Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Ноябрь
2025
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстанда уртача айлык хезмәт хакы иң югары һәм иң түбән булган тармаклар билгеле

0

Татарстанда уртача айлык хезмәт хакы иң югары һәм иң түбән булган тармакларны атадылар. 2025 елның гыйнвар – август айларындагы мәгълүматларны Татарстанстат китерде, дип яза «Челнинские известия».

Иң югары хезмәт хакларын фәнни уйлап табулар һәм тикшеренүләр өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр ала: агымдагы елның 8 аенда – 131,8 мең сум, августта – 134,5 мең сум. Аннан соң мәгълүмат һәм элемтә өлкәсендә эшләүчеләр – 128,6 мең сум (8 айда) һәм 129,1 мең сум (августта). Аннары финанс һәм иминият тармагы белгечләре – 124,9 мең сум (8 айда) һәм 127,8 мең сум (августта).

Иң түбән хезмәт хаклары күчемсез милек өлкәсендә (агымдагы елның гыйнвар – август айларында – 49,8 мең сум, августта – 50,8 мең сум), кунакханәләрдә һәм җәмәгать туклануы тармагында (8 айда – 54,8 мең сум, августта – 55,5 мең сум), мәгарифтә (63,3 мең сум һәм 42,1 мең сум.

Төзелеш тармагында уртача хезмәт хаклары 2025 елның 8 аенда 75,8 мең сум, августта 84,6 мең сум тәшкил иткән. Дәүләт идарәсе, хәрби иминлекне тәэмин итү һәм социаль өлкәдә – 75,5 мең сум һәм 81,9 мең сум. Транспорт һәм саклау тармагында исә уртача хезмәт хаклары 8 айда 74,6 мең сум һәм августта 79,1 мең сум булган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса