Кисәтү: Татарстанда көчле җил көтелә
Татарстанда киләсе тәүлектә җил тизлеге көчәю көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Синоптиклар фаразлавынча, 6 ноябрьдә төнлә һәм көндез җил көньяк-көнбатыштан 15-17 м/с тизлек белән исәчәк.
Хәзерге вакытта җил тизлеге 6-8 м/с тәшкил итә.
