Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Илһам Шакировка трибьют: «Бу концерт Илһам абый рухына дога булып барсын»

0

Илһам Шакировның җырларын бер тапкыр да тыңлап карамаган кеше юктыр. Әйе, бүгенге көндә җырчылар аның җырларын бераз үзгәртәләр, заманлаштыралар. Әмма иң мөһиме – алар онытылмый, сәхнәдән «төшми».

Концерт башланганчы, сәхнә артына юнәлдем. Андагы халыкны күрсәгез. Анда-монда чабышып, нидер сөйләшеп, тыз-быз йөриләр. Арадан Илгиз Шәйхразиевны «тотып», ике сорау биреп өлгердем.

Бүген Илһам Шакировның туган көненә аның җырларыннан торган концерт куябыз. Башкарасы җырлары бераз интерпретацияләнгән. Бу концертның максаты – Илһам абыйның җырларын яшәтү, безнең һәм киләчәк буыннарга аның җырларын тыңлату. Илһам Шакировның җырлары киштәдә тузан җыеп ятарга түгел, ә җырланырга, бәлки, үзгәрергә тиеш.

Үзем Илһам Шакиров репертуарыннан «Син сазыңны уйнадың» җырын яратып башкарам, - дип бүлеште үзенең фикере белән Илгиз Шәйхразиев.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Залда кайбер җирләрдә генә буш урыннар бар иде. Тамашачылар арасында өлкән буын кешеләре дә, яшьләр дә булуына игътибар иттем. Илһам Шакиров – классика инде ул, бөтен яшь категориясенә туры килә.

Сәгать ярым Yummy Music Band музыкаль ансамбле уйнап торды, дистәдән артык җыр яңгырады. Аларны өч солист – Илгиз Шәйхразиев, Илгиз Мөхетдинов һәм Руслан Закиров башкарды. Илһам Шакировка «трибьют»ны сентябрь аенда Горький паркында бер караган идем, анда Эльмира Кәлимуллина, Раяз Фасыйхов һәм Эльвира Мифтахова да катнашуы истә. Бу юлы җырчылар составы бераз «кыскартылган».

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Җырчылар триода да, соло да җырладылар. Тавышлары матур, бер-берсенекен тулыландырып, ямьләндереп кенә тора. Ә бэнд авторлык эшкәртмәсендәге Илһам Шакировның җырлары аерым бер соклану тудыра. Шундый зур, бердәм эшнең хезмәт җимеше бу. Әлеге проектта 50дән артык музыкант катнашкан.

«Сарман вальсы», «Кышкы романс», «Гел елмай», «Әйдә барыйк урманга», «Сәрвиназ» һәм башка җырлар тере тавышка башкарылды. Ә «Әдрән диңгез» җырын оркестр гына уйнады. Башта берәр җырчы чыгып, җырлый башлаганны көтеп утырдым. Ә аннары көй генә буласын сиземләгәч, тамашачылар белән бергә әлеге җырны сүзсез дә тирән тоеп, андагы хисләрне кичереп утырдым.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Илһам Шакировка багышланган трибьютның чыннан да киң колачлы, сыйфатлы, зәвыклы проект икәнен аның Татарстанда «Елның мәдәни вакыйгасы» булып танылуы әйтә. Артык сүз дә, артык җыр да, артык караш та булмады бу чарада. Һәм иң мөһиме – ул тамашачыларны ялыктырмады да.

Концерт ахырында әлеге альбомның винил форматында чыгару нияте булуы да билгеләнеп үтте. Теләүчеләр хәзер үк заказ бирә ала, диделәр.

Концерт Фирдинат Сәләховның: «Бу концерт Илһам абый рухына дога булып барсын», – сүзләре белән тәмамланды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса