Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Октябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

1 ел элек югалган кыз мәете табылган: кыйнаганнар, бала ачлыкта үлгән

0

1 ел хәбәрсез югалган дип саналган 12 яшьлек кызның мәете АКШның Коннектикут штатында йорт янындагы контейнерда табылган. Бу хакта РЕН ТВ яза.

8 октябрьдә шул җирлектә яшәүче кеше полициягә шалтыраткан һәм ишегалдында шикле контейнер торуы турында хәбәр иткән. Чакыру буенча килгән тәртип сакчылары анда кеше калдыкларын тапкан. Соңрак аның 1 ел элек югалган кызныкы булуы ачыкланган.

Хокук саклаучылар тикшерү эшен башлаган. Үтерүдә шикләнеп, баланың әнисе, кызның үги әтисе һәм аның апасы тоткарланган.

Кызның 2024 елның көзендә үлүен ачыклаганнар – аны күп тапкыр кыйнаганнар, бала ачлыктан үлгән. Бу хәлләрнең барысы да гаилә Фармингтонда яшәгән вакытта булган. Бу вакыт эчендә баланың мәетен подвалда саклаганнар һәм 2025 елның мартында яңа урынга күченгәндә, кызның мәетен дә үзләре белән алып киткәннәр.

Җинаятьтә шикләнелүче кешеләргә инде гаепләүләр белдерелгән. Эшне тикшерү дәвам итә, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса