«Хатын-кыз белән ир-атка кул биреп күрешергә ярыймы?» – хәзрәт җавабы
Хәләл мәҗлесләр алып баручы Айваз Садыров социаль челтәрдәге сәхифәсендә язылучыларына дингә кагылышлы сорауларга җаваплар урнаштыра. Бу юлы ул Казанның «Туган авыл» мәчете имамы Нуруллаһ хәзрәт Зиннәтуллинга хатын-кызның ир-ат белән кул биреп күрешүе турында сорау биргән.
– Хатын-кызга ир-ат белән кул биреп күрешергә ярыймы?
– Хатын-кызга чит-ят иргә кул биреп күрешергә ярамый, рөхсәт ителми. Бертуган хатын-кызлар гына шушы ир кеше белән кул бирешеп күрешергә мөмкин. Иң кызыгы, моңа туганнан туганнар (двоюродный) керми, шуңа күрә кемнәр туган икәнен өйрәнеп, белеп торсаң дөресрәк. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм «чит хатын-кызның кулына кагылганчы, сезнең башыгызга тимер кадак кагу хәерлерәк булыр» ди.
– Әгәр дә дус итеп, якын итеп сиңа кул бирсәләр, кочакларга үрелсәләр?
– «Юк», – дип әйтергә кирәк. Хәзер психология буенча «юк» дип әйтергә өйрәндек бит инде. «Гафу итегез, миңа гөнаһ була, бу миңа ярамый», – дип әйтергә.
– Ә ничек моны үпкәләтмичә әйтергә? Туган, дус бит инде ул…
– Үпкәләсә – үпкәли. Аллаһ Тәгаләне үпкәләтмәскә кирәк. Беренче чиратта, сиңа Аллаһ Тәгалә яхшы мөнәсәбәттә булырга тиеш.
Берсендә миннән: «Аракы эчәсеңме?» – дип сорадылар. «Юк», – дидем. «Ә син, нәрсә, безне хөрмәт итмисеңмени?» – диләр. «Ә сез мине?» – дип сорадым.
Шуның белән бетте. Бу очракта, синең кочагыңа кереп, бәлки, ул сине үпкәләтәдер. Анысы да бар.
