Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Ноябрь
2025
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27 28 29 30

«Бала әле без!» проекты: тәүге адымнар, Тинчурин театры белән хезмәттәшлек вә Әниләр көне

0

«Дөньядагы иң күркәм, күңелгә якын бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне якынлаша»

Укудан соң, арып, юлда кайтып барганда, кесә телефоныма хәбәр килде. Йокы аралаш кына ачып карадым. Тик хәбәрне укыгач, йокының әсәре дә калмаганын сизми дә калдым. Ноябрь ае тәмамланып килә икән бит инде! Вакыт бик тиз узган икән, ләбаса. Сизми дә калганмын. Димәк, озакламый, Әниләр бәйрәме җитә. Безне 9 ай буе йөрәк астында кадерләп йөрткән, якты дөньяга тудырган, бар күңел җылысын, кайнар мәхәббәтен бүләк иткән, тәрбияләп үстергән һәм безне кеше иткән изге затларыбызның бәйрәме бит ул.

Сез дә әлеге хәбәрне укып карагыз әле:

«Кадерле, ТӘРТИПлеләрем!

Дөньядагы иң күркәм, күңелгә якын бәйрәмнәрнең берсе – ӘНИләр көне якынлаша.

Шул уңайдан, ТӘРТИП радиосында эшләүче барлык хезмәткәрләр һәм аларның ӘНИләре өчен (теләкләре булса, ӘТИләре өчен дә) җылы очрашу оештырырга булдык.

25 ноябрь, 17.30 да, Тинчурин театрына килергә кирәк булачак.

17.45. Фойеда, Без һәм Тинчурин театры артистлары катнашында, оркестрга кушылып, җырлар һәм шигырьләр, әниләр өчен теләкләр яңгыраячак.

18.30. Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» спектаклен караячакбыз.

Менә шундый үзенчәлекле бәйрәм!»

25.11.2025 – нинди матур һәм символик дата... Нәкъ шушы көнне, үзенчәлекле бәйрәм белән беррәттән, «Бала әле без!» проекты үз эшен башлап җибәрде. Үткәрелгән бәйрәм әлеге проектның беренче адымы иде. Әлеге чара тарихта гына түгел, ә һәрбер кешенең йөрәгендә уелып калды.

Үземнең дә балачагым искә төште. Башлангыч сыйныфларда укыганда, авыл мәктәбендә ел саен Әниләр бәйрәме уза иде. Мәктәптә бала саны күп булмаганга, бәйрәм үзенчә гаилә түгәрәгендә узган кебек тоела иде. Без, 7-11 яшьлек балалар, эскәмияләргә җыйналышып утырган иң кадерле кешеләребезгә нәкъ шушы чарадагы кебек шигырь юлларын укый идек... Нәкъ шул җырларны җырлый идек... Миңа калса, артистлар да ул көнне 1 сәгатькә генә булса да, кабат балачакларына кайтып, балалык хисләрен тагын да яңартты. Әниләренә кабат кечкенә кызчык һәм бәләкәй малай күзлегеннән карарга мөмкинлек таптылар.

Әлеге чара һәрберебез өчен ихластан елмаерга сәбәп булды. Яшереп тормыйм, ихтыярсыздан күз яшьләре дә агызучылар булды. Мин үзем дә шулар рәтендә идем. Күңелнең нечкә кылларына тигән шигырь-җырлар, артистларның, әти-әниләренә кечкенә баладай ихлас мәхәббәттән янып торган күзләрен төбәп, йөрәк түреннән алып әйтелгән иң җылы, иң күркәм һәм иң мөһим сүзләре – ихтыярсыздан күз яшен тамызырга сәбәп иде.

Әни кеше өчен бала алтыда да, алтмышта да бала булып кала. Һәрбер ана баласына бары тик иң изгесен һәм яхшысын тели. Кая гына барса да, нишләсә дә, ана догасы һәрвакыт туры юлдан тайпылмаска ярдәм итә. Боларның барысы да әлеге чарада искәртелеп үтте, бәйнә-бәйнә сөйләнеп, кабат дәлилләнде. Чыннан да, боларның барысы да шулай бит. Дәү-дәү абый-апалар – хәзер инде үзләре дә ата-аналар. Моннан тыш, үз эшенең профессионаллары да бит әле. Ә бүгенге кичәдә алар үзләрен кабат бала итеп тойды, әниләренә барысы өчен дә рәхмәтләрен белдереп, алар алдында баш иделәр.

Гомумән, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары һәм «Тәртип» радиосы алып баручылары әниләрен тагын да бәхетлерәк итте. Үз балалары өчен янып торган әниләр бүген горурлык һәм зур мәхәббәт кебек катнаш хисләр кичерде, дип әйтсәм дә, ялгышмамдыр.

«Әни» сүзе – зур сүз ул!»

Ничәмә еллар Камал театры дип әйтергә гадәтләнгән җирдә Тинчурин театры артистларын күрүем беренче тапкыр иде. Аларның сәхнәдә түгел, ә халыкка якынрак булуы ниндидер бер үзенчәлекле җылылык атмосферасы өстәде.

Менә оркестр таныш көй уйнап җибәрде. Әлбәттә, бу көй әниләргә багышланган. Әкрен генә микрофонга таба бер-бер артлы артистлар адымнарын ясый башлады. Һәрберебез тирән мәгънәле һәр шигырьне, күңел кылларын тибрәтә торган һәр җырны тын да алмыйча тыңлый. Һәр чыгыш уйлар дәрьясына ташлый. Һәр кеше үзенә иң якын кешесен – әнисен уйлый.

Чара күз ачып йомганчы тәмамланды. Шәхсән үзем әлеге чарага бар вакытымны биреп, берара хисләр ташкыныннан елап, берара татар милләтебезнең шундый зәвыклы йөзек кашларына сокланып карап утырдым.

Чарадан соң Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Мәхмүтова Лилия Хәлил кызы үзенең хис-кичерешләре һәм уй-фикерләре белән бүлеште. Әлеге сүзләр күңелемнең кылларын ничек тибрәткәнен үзем генә беләмдер. Елый-елый тыңладым:

Бүген – Әниләр көне. Әнием безнең яннан 6 еллап элек китсә дә, әниемне бик сагынам, бик матур хатирәләр белән искә алам. Әнием, син җәннәттәсеңдер. Сине сагынам, яратам. Синең кызың. Һәммәбез дә хәер-фатыйхада булыйк, – диде ул.

Соңрак юлымда татар әдәбияты белгече, КФУ профессоры, филология фәннәре докторы, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Галимулла улы Галимуллин очрады:

Элек 8 Мартны гына шулай көтеп ала идек. Зурлап, мәктәпләрдә, клубларда кичәләр үткәрелә иде. 8 Мартны чын мәгънәсендә хатын-кызлар көне итеп бәйрәм итә идек. Бу – үзенә күрә бер матур йола булып әверелде. Соңгы елларда гына ноябрь аенда Әниләр көне билгеләп үтелүе турында ишетелә башлады. 8 Март – тулаем хатын-кызлар бәйрәме булса, бу очракта инде – Әниләр бәйрәме. Ләкин шунысын әйтергә кирәк: хатын-кызның һәм яшәешнең төп мәгънәсе ул – әлбәттә, ана булу.

Күптән түгел бер журналист: «Сез татар теле өчен янып-көеп яшисез, бик күп шундый аңлату эшләрен алып барасыз. Шулай да әйтегез әле: татар теле ул – бай тел. Анда иң матур сүз кайсысы?» – дип сорады. Мин башта бераз аптырап та калдым, чөнки ул турыда уйлаганым юк иде. Бездә һәр сүз матур булырга тиешле кебек. Ә шулай да «келт» итеп башыма килде. Төп сүз – «әни» сүзе булса кирәк. Ул – шулкадәр матур, шулкадәр тирән мәгънәле сүз.

Һәр халыкның «әни» төшенчәсен белдерүче сүзе бар. Алар һәрберсе өчен кадерледер, матурдыр, якындыр. Ләкин миңа, татар кешесе булганга күрә, «әни» сүзе аеруча матур булып тоела. Әни, әнием... Шушы төшенчәне башка телдә әйтсәләр, аның бик күп үзенчәлекләре һәм нечкәлекләре югала. «Әни» сүзендә сөю дә, җылылык та – бөтенесе дә бар. Шуңа күрә әниләр – алар, ни генә әйтсәң дә, безнең өчен иң кадерле, иң газиз җан ияләре.

Анасы булган вакытта кеше бервакытта да ятим булмый. Хәтта минем кебек әтисез үскән кешеләр дә ятим була алмыйлар. Сугышка китеп, безнең әтиебез һәлак булды. Без, 3 малай, әни белән калдык. Әниебез, әбиебез безне кеше итеп, чын мәгънәсендә, тәрбияләделәр, үстерделәр. Безнең шулай яшәешебезгә, безнең шулай җәмгыятьтә ниндидер үзебезнең хезмәтебезне күрсәтә алуыбызда әниебезнең өлеше бик тә, бик тә зур. «Әни» сүзе – зур сүз ул!

«Бала әле без!» проекты нәкъ шул ният белән башланды»

«Бала әле без!» проекты үз эшчәнлеген бик уңышлы башлап җибәрде. Ул барлык гаилә кыйммәтләрен, бигрәк тә ата-ана һәм бала арасында булырга тиешле тыгыз мөнәсәбәтләрнең мөһимлеген чагылдыра. Хөрмәт белән мәхәббәт хисләре үзара бер-берсен тулыландырып яшәргә тиешлеге искәртелә. Әлеге эшчәнлек турында тулырак «Бала әле без!» проектының идея авторы, «Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева сөйләде:

«Тәртип» радиосы, Әниләргә карата хөрмәт, ихтирам йөзеннән, «Бала әле без!» дип исемләнгән өр-яңа проект башлап җибәрде. Беренче адым яңа сулыш алып алга атлаучы Тинчурин театры белән ясалды. «Тәртип» радиосы һәм Тинчурин театры хезмәткәрләре үзләренең әниләренә һәм тамашачыларга бәйрәм бүләк итте. Бу – безнең күптәнге хыялыбыз иде. Әниле, әтиле вакытыбызның кадерен белеп, башкаларны да шуңа өндәү нияте белән эшләнде.

Гадәттә, әти-әни гомер буе балам дип яши. Җитәкләп, балалар бакчасына озата, мәктәпләрдә әти-әниләр җыелышына йөри, түгәрәктән түгәрәккә чаба, уку йортларына кертә... Бала хакына бернинди бизмәннәргә салынып та үлчәп бетерә алмаслык эш башкара. Әлбәттә, бала әти-әнисенә моның кадәр үк яхшылык кылып бетерә алмый. Әмма тырыша ала. «Бала әле без!» проекты нәкъ шул ният белән башланды. Инде буй җиткән, үз көннәрен үзе күргән балаларның үз әниләрен җитәкләп бәйрәмгә алып килүе – бәхет бит инде ул. Әлеге хыялны тормышка ашыруда ярдәм иткән, теләктәшлек белдергән «Татмедиа» җитәкчелегенә рәхмәт.

«Тәртип» радиосы хезмәткәрләре һәм аларның әниләре исеменнән, Тинчурин театры җитәкчелегенә, артистларына, Ильяс Камал җитәкләгән оркестрга, оештыручы кызларга чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Хәерле сәгатьтә башланган, дәвамлы эш булсын! Әле озак еллар әниле, әтиле булып яшәргә, булдыра алган кадәр игелек күрсәтә алырга язсын, - диде ул.

Проект озын гомерле булсын, дигән теләктә калам. Аның киләчәктә дә зур казанышларга ирешәчәгенә мин, һичшиксез, ышанам. Бүгенге көндә әлеге тема бик актуаль бит. Ул безгә гаилә кыйммәтләрен истә тотарга һәм үзара җылы мохит тудырырга ярдәм итә. Ә болар исә, беренче чиратта, үзең бала буларак булган гаиләңдә чагылыш табарга тиеш. Һәм, әлбәттә, киләчәк буыннарның да үзләре корган гаиләләрендә дә мондый мохитне тудыра белү күнекмәләре бик тә кирәк.

Барлык «Интертат» укучыларын һәм «Тәртип» радиосын тыңлаучыларны якынлашып килүче Әниләр көне белән тәбрик итәм. Чыннан да, бик матур бәйрәм. Шундый матур коллаборация: Тинчурин театры «Тәртип» радиосы белән бергә тәүге мәртәбә шулай әниләрне, дәү әниләрне, әбиләрне җыйды. Миңа калса, бик отышлы формат, чөнки кеше спектакль дә карарга килә һәм, шундый «бонус» итеп, зур, матур чарада да катнаша. Бик матур, бик җентекләп җыелган программа, чөнки Әмирхан Еникинең дә, Фәрит Яруллинның да иҗат җимешләре яңгырады. Алга таба да шундый формат булсын, дигән теләктә калам. Барчагызны да якынлашып килүче бәйрәм белән! – дип үз теләкләрен белдерде «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең PR директоры Ләйсән Сафина.

***

Әни... Нинди күркәм һәм һәрберебезнең йөрәге түрендә уелган тирән мәгънәле исем! «Әнием» дип эндәшә алу – иң зур бәхетләрнең берсе ул. Мин дә бик бәхетле бала, чөнки янәшәмдә һәрвакыт минем өчен җан атып торучы, сөенгәндә – шатлыгымны, авыр вакытларда кайгымны уртаклашучы, «кызым!» дип назлы тавышы белән иркәләп эндәшүче, йомшак куллары белән сыйпаучы газиз әнием бар.

Әни – һәрберебез өчен иң кадерле кеше ул. Әниләрнең йөрәк җылысы безгә яшәргә көч һәм дәрт бирә. «Җәннәт әниләрнең аяк астында» дип юкка гына әйтмиләр бит. Бу дөрестән дә шулай.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса