Пенсионер хатын-кыз мошенниклар счетына 22 млн сумга якын акча күчергән
Саров шәһәрендә яшәүче пенсионер хатын-кыз мошенниклар счетына 22 млн сумга якын акча күчергән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Новгород өлкәсе буенча идарәсе телеграм-каналында хәбәр иттеләр, дип яза РЕН ТВ.
«Пенсионер хатын-кыз, «куркынычсыз» счетка акча күчереп, 22 млн сумга якын акчасы югалткан», – диелә хәбәрдә.
Ведомствода хәбәр итүләренчә, хатын-кызга билгесез номердан шалтыраткан кеше үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырган. Ул пенсионер хатын-кызны, банк счетларындагы акчаларыңа куркыныч яный, дип кисәткән. Аны счеттагы акчаларын алырга һәм Үзәк Банкның резерв фондындагы «куркынычсыз счетка» күчерергә күндергән. Пенсионер 22 млн сумга якын акчасын алган һәм мошенникларга күчергән.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, диелә хәбәрдә.