«Чибәркүлдә көймә тишелгән»: ике балыкчы үлем тозагына эләккән
Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл күле акваториясендәге утрауда 2 ир-ат утырган резина көймә тишелгән һәм һавасы чыга башлаган. Балыкчылар, чыланган смартфонда берничә секундка гына сигнал табып, туганнарына шалтыратып, кайда булуларын хәбәр итеп өлгергән. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
1obl.ru язганча, ир-атларны Көньяк Урал коткаручылары эзләргә чыккан. Балыкчыларны төне буе эзләгәннәр һәм Окропиловая култыгы тирәсендә тапканнар.
Ир-атларны ярга чыгарганнар һәм табибларга тапшырганнар, диелә хәбәрдә.