Балада Даун синдромын әни кеше каны буенча ачыклау өчен тестны бушлай ясый башлаганнар
Булачак әниләр инвазив булмаган пренаталь тестны (НИПТ) мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча бушлай уза алачак. Бу хакта РИА Новости яза.
Әни кешедән алынган заманча кан анализы иртә срокларда яралгыда Даун, Эдвардс һәм Патау синдромы кебек җитди хромосома аномалияләре, шулай ук җенес хоромосомаларына бәйле тайпылышлар куркынычын ачыкларга мөмкинлек бирә.
Тест тулысынча куркынычсыз, йөкле хатын-кыз организмына ниндидер тыкшынуны таләп итми һәм беренче триместр ахырында үткәрелә. Аны стандарт скринингта генетик тайпылышларның уртача яки югары куркынычы ачыкланган хатын-кызларга билгелиләр. Әгәр НИПТ югары куркыныч булуын раслый икән, ахыргы диагнозны кую өчен, табиб төгәл инвазив процедура билгели, дип яза «Челнинские известия».
