урнаштыруны җиңеләйтергә җыеналар

0

«Яңа кешеләр» фракциясеннән Дәүләт Думасы депутатлары Антон Ткачев, Сардана Авксентьева һәм Анна Скрозникова Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы башлыгы Максут Шадаевка бала тууны теркәгәндә үк сайланган балалар бакчасы һәм беркетелгән мәктәпкә автомат рәвештә чиратка бастыру функциясен булдыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать юллаган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Балаларны балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә кабул итү тәртибен үзгәртүне һәм яңа туган баланы теркәү вакытында ук сайланган балалар бакчасына һәм беркетелгән мәктәпкә автомат рәвештә чиратка бастыру функциясен кертүне сорыйбыз», – диелгән документта.

Билгеләп үтелгәнчә, хәзер балаларны балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә ата-аналарның шәхси гаризасы нигезендә һәм буш урыннар булганда гына кабул итәләр, шуңа бәйле рәвештә гаиләләргә мөстәкыйль рәвештә күп кенә документларны җыеп, шәхсән мәгариф департаментына барып, яисә «Дәүләт хезмәтләре» порталында форма тутырып гариза бирергә туры килә.

Мөрәҗәгать авторлары тәкъдим иткән механизм ирекле булачак: туу турында таныклык алганда ата-аналар «Дәүләт хезмәтләре» порталы яисә күп функцияле үзәк аша теләгән мәгариф учреждениеләрен сайлый алачак.

«ЗАГС сервисларын, дәүләт хезмәтләрен һәм мәгариф департаментларын интеграцияләү аерым гариза язу ихтыяҗын бетерергә һәм гражданнар өчен ведомстволар белән элемтәләр санын киметергә мөмкинлек бирәчәк», – диелә документта.

Инициатива авторлары фикеренчә, автомат рәвештә чиратка кую яшь гаиләләрнең тормышын сизелерлек җиңеләйтәчәк: ата-аналарга учреждениеләргә йөрергә, документлар җыярга һәм тапшыру вакытын күзәтергә туры килмәячәк – барлык мәгълүматлар системага бер тапкыр – тууны теркәү вакытында тапшырылачак, бу – дәүләт хезмәтләрен күрсәтүнең үтә күренмәлелеген һәм уңайлылыгын арттырачак, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса