Ураза тоту сәламәтлеккә зыян китерәме?
«Хозур дин турында» телеграм-каналында ураза тотуның сәламәтлеккә йогынтысы турында аңлаталар.
«Ураза тоту сәламәтлеккә зыян китерә» – болай дип уйлау - Рамазан ае белән бәйле тагын бер ялгыш фикер, хата, диелә бу хәбәрдә.
«Еш кына кайбер кешеләрдән «Мин ач тора алмыйм, миңа килешми, авырый башлыйм». - дигән сүзләр иешетергә туры килә.
Дөрестән дә, кайбер кешеләргә (авыру сәбәпле) даими рәвештә су һәм дару эчеп торырга кирәк. Андый очракларда ураза тоту-тотмау мәсьәләсен табиб белән бергә хәл итәләр.
Ә калган очракларда, кеше үзенең әзерлексезлеген авыруга санап, ялгыш фикергә ышанып, ураза тоту кебек зур әҗер-саваплы гамәлдән үзен мәхрүм итә.
Авырлык дөрес тукланмау, авыр, зыянлы ризыклар ашау аркасында килеп туа. Шуңа да сәламәтлегебезнең әманәт булуын исәптә тотып, Рамазан ае башланыр алдыннан саулыгыбызга тагын да игътибарлы булыйк.
Ашказаны, эчәклекләр белән кыенлыклары булган кешеләр Рамазан ае алдыннан табибларга күренеп, сәламәтлекләрен тикшертсәләр яхшы булыр.
Табиб нинди дә булса дарулар язып, кирәкле киңәшләрен бирергә мөмкин. Без, үз чиратыбызда, аның күрсәтмәләренә җитди карарга тиеш булабыз, чөнки уразабызны камил итеп тотарга телибез», диелә бу текстта.
