«Нык авыр булды» - Ришат Төхвәтуллинның Туймазыдагы концерты тоткарлык белән башланган
Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллинның Туймазы шәһәрендәге концерты бер сәгать тоткарлык белән башланган. Сәбәбе – сәхнә җиһазлары төягән йөк машинасы ватылу.
Дуслар, ярты сәгатьтән концерт башланырга тиеш, ләкин без тоткарланабыз. Салкын булу сәбәпле йөк машинабызның шланглары шартлап, мәдәният йортына көчкә килеп җиттек. Машинаны трактор белән өстәрәп алып килеп, җиһазларны җыярга керештеләр. Хәлебезгә керүегезне үтенәбез, – дип сөйләде бу хакта җырчы сторисларында.
Соңарып башласалар да, Ришат һәм аның командасы тамашаны җиренә җиткереп башкарып чыкканнар. Дөрес, артистларга тамашачы тарафыннан бераз кәнәгатьсезлек күзәтергә туры килгән.
Беренче чыгышымда шундый күз карашлары тойдым… Тамашачылар зарланалар. Нык авыр булды концертны башлап җибәрүе... «Үпкәләмәгез, теләсә кайсы кеше шундый хәлдә калырга мөмкин», – дидем. Иң мөһиме – без исән-сау һәм концерт булды. Концерттан соң да күп җырлар җырладык, бик тырыштык, – дип сөйләде әлеге хәл турында җырчы.
