Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Октябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Табиб шикәрдән дә тизрәк тазарта торган ризыкны атады

0

Ни өчен берәүләр үзен ризыкта чикләсә дә, тиз тазара, ә икенчеләр теләсә нәрсә ашый, әмма фигурасына зыян килми? Моның сәбәбен медицина фәннәре кандидаты, гастроэнтеролог, гепатолог Сергей Вялов аңлаткан. Табиб әйтүенчә, нәселдәнлектән тә әһәмиятлерәк бер фактор бар. Бу хакта «Российская газета» яза.

«Бу – безнең эчәклектә яшәүче триллионлаган бактерияләр», – дип билгеләгән белгеч. Ул эчәк микробиомының составы симерү нәтиҗәсе генә түгел, ә күп очракта тән авырлыгы артуның төп сәбәбе дә булып тора, дип аңлаткан.

Аның сүзләренчә, проблемалы зоналардагы майларны бетерә алмый интегүче кешеләрнең эчәклегендә Firmicutes тибындагы бактерияләр күп. Әлеге бактерияләр аркасында кеше организмы ризыктан кирәк булганнан күбрәк калорияләр үзләштерә. Нәтиҗәдә, корсакта май үсә.

«Күз алдыгызга китерегез: 2 кеше бертөрле салат ашый. Берсе салаттан 100 калория үзләштерә, ә икенчесе – 115», – дип язган табиб үзенең блогында.

Моны төзәтү өчен 2 әйбергә игътибар итәргә кирәк. Микробиомның сәламәтлегенә ультраэшкәртелгән продуктлар һәм шикәр күп ашау, ясалма баллаткычлар, антибиотиклар куллану, шулай ук рационда кайбер продуктлар җитмәү начар тәэсир итә.

Табиб, «дөрес микробиом» үстерү өчен рационга пребиотиклар кертергә кирәк, диде. Белгеч суган белән сарымсак ашарга киңәш итте. Моннан тыш, банан, солы, алма һәм кузаклылар ашау файдалы.

«Пробиотиклар да мөһим: кефир, йогурт, тозланган кәбестә», – дип өстәгән Сергей Вялов.

Әлеге гади адымнар микробиомны яхшырту процессын башлап җибәрәчәк, дип ассызыклаган табиб. Рацион никадәр төрле булса, шулкадәр яхшырак, дип йомгаклаган сүзен белгеч.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса