Берничә төбәк өстендә серле яктылык күргәннәр
Россиянең берничә төбәгендә яшәүчеләр күктә серле яктылык күргән. Ачык нокта яктыртып торган томан белән әйләндереп алынган – бу күренеш Бурятия, Иркутск һәм Красноряск якларында күзәтелгән, дип яза РЕН ТВ.
Социаль челтәрләрдә дистәләрчә фото һәм видео таралган. Кулланучылар сәер космик объектның ни булуын фаразларга маташа, куркыргамы-юкмы, дип баш вата, диелә хәбәрдә.
Галимнәр исә халыкны тынычландыра: бу күренеш ракетадан чыккан газларның яктылык кайтаруы белән аңлатыла, ул төрле якты фигураларны чагылдыра, диелә хәбәрдә.
