Азат Хөсәеновны соңгы юлга озаттык: «Үзе бер якты йолдыз иде»
Күренекле композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәенов соңгы юлга Казанның 7 нче хастаханәсе моргының Хушлашу залыннан озатылды. Халык күп иде (алар җыйнак кына залга сыймады) һәм күпчелеге җәмәгатьчелеккә таныш йөзләр – артистлар иде.
Иртән озату мәрасименә барганда юлда ук Равил Шәрәфиевны очратып, автобуста бергә бардык. Азат абыйны бик хөрмәт итеп сөйләшеп бардык. «Флера Хәмитованы моннан озаткан идек, Азатны да моннан озатып була иде», дип куйды ул «Казан нуры» мәчете яныннан узганда. «Була иде, әлбәттә. Театрлардан да була иде – 70 тән артык спектакльгә көй язган, Театр әһелләре берлегеннән дә була иде – аның әгъзасы булып торган», дидем мин. Кичә Татарстан Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары, Актерлар йорты җитәкчесе Эльмира Фәтхуллинага сорап язган идем: «Похоронами не мы занимаемся» дип җавап бирде.
Бу мәсьәләдә кичә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рамил Төхфәтуллин да борчылып йөреп караган икән, Мәдәният министрлыгы ишекләрен дә каккан ди. Бүген иртән үзенә шалтыратып фикерен сораган идем. «Халык күңеленә кергән, затлы озатуга лаек. Яраткан кешебез иде бит. Зур шәхесләребезне озатуның форматын булдырырга кирәк. Әлбәттә, вафат булган кешегә догадан башка бернәрсә дә кирәкми. Әмма дустыбызны зурлап озату безгә мәртәбә өсти. Озату мәрасиме – кешенең соңгы туе ул. Озату мәрасимнәре оештырып халыкка шәхес белән хушлашу мөмкинлеген тудырырга тиешбез. Югыйсә, бу очракта мөмкинлекләр күп иде: Актерлар йорты, театрларыбыз бар. Без бит үз шәхесләребезне хөрмәт белән озатсак, башка халыкларга үзебезне шәхесләребезне зурлый торган халык итеп күрсәтәбез. Бу хакта уйланырга тиешбез», – диде Рамил Төхфәтуллин.
Хушлашу мәрасиме буласы урында журналистлар да байтак иде, шул исәптән, телевидение дә. Равил Шәрәфиевны күргәч, әлбәттә, башта аны урап алдылар.
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев: «Азат язган музыка агылып кына тора иде – җырлыйсы килә, тыңлыйсы килә иде. Бүген кәефем дә бик юк иде. Хатыным да: «Мондый музыкантлар сирәк була – барып кайт», – диде...»
Тыгызланып залга үттек. Рәсми алып баручылар каралган рәсми мәрасим булмаса да, әйтергә теләгән кеше үз сүзен әйтте.
Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов та биредә икән.
Ленар Хәкимҗанов: «Авыр кайгыгызны уртаклашам. Ул халкыбыз тамырларыннан илһам алган бик зур шәхес. Аның иҗади мирасы күп еллар буе буыннан-буынга күчеп яшәр – аңа якты һәйкәл булып торыр. Аның исеме татар халкы һәм аның мәдәнияте өчен зур әһәмияткә ия – ул үз исемен алтын хәрефләр белән халкыбыз тарихына язып калдырды. Безнең бурыч – аның истәлеген саклау. Азат Хөсәеновка бездән хөрмәт булырга тиеш. Исеме безнең күңелләрдә яшәр».
Татарстанның халык язучы, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла: «Сирәк булса да, аралашып яшәдек. Күңелендә кер, мәкер булмаган ихлас, самими кеше иде. Аның белән сөйләшеп утыру үзе бер җан рәхәте иде. Нихәл итәсең, кеше туган икән, тууга ук үлемгә хөкем ителә. Монда хикмәт кайчан китүендә генә. Үлем һәрвакыт үкенечле, таланты белән халыкны сөендерә торган кешенең иртә китеп баруы бигрәк тә. Ул минем кода да иде – туганнан туган энем аның кызына өйләнде – туйларда бергә утырдык. Бервакыт иҗат кичәмне үткәргәндә җырлар кирәк дигәч, Азатка шылтыраткан идем. «Шигырьләреңне җибәр», диде дә, берничә көннән өч көй язып та җибәргән. Аның берсен – «Татар иле» дигәнен Зәйнәп Фәрхетдинова җырлый. Азатның вафатын ишеткәч тә шул җырны яңадан тыңладым. Ул 500гә якын җыр язган кеше, күпме спектакльләрне музыкаль бизәгән. Ул безнең композиторларыбыз арасында иң мәртәбәле урында. Урыны җәннәттә булсын!»
Танылган табип-ревматолог, 7 нче хастаханәнең Ревматология үзәге җитәкчесе Равия Мухина: «Азат Хөсәеновны бүген 7 нче клиник хастаханәсеннән озату очраклы түгел, чөнки ул шушы хастаханәнең чын дусты булды – 25 еллап бу хастаханәдә бер генә чара да Азат Хөсәеновтан башка үтми иде. Азат Ревматология үзәгенең «Ак чәчәкләр» ансамбле җитәкчесе булды. Аның җитәкчелегендә кайларда гына чыгыш ясамадык! Безне филармония залларына кадәр менгерде. Үзе шундый тыйнак, шаян иде. Аз гына вакыты булса да, безнең үзәккә килеп керә, пианино янына утыра да: «Әйдә, җый авыруларыңны, бер җырлап алыйк әле», – ди иде. Азат, син безгә бик җитмәссең. Син булмагач, пианинода уйнаучы да, баянда уйнаучы да булмас... Без сине онытмабыз»
«...рәхмәт фәрештәләре каршы алсын» – сүзне дин әһеле алды һәм җаннарга тынычлык иңдереп Коръән сүзләре яңгырады.
Озатуга килгән күп санлы артистлардан кайбер җылы сүзләр:
Артист, педагог Раушан Шәрипов: «Ул берсенә дә охшамаган. Ул үзе бер якты йолдыз иде. Аның үз нишасы бар иде. Аның җырларында өмет, пакълек, чисталык бар иде, алар дәрт бирә иде. Шундый композитор булды ул».
Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров: «Азат абыйны безнең чор кешесе дияргә була. Җыр сәнгатендә профессиональ композитор буларак үз эшен калдырган кеше. Аралашырга, бергә җырлар яздырырга да туры килде. Аның белән аралаша алуыма бәхетле. Кызганыч, арабыздан иртә китте».
Татарстанның халык артисты Лилия Муллагалиева: «Бик аралаштык. Мин аның Зәйнәп Фәрхетдинова репертуарындагы җырларын башкара идем. «Бичура»ны җырладым. Гастрольләргә чыкканда да чакыра идем. Бик яхшы музыкант иде бит. «Әниемның җылы кочагы» тапшыруына да төшердек. Әле шул вакыттан аңа кире кайтырылмаган фотолары да калган иде. Бүген гаиләсенә тапшырам».
Асаф Вәлиев та, ИлСаф та биредә иде. Театр артистлары да байтак иде – Рөстәм Гайзуллин, Артем Пискунов. Театр җитәкчеләреннән Илгиз Зәйниев та биредә иде. Бердәнбер булды булса кирәк, башкалар очрамады.
Почмакта тыйнак кына басып торган фольклорчы галим Геннадий Макаровны күреп алдым.
Геннадий Макаров: «Җәкәү йортында да эшләде бит – шунда аралаша идек. Ул халыкка якын композитор иде – халык белән бер телдә сөйләште. Халык мәхәббәте аңа тулысынча бирелде – аны барысы да үзебезнеке дип кабул итте...»
«Дәвамчылары бармы һәм булырмы?» дип сорадым Геннадий Михайловичтан.
«Бүгенге көндә безнең яшьләр ана сөте урынына тана сөте белән туклана. Музыкада да шул ук хәл... Талантлы балалар әле бетмәгән, алар булыр. Шулай да сирәгәер дип уйлыйм», – диде музыка белгече.
Мәрхүмне Киндери зиратына җирләделәр. Урыннары җәннәттә булсын!
- Азат Хөсәенов истәлегенә: «Соңгы күрешкәндә эчке бер боеклык сизелә иде»
- Артем Пискунов: Азат абый «Казан егетләре» чыгасын белгән булса, менә куаныр иде
