Профессор Гөлшат Галиуллина:«Хәрәкәт, эзләнү булганда гына тормыш тулы, мавыктыргыч була»
...Аның фән юлындагы терәге һәм илһамчысы – тормыш иптәше, ә улы Илһам исә — астрофизика өлкәсендә дөньякүләм танылган яшь галим. Әңгәмәдә без телнең бүгенге халәте, яшьләр белән эшләү үзенчәлекләре һәм телнең милләт хәтерен саклаучы төп функция булганы турында сөйләштек.
«Тормыш иптәшем Иректән башка үзем генә артык зур уңышка ирешә алмаган булыр идем»
– Сезнең өчен тел белеме – күңел таләбе дә кебек. Татар телен өйрәнүгә мәхәббәт кайдан һәм ничек башланды? Балачак елларыгызны искә алсак, фәнгә, нәкъ менә татар теле белеменә кызыксыну кайчан, ничек уянды?
– Хәерле көн, Зилә, әйе, минем гомер юлым туган телебезгә хезмәт итүгә багышланган. Инде өч дистә елдан артык мин үзем сайлаган һөнәргә тугрылыклы булып, кулымнан килгәнчә, бу юнәлештә хезмәт куям. Татар теле белән кызыксынуга килгәндә, туган телнең асылы гаиләдә салына бит.
Мин шәһәрләрдән читтә, саф татар төбәге булган Мөслим районы Югары Табын авылында тудым. Минем туган ягым җор телле, хезмәт сөючән, турысын әйтергә яраткан, беркадәр самими халкы белән аерылып тора. Безнең як теле дә милләтебезнең гасырлар дәвамында туплаган байлыгын, аһәңлелеген саклаган. Гаиләбездә, мин белгәннән алып, китапка, матур әдәбиятка аерым мөнәсәбәт булды. Минем әткәй белән әнкәй гомер буена төрле газета, журналларга язылып килделәр, аларны без чиратка салып укый идек. Яңа басылып чыккан әсәрләрне игътибардан читтә калдырмаска тырыша иде алар. Әбием борынгы әдәбият, халык авыз иҗаты ядкәрләрен, шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан сөйли, үзе дә бәетләр иҗат итә иде. Мөгаен, бу факторлар нигезендә туган телебезгә, әдәбиятка мәхәббәт формалашкандыр.
– Гаиләгез сезнең фәнни юлны сайлавыгызны ничек кабул итте, йогынты булдымы?
– Һәр ата-ана баласының, укып, кеше булуын тели инде. Татар гаиләсенең әйтелмәгән кануны бу. Әлбәттә, минем әткәй белән әнкәй бу юнәлешне сайлавыма бары тик сөенделәр генә.
Мин соңгы курста укыганда тормышка чыктым. Фән юлыннан китәр өчен, теләк кенә түгел, терәк тә кирәк бит. Тормыш иптәшемнең гаиләсе, әти белән әни дә минем теләкне хуплады, алай гына да түгел, бар яктан да ярдәм итәргә тырыштылар. Терәгем – тормыш иптәшем Иректән башка, мин үзем генә артык зур уңышка ирешә алмаган булыр идем. Үзе дә университетның башта тарих, аннан инде юридик факультетын тәмамлаган кеше буларак, ул мине һәрчак аңлап, үсендереп торды. Хәзерге көнгәчә ул – минем иң якын киңәшчем, терәгем, шәхси һәм һөнәри үсешемдә илһам бирүче кеше.
КФУның Татар теле белеме кафедрасы мөгаллимнәре магистрлар белән
Фото: © «Татар-информ»
«Соңгы елларда студентлар сөйләмендә диалекталь үзенчәлекләр кимү күзгә ташлана»
– Остазларыгыз дип кемнәрне атар идегез?
– Беренче чиратта, минем фәнни җитәкчем, студент елларыннан алып докторлык диссертациясенә кадәр үзенең алыштыргысыз киңәшләрен биргән, фәнни кыйбламны билгеләгән остазым Гомәр Фәез улы Саттаровны, югары уку йорты мөгаллиме юлына алып кергән тынгысыз галим, әдәбият белгече Флера Әкрам кызы Ганиеваны, Казан университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында эшләгән һәрбер галимне атар идем.
– Сез студентларга белем биреп кенә калмыйсыз, күпләрнең фәнни җитәкчесе дә булып торасыз. Яшьләр белән эшләве ничек: әйтик, 10 ел элек укырга кергән студент белән хәзергесе аерыламы?
– Студентлар – һәр чорның алдынгы фикерле, заман сулышын тоеп яши торган катламы ул. Югары уку йорты укытучысы аларның ихтыяҗына, теләк-омтылышларына сизгер шәхес булырга тиеш. Әлбәттә, һәр буынның мәнфәгатьләре, дөньяга карашы төрле. Университетта эшләү дәверендә ничәмә-ничә буын студент алмашынса да, аларның төп асылы артык үзгәрми, минемчә. Телне белү дәрәҗәсенә килсәк, соңгы елларда җәмгыятьтә барган үзгәрешләр шаукымы яшьләр телендә дә сизелә, әлбәттә. Аерым алганда, сөйләмдә диалекталь үзенчәлекләр кимү, варваризмнар арту күзгә ташлана.
– Татар теленең бүгенге халәте, үсеш-үзгәреш тенденцияләре турында нәрсә әйтер идегез?
– Зилә, бу сорауда күтәрелгән проблема үзе аерым әңгәмә таләп итә кебек. Мин, берничә сүз белән, төп үзенчәлекләрдән кайберләрен атап үтәргә тырышырмын. Телнең торышы дигәндә, беренче чиратта, аның лексик системасын күзаллыйлар, чөнки ул барлык өлкәләрдән дә ныграк төрле үзгәрешләргә бирешә. Шулай ук телнең үсеш-үзгәреш тенденцияләрен билгели торган төп күрсәткеч тә булып тора.
Фото: © «Татар-информ»
Тел, җәмгыятьнең башка күренешләре кебек үк, сан һәм сыйфат ягыннан үзгәрә. Сан ягыннан үзгәрү – табигый күренеш ул, чөнки башка телләрдән сүзләр алу, беркадәр фонетик вариативлык телнең асылына тәэсир итми диярлек. Ә менә сыйфат ягыннан үзгәреш телнең асылына турыдан-туры йогынты ясый, чөнки ул, лексик система кысасында гына калмыйча, телнең грамматик төзелешенә тәэсир итә. Бу инде, үз чиратында, телнең табигый агышын үзгәртә. Мине борчыган мәсьәлә дә нәкъ шушы өлкәгә карый.
Хәзер, телебездә алынмаларның киң кулланылышы белән беррәттән, сүзләр ясауда чагыштырмача яңа калыплар барлыкка килү һәм киң таралыш табу, калькалаштыру күренешенең активлашуы һәм жаргон, сленг һәм гади сөйләм сүзләренең әдәби телебезгә үтеп керүен, җөмлә төзелешендәге, сүзләр тәртибендә тотрыксызлыкны билгеләр идем.
«Фән юлын сайлаган хатын-кыз өчен бу юл күпкә авыр»
– Эш белән шәхси тормышны ничек тигезлисез? Сезнең кебек вазифада фәнгә бирелеп эшләү таләп ителә, хатын-кыз буларак, бу – Сезгә җиңел биреләме? Сез һәрдаим фән дөньясында кайныйсыз, буш вакытыгызда да фән белән шөгыльләнә торгансыздыр...
– Һөнәри кыйбласы буларак фәнни эшчәнлекне сайлаган кешеләрнең эше һәм шәхси тормышы бербөтенне хасил итеп, яшәү рәвешенә әйләнә. Әлеге ике өлкәне аера торган эш сәгате дә, ниндидер чикләр дә юк безнең. Миңа калса, фән юлын сайлаган хатын-кыз өчен бу юл күпкә авыр, чөнки ул хатын-кыз булып кала белергә, гаилә учагын сакларга, балалар тәрбияләргә, шул ук вакытта актив фәнни, иҗтимагый эшчәнлек алып барырга тиеш. Шуларның бер ягы гына күз уңыннан читтә калса да, башка яклары да аксый башлый.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Безнең даирәдә хезмәт куючы ханымнарның тагын бик җаваплы, төп юнәлеше булган югары һөнәри белем бирүне дә исәпкә алсак, мин үзебезнең кафедра, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында эшләүче хезмәттәшләремне һәм, гомумән, фәнни-педагогик эшчәнлек алып барган ханымнарны батыр, фидакяр затлар дип тә атар идем.
– Сезнең өчен «уңыш» төшенчәсе нәрсәне аңлата?
– Үз-үзеңне җиңеп, авырлыкларга карамыйча, максатыңа ирешү һәм эшләгән эшеңнән канәгатьлек хисе кичерүдер, мөгаен.
– Әгәр башка юлны сайларга туры килгән булса, нинди һөнәрне, кайсы юнәлешне сайлар идегез?
– Бу сорауны мин үземә бары тик соңгы елларда гына бирә башладым. Моңа кадәр андый уйның башыма да килгәне булмады. Белмим, шушы ук юлны сайлар идем, чөнки тормыш юлында андый мөмкинлекләр булмады түгел, әмма мин сайлаган һөнәремә барыбер тугрылыклы кала бирдем, читкә тайпылмадым. Әгәр һөнәремне яратмасам яки сайлаган тормыш юлыма карата шигем булса, мин аны үзгәртер идем. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар иде, дип саныйм. Мин үз һөнәремне бик яратам һәм бу юлны сайлавыма һич кенә дә үкенмим.
Фото: © «Татар-информ»
Улы Илһамның астрономиядәге ачышлары турында: «Аны башкалар тануы безгә горурлык һәм зур шатлык хисе бирә»
– Улыгыз Илһам – астрофизика өлкәсендә бүген өметле, казанышлары дөньякүләм танылган яшь галим. Сезнең кебек үк фән юлын сайлаган. Бу юлга аны нәрсә этәрде дип уйлыйсыз? Сезнең йогынты зур булдымы?
– Күпләрнең тормыш кыйбласын сайлауда аерым факторлар зур роль уйный. Улыбызның да бу юнәлештә китүендә Казан федераль университетының Кече университеты каршында эшләп килә торган «Лира» астроклубының, ул укыган мәктәптә физика укытучысы Гайнетдинова Сөембикә Закировнаның тәэсире зур булды.
Әлбәттә инде, гаиләнең дә йогынтысы, һичшиксез, булмый калмагандыр. Ул бит кечкенәдән минем фәнни эшчәнлекне күреп, галимнәр, безнең укытучылар белән аралашып үсте. Шулай ук әтисе улыбызга зур фәнни-популяр әдәбият китапханәсе туплады. Бу китапларны бергәләп укып фикер алышу – безнең гаиләдә гадәти гамәлләрдән иде, хәзер дә бу традиция сакланып килә. Гомумән алганда, безнең гаиләдә элек-электән төрле темаларга сәгатьләр буе фикер алышу гадәте бар. Без ул мизгелләрне, үзара шаяртып, «фәлсәфи әңгәмә сәгате» дип тә көләбез.
Илһам Галиуллин – КФУның физика институтында астрономия һәм космик геодезия кафедрасы өлкән укытучысы
Фото: Фирүзә Вәлиева
– 17 яшендә ул беренче йолдызын ачкан, күптән түгел икеле йолдыз системасын ачкан... Улыгызның ачышлары турында беренче тапкыр ишеткәч, нәрсә тойдыгыз?
– Илһамның һәр табышы, уңышы ул – гаять күп ихтыяр көче бирелгән хезмәт, йокысыз төннәр, эзләнүләр нәтиҗәсе. Алар бит барысы да күз алдында бара, беренче ачышларыннан алып, бүгенгәчә фикер алышу, эш барышының этаплары, гипотезалары турында беренче тыңлаучылар да без булдык. Шунлыктан ачыш үзе түгел, аны башкалар тануы безгә горурлык һәм зур шатлык хисе бирә.
– Сез икегез дә – фән дөньясындагы кешеләр. Әмма сезнең фән – тел, ә аның фәне – галәм. Бу ике юнәлеш арасында уртаклык бармы?
– Бик кызык һәм мәңгелек сорау бу, Зилә. Кыска гына, үзем аңлаганча җавап бирергә тырышып карыйм әле. Тел фәне дә, галәм фәне дә билгесез җиһанны өйрәнә. Галәм без аңларга, белергә тырышкан тышкы дөнья булса, тел исә кешелекнең без аңларга омтылган эчке дөньясы. Икесе дә чиксез, серләр белән тулы. Аларны өйрәнү үзебез хакында, без яшәгән әйләнә-тирә турында күзаллауларны тамырдан үзгәртергә сәләтле. Миңа калса, әлеге ике фәннең уртаклыгы шуннан гыйбарәт.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Әгәр гаиләдә салынмаса, тел кеше җанына кереп урнаша алмый»
– Телне саклау һәм үстерү өчен җәмгыятьтә нәрсә җитми?
– Республикабыз җитәкчелеге тарафыннан телебез, әдәбиятыбыз милли мирасыбыз, рухи һәм матди мәдәниятне саклау һәм популярлаштыру юнәлешендә бик зур эш башкарыла бездә. Аерым энтузиастлар, оешмалар тарафыннан тәкъдим ителгән башлангычларның зур күпчелеге яклау таба, ярдәм күрсәтелә. Бу эшчәнлек бары тик мактауга һәм рәхмәткә лаек.
Икенче яктан, бу эшчәнлек нәтиҗәсе шул ук белгечләр, укытучылар, киң җәмәгатьчелек тарафыннан җитәрлек дәрәҗәдә файдаланыламы?
Шулай ук телгә хөрмәт, куллану мәсьәләсенә тукталасым килә. Бу юнәлештә төп бурычны мәктәпкә кенә кайтарып калу дөресме икән? Ни генә әйтсәк тә, телнең чишмә башы – гаилә бит. Алтыда белгән ана телең алтмышта онытылмас, ди безнең халык. Әгәр гаиләдә салынмаса, тел кеше җанына кереп урнаша алмый, ул бары тик аралашу чарасы буларак кына кабул ителәчәк.
Телнең төп вазифасы аралашу гына түгел бит. Аның яшәеш төпкелендә яткан төп функциясе – милләт хәтерен саклап, буыннан буынга җиткерү. Әгәр ныклы гаилә институты булмаса, телне бөтен барлыгы, байлыгы белән саклап калып, тәмен, көчен тоеп куллана алырбызмы һәм, гомумән, саклап кала алырбызмы? Менә бу яссылыкта эшлисе эшләребез күп әле безнең.
– Яшь буынның татар теленә мөнәсәбәте турында нәрсә уйлыйсыз?
– Бу сорауга кырт кисеп, бертөрле генә җавап биреп тә булмый. Бер төркем яшьләр, нинди һөнәр иясе, кайда тууына карамастан, татар телендә иркен һәм теләп сөйләшсә, икенчеләрендә исә битарафлык күзгә ташлана. Бу, хәтта, саф татар авылында туган балаларда да сизелә. Яшьләр арасында туган телдә сөйләшүне мода, дәрәҗәле гамәл дәрәҗәсенә күтәрү зарур.
– Цифрлы дөньяда татар теле ничек яши ала? Технологияләр, ясалма фәһемнәр телне саклауга ярдәм итәме, әллә киресенчәме?
– Без цифрлы заманда яшибез, шунлыктан телебезнең бу дөньяга үтеп керүенә мин уңай карыйм. Заманча технологияләрне кулланып телне өйрәнү яңа мөмкинлекләр бирә. Әгәр без яшьләрнең туган телебездә сөйләшүен, киләчәк буыннарга милли мирасыбызны җиткерергә телибез икән, һичшиксез, цифрлы технологияләрне читләтеп үтәргә тиеш түгел.
– Сезнеңчә, бүгенге татар җәмгыятендә тел белгеченең миссиясе нинди булырга тиеш?
– Бүгенге көндә туган тел, әдәбият укытучыларының төп бурычы – татар баласына аның татар икәнлеген сеңдерү. Төрле отышлы, заманча алымнар аша татарча аралашу гадәте формалаштыру.
«Хәрәкәт, эзләнү булганда гына тормыш тулы, мавыктыргыч була ала»
– Тормышыгызның девизы нинди яки иң мөһим киңәшегез?
– Хәрәкәттә – бәрәкәт. Хәрәкәт, эзләнү булганда гына тормыш тулы, мавыктыргыч була ала. Минем өчен хәрәкәт – яшәешнең серләренә төшенергә омтылу, теләк булып та, моңарчы кул җитмәгән эшләрне башкару, тел белеменең моңарчы өйрәнелмәгән өлкәләрен барлау, һәр яңа буын студентларымның рухи халәтен, иҗтыяҗларын аңларга, аларга туган телебез, мәдәниятебезнең асылын җиткерергә тырышу.
Зилә, сиңа зур рәхмәтләрем. Бу әңгәмәне укучыларга, татар теле белән кызыксынучыларга теләгем шул: туган телебездән читләшмик. Аның урыны тормышыбызның үзәгендә булсын иде. Һәммәбезгә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, милли горурлык хисе телим.
– Рәхмәт, Гөлшат Рәисовна!
Гөлшат Рәис кызы Галиуллинаны гомер бәйрәме – юбилее белән тәбрик итәбез. Татар теле белеме өлкәсендә башкарган зур эшләрегез татар теленең киләчәген өметле итә. КФУның татар теле белеме кафедрасын җитәкләп, яшь буын тәрбияләүдә чиксез тырышлык күрсәтәсез. Һәр эшегездә фәнгә һәм милләткә булган мәхәббәт, тугрылык ачык күренә. Сезгә исәнлек-саулык, иҗади уңышлар һәм яңа үрләр телибез.
- Галиуллина Гөлшат Рәис кызы – 1970 елның 5 ноябрендә Татарстанның Мөслим районы Югары Табын авылында туа. 1986-1989 елларда Минзәлә педагогия училищесында укый. 1989 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарих һәм Көнчыгыш телләре факультетына укырга керә. 1994 елда укуын тәмамлый һәм татар теле кафедрасы каршындагы аспирантурада кала. Бер үк вакытта Татар дәүләт гуманитар университетында укыта.
- 1999 елда Казан университетының атказанган профессоры Гомәр Саттаров җитәкчелегендә «10.02.06 – Төрки телләр» белгечлеге буенча «ХХ гасырда татарларның антропонимиясе (шәхси исемнәр материалында)» темасына филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә диссертация яклый.
- 2002 елда Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасы буенча доцент исеме бирелә. 2009 елда «10.02.02 – Россия Федерациясе халыклары телләре (татар теле)» белгечлеге буенча филология фәннәре докторы дәрәҗәсенә диссертация яклый. 2008 елда Казан университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетының заманча татар теле кафедрасы мөдире итеп сайлана.
- 2012 елдан – Казан федераль университетының заманча татар теле һәм методика кафедрасы профессоры. 2015 елдан – КФУның татар теле белеме кафедрасы мөдире. 2018 елда аңа профессор исеме бирелде.
