Казанда трамвайга ябышып барган укучыны видеога төшергәннәр
Казанда трамвайның тышкы ягына ябышып йөрү очрагы теркәлгән. «Метроэлектранс» оешмасы трамвайга ябышып бармакчы булган баланың фотосын һәм видеосын күрсәтте. Үсмерне трамвай эчендәге пассажир күргән һәм тәрәзәгә шакыган. Шуннан соң малай сикереп төшкән һәм йөгереп киткән. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Оешмада искәртүләренчә, мондый гамәлләр бик куркыныч һәм җитди имгәнүләр булырга мөмкин. Трамвайга асылынып йөрүчеләр үз гомерен дә куркынычы астына куя һәм пассажирларга да куркыныч тудыра, диелә хәбәрдә.
Фото: © «Метроэлектротранс»
Балигъ булмаган балаларның тәртибе өчен ата-аналары җаваплы. Мондый хокук бозу өчен штрафлар, ә транспорт иминлегенә куркыныч тудырган очракта җинаять җаваплылыгы каралган.
