Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Октябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда иң күп уңыш җыйган районнар исемлеге

0

Быел Татарстанның ашлык амбарына 4 млн 692 мең тонна ашлык салынган. Уртача уңдырышлылык – 37,9 ц/га. Бүген республика элеваторларында 1 млн 751 мең тонна ашлык саклауга салынган. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2025 елгы урып-җыю кампаниясе йомгаклары буенча брифингта шул хакта хәбәр иттеләр.

Республика икмәгенә иң зур өлешне Буа, Тәтеш һәм Арча районнары кертте – 200 мең тоннадан артык ашлык суктырылган. Бөртекле культуралар уңышы буенча Тәтеш районы алда бара, аның уңдырышлылыгы – 52,8 ц/га. Кукмара районында – 49,4 ц/га, Әтнә районында – 49,1 ц/га, Балтач һәм Аксубай районнарында – 47 центнердан артык.

Өченче класслы бодайның уртача бәясе – тоннасы 14,3 мең сум, дүртенче класслы бодай – 13,2 мең сум, бишенче класслы бодай – 11,55 мең сум, арыш – 9,9 мең сум, арпа – 12,1 мең сум, кукуруз – 14,5 мең сум, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса