Добавить новость
ru24.net
«Мәдәни җомга»
Февраль
2015
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Айрат СИБАГАТУЛЛИН: МӘДӘНИЯТ ӘДӘБИЯТКА ЯЛГАНДЫ

0

Мәдәният дәүләтне, җәмгыятьне ныгыта, илдәге үзгәртеп коруларның рухи нигезе ролен үти. Тарихи-мәдәни мирасыбызны саклау, хокукый, сәяси мәдәниятне камилләштерү, кешеләр арасындагы мәдәниятле мөнәсәбәт булдыру бик мөһим, - дигән иде Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов  Татарстан Дәүләт Советына Юлламасында. Инде Мәдәният елы да үтте. Әдәбият елына аяк бастык. Мәдәният һәм әдәбият бер-берсеннән аерылгысыз, шуңа күрә безгә үткән елга нәтиҗә ясап,  алга яңа бурычлар билгеләү мәслихәт.

Республикабызның мәдәният өлкәсендәге дәүләт сәясәтендә төп юнәлешләрнең берсе – тарихи-мәдәни мирасыбызны саклау һәм популярлаштыру. Бу өлкәдә узган елда без җитди эш башкардык – Болгар тарихи-архитектура комплексын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүгә ирештек. ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 23 июньдә Доха шәһәрендә (Катар дәүләте) булып узган XXXVIII сессиясендә Болгарыбызның исемлектә 1002 нче корылма буларак теркәлүе турында игълан ителде. Болгар тарихи-архитектура комплексы – Россия Федерациясе тарихи-мәдәни мирасына караган егерме җиденче объект. Борынгы Болгарда бабаларыбыз Ислам динен кабул иткән, ул мөселманнарның рухи үзәге булып торган. Борынгы Болгарыбызны ЮНЕСКО исемлегенә кертү - аның дөнья күләмендә зур кыйммәтен тану ул.  ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә Зөя утрау-шәһәрен теркәү - алдагы көнгә билгеләнгән бурычларыбызның берсе.

Узган елда ТӨРКСОЙ халыкара оешмасының “Казан – төрки дөньяның мәдәни башкаласы” проекты тормышка ашырылды. Башкалабызда бик күп кызыклы чаралар булып узды. Мәсәлән, “Төрки дөньяның бөек мәгърифәтчеләре: Михмәт Акиф Эрсой һәм Габдулла Тукай” симпозиумы, төрки халыкларның матди булмаган мәдәни мирасын саклауга, кино, музыка сәнгатьләренә, әдәбиятларына багышланган конференцияләр, бигрәк тә бөек төркмән шагыйре Мәхтүмколый 290 еллыгына багышланган конференция әдәбият, сәнгать сөючеләрдә кызыксыну уятмый калмагандыр. “Казан – төрки дөньяның мәдәни башкаласы” программасы чараларында Россиянең 25 төбәгеннән һәм чит илләрдән меңнән артык галим, сәнгать, мәдәният әһеле катнашты. Ноябрь азагында исә Казаныбызда ТӨРКСОЙ оешмасында теркәлгән илләрнең мәдәният министрлары Даими советы утырышы булып узды. Ул Татнефть-аренада  “Turkvizyon” халыкара җыр бәйгесе белән тәмамланды. Ә республикабызда үткән Төркмәнстан, Ингушетия көннәрендә без төркмәннәр, ингушларның сәнгате, әдәбияты белән якыннанрак таныша алдык. “Казан – төрки дөньяның мәдәни башкаласы” программасы  республикада яшәүче һәр татар кешесендә онытылмаслык тәэсирләр калдыргандыр. Төрки кардәшләребез белән очрашу безгә дөньяда ялгыз, көчсез түгеллегебезне аңларга, төрки дөньяның киңлегенә, матурлыгына тагын бер кат инанырга мөмкинлек бирде. Мондый очрашуларның глобальләшү заманында әһәмияте аеруча зур. Ә җырчы егетебез Айдар Сөләймановның шагыйрь Ренат Харис сүзләренә композитор Эльмир Низамов иҗат иткән җыр белән “Turkvizyon” халыкара бәйгесендә икенче урын алуы күңелләребездә горурлык уятты.

Без республикада сәнгать, мәдәниятебезне үстереп кенә калмыйча, аны дөньяга зур итеп күрсәтә белергә дә тиешбез. Бу максатта  даими эш бара. Үткән елда, мәсәлән, Татарстан Республикасы һәм Мәскәү шәһәре арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешү кысаларында Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре булып узды. Анда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры спектакльләре, Татарстан дәүләт симфоник оркестры, республикабызның фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концертлары булып узды. Алар белән бергә бүтән сәнгатькәрләребез дә үзләренең осталыкларын күрсәтте. Мәскәүдә беренче тапкыр яшь композитор Зөлфия Рәүпованың “Ак бүре” операсы башкарылды. Троекуров зиратында Россиянең халык артисты дирижер Фуат Мансуровка һәйкәл ачу һәм олуг шагыйрьләребез Габдулла Тукай, Муса Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салу да Мәскәүдә узган Татарстан көннәренең киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп иткән мөһим вакыйгалары булды.

Моннан тыш Казахстанда, Үзбәкстанда, Словениядә Татарстан Республикасы көннәре булып узды. Республикабыз сәнгать осталарының  Мәскәү хакимияте ярдәме белән һәм Әзәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан вәкиллекләре катнашында Мәскәүдә уздырылган “Нәүрүз” төрки халыклар бәйрәмендә катнашуы, “Агыйдел” Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең Ашхабад шәһәрендә берьюлы 7 мең тамашачыны сыйдырган халыкара ат спорты комплексында төркмән тулпарына багышланган бәйрәмдә чыгыш ясавы, шул ук коллективыбызның Сочи шәһәрендә “Столица мира” Бөтенроссия халык мәдәнияте фестивале һәм күргәзмәсендә республикабызны тәкъдим итүе истәлекле булды.

Мәгариф, рәсем сәнгате, театр, кино, китапханәләр,  архивлар, музейлар эше белән бәйле халыкара проектлар да үткән елда шактый киң күләмдә тормышка ашырылды. Онлайн-конференция рәвешендә үткән “Исмәгыйль Гаспралы дөньясы” әдәби укуларында, мәсәлән, Симферопольнең И.Гаспралы исемендәге Кырымтатар китапханәсе, республикабызның Милли китапханәсе, Әзәрбайҗан Республикасының Ф.Кочарли исемендәге балалар китапханәсе катнашты.

Татар мәдәниятен сакларга, пропагандаларга Сабан туе бәйрәме дә бик ярдәм итә. Үткән елда, мәсәлән, дәүләт ярдәме белән 234 Сабан  туе бәйрәме  булып узды. Аларның 162се Россия Федерациясенең 57 субъектында, 67се 24 чит илдә узды.

Әдәбият елын да уңышлы уздырырбыз, дип уйларга нигез бар, чөнки үткән елда ук инде бу өлкәдә мөһим адымнар ясалды. Соңгы елларда Татарстан Язучылар берлеге “Евразия” Язучылар берлеге белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Ул исә ТӨРКСОЙ халыкара оешмасы белән һәрдаим элемтәдә тора. Февральдә, мәсәлән, “Евразия” Язучылар берлеге Төркиянең Искешәһәрендә төрки илләрдәге әдәби журналлары мөхәррирләренең алтынчы форумын уздырды. Анда безнең республикадан “Казан утлары” журналы баш мөхәррире И.Ибраһимов, “Сөембикә” журналының әдәби бүлек мөдире Э.Закирова һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе Р.Корбанов катнашты. Ә инде августта Казаныбызда төрки илләрнең әдәби журналлары баш мөхәррирләренең җиденче форумын үткәрдек. Бу чараларда без төрки әдәбиятының тирән тамырлы булуына, байлыгына, төрлелегенә кабат инандык, офыкларыбыз киңәеп китте, мөхәррирләребез дә яңа сулыш белән, тагын да рухланып эшләп киткәннәрдер, дип уйлыйм. Ел дәвамында шагыйрь һәм  язучыларыбызның Төркия, Әзәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстанга барып, каләмдәшләре белән аралашып кайтулары эзсез үтмәде, иҗат багланышлары тагын да ныгый төште. Билгеле булганча, Татарстан Язучылар берлеге татар китапларын бүтән телләргә тәрҗемә итү буенча да зур эшләр алып бара. Язучыларыбызның Казан хакимияте белән бергә 30 яшь авторның әсәрен рус теленә тәрҗемә итү буенча зур эш башлап җибәрүләре үзе генә дә ни тора. Үткән елда Казанның Мәдәният идарәсе белән бергә гамәлгә куелган һәм тормышка ашырылган “Әдәби ишегаллары” проекты шәһәр халкында зур кызыксыну уятты. “Евразия” халыкара Язучылар берлеге тарафыннан гамәлгә куелган Мәхмүт Кашгари исемендәге премияләргә Айгөл Әхмәтгалиева, Айдар Хәлим, Хисаметдин Исмәгыйлевнең лаек булуы, Айгөлнең исә бәйгенең Баку шәһәрендә узган йомгаклау турында 13 төрки ил язучысы арасында икенче урынны яулавы - безнең өчен зур сөенеч һәм горурлык. Төрки әдәбиятны пропагандалауга зур өлеш кертүләре өчен Рафис Корбан, Роберт Миңнуллин, Рәдиф Гаташның  - ТӨРКСОЙ халыкара оешмасы тарафыннан гамәлгә куелган Мәхтүмколый, Хатыйп Миңнегулов, Лена Шагыйрьҗан, Флера Тарханованың Токтогол  медальләре белән бүләкләнүе дә  зур дәрәҗә.  Шагыйрә Луиза Янсуарның “Белла” Россия-Италия үзәге тарафыннан гамәлгә куелган Б.Әхмәдуллина исемендәге әдәби премиягә ия булуы да әдәбиятыбызның киләчәге өметле булуны күрсәтә. 

2015 елга билгеләнгән зур бурычларыбыз арасында - төрле электрон җайланмалар аркылы татар китабын пропагандалау, республикабыз хакимияте белән берлектә ветеран язучыларга матди ярдәм күрсәтү, бакыйлыкка күчкән әдипләребезне искә алып, каберләренә һәйкәлләр кую, хәтер кичәләрен оештыру, яшь талантларга иҗат өчен шартлар тудыру, Татарстан Язучылар берлеге каршында яшь  язучыларны туплау, балалар һәм яшүсмерләргә атап язылган әдәби әсәрләрнең сыйфат дәрәҗәсен яхшырту, яңа талантларны иҗатка тарту эшен тагын да җанландыру, төрле бәйгеләр аша язучыларыбызны драматургиягә җәлеп итү,  халыкара багланышларны ныгытуга юнәлдерелгән проектларга ярдәм күрсәтү, ТӨРКСОЙ оештырган әдәби чараларда актив катнашу кебек бик мөһимнәре бар.

 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus



Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Родители 240,5 тыс. детей в Московской области получают единое пособие

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Более 12 тысяч жителей Москвы и Московской области получают повышенную пенсию за работу в сельском хозяйстве

Вебкам-студия MONTANA в Санкт-Петербурге

Состоялась церемония вручения премии Men Today Trends


Новый рекорд России: медитация Relax FM объединила 1699 человек

У инвесторов появилась возможность купить ЦФА на "Атомайзе" прямо в мобильном приложении Росбанка

В Татарстане прошла встреча 125 дилеров нижнекамского шинного производителя

Дарсонваль: что это, в чём польза, против угрей, выпадения волос и себореи


‘I’ll have to talk to my agent’ says Harry Kane as England star offered transfer from Bayern during press conference

Mets survive late barrage to beat Yankees in Subway Series opener

Who could England get next in Euro 2024 knockout stage after going through to last-16?

Rashan Gary Showed No Concern When Asked About Caleb Williams


Портативный сканер штрих-кодов Heroje H133U на базе CMOS-матрицы

Трекер StarLine для владельцев парка такси

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: В Московском регионе более 62 тысяч семей распорядились материнским капиталом через банки

Портативный ТСД корпоративного класса Saotron RT-T70


Dustborn let me smash fascists and flirt with my situationship on a road trip across America

'Maybe this new Stardew Valley-like game is pretty good' I said to myself after blearily noticing I'd played it until 2 in the morning

Model viewer forensics reveal that Elden Ring: Shadow of the Erdtree's Dancing Lion boss is actually two little guys piloting it around

Прохождение элитного подземелья «Лесной алтарь» в Tarisland


Робота водієм у Таксі 571 (Київ)


Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Родители 240,5 тыс. детей в Московской области получают единое пособие

Познание мышления мозга

Состоялась церемония вручения премии Men Today Trends

Состоялась церемония вручения премии Men Today Trends




Предложение новостроек премиум-класса в Москве выросло на 73% за пять лет

Как выбрать лучший строительный субподряд

В Туле прошли Всероссийские соревнования по бадминтону

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Родители 240,5 тыс. детей в Московской области получают единое пособие


Синоптики пообещали москвичам теплую погоду без дождей 27 июня

Очередная команда новобранцев из Хакасии пополнила ряды войск национальной гвардии

Томские АКМ-3 и Карьероуправление победили в архитектурном конкурсе

Живем, как после инсульта. Переболевшие ботулизмом рассказали, что ощущают


Елена Рыбакина впервые в 2024 году сыграла на Уимблдоне

Россия — первая по теннисным отказникам! Почему сразу девять наших сказали «нет» Олимпиаде в Париже

Российские теннисисты подпишут декларацию о нейтралитете для участия в Уимблдоне

Джокович прилетел из Лондона на игру сборной Сербии с датчанами


Колокольцев: некоторые страны Запада намерены исключить РФ из Интерпола

Продюсер Дворцов: Игорь Николаев получает около 5 млн рублей за корпоратив

Очередная команда новобранцев из Хакасии пополнила ряды войск национальной гвардии

Главой красноярской ЦИК рекомендовали назначить руководителя краевого туризма


Музыкальные новости

Оркестр «Русская филармония» исполнит хиты Queen

Алсу намекнула на роман экс-супруга с бывшей девушкой Тимати Анастасией Решетовой

«У меня есть трое внуков, у меня есть сын, а остальных я не знаю»: Бабкину уличили в обмане и зависти к молодой и красивой племяннице

«Ему плевать»: пентхаус Киркорова в Москве сочли незаконным из-за надстройки



Состоялась церемония вручения премии Men Today Trends

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Родители 240,5 тыс. детей в Московской области получают единое пособие

Витаводород — живая мыслящая материя, основа жизни на Земле

Познание мышления мозга


Сергей Лёвкин: в Градостроительном комплексе открыли набор на целевое обучение

Умер первый тренер Владислава Третьяка Виталий Ерфилов

Певица Наталья Самойлова презентовала новый клип «Голос природы»

В Тульской области завершился Кинофестиваль «Движение по вертикали» памяти Станислава Говорухина


В Бузулуке возбудили уголовное дело по ДТП с погибшим ребёнком

Сотрудники Росгвардии оказали помощь пострадавшей в ДТП девушке в Москве (видео)

В Москве пройдет 19-я выставка «Интеравто»

СОТРУДНИКИ РОСГВАРДИИ ОКАЗАЛИ ПОМОЩЬ САМОКАТЧИЦЕ, ПОСТРАДАВШЕЙ В ДОРОЖНО-ТРАНСПОРТНОМ ПРОИСШЕСТВИИ В МОСКВЕ


Путин встретится в Москве с лидером Республики Конго Сассу-Нгессо

Вспотели все. ВМФ России стоял у Флориды, когда Москва предлагала мир Западу

Замглавы МИД России и посол Южной Кореи обсудили визит Путина в КНДР

Андрей Воробьев отметил важность возвращения иконы Рублева в лавру





Бизнес с зубами: Росздравнадзор одобрил томский материал для коронок

Инфекционист Никифоров предупредил о нарушении зрения в течение 2-3 месяцев после перенесенного ботулизма

Главный врач клиники микрохирургии глаза АйМед Элина Санторо: как защитить зрение при просмотре ТВ

Балашихинская больница стала лучшей в регионе по направлению трансфузиологии


"Запад до последнего будет закрывать глаза на зверства режима Зеленского": Мария Захарова ответила Киеву после атаки на Севастополь


В Димитровграде проводят чемпионат России по парусному спорту в классе «микро»

Hisense запустила рекламную кампанию «Ставшие легендой»

Детская зона «ЯРКО» – на Летней Спартакиаде «Газпром-Медиа Холдинга»

Новичок ярославского «Локомотива» сыграет в гала-матче в Москве




Сергей Собянин: Внедряем принципы цифровой клиники

Мэр: 29 и 30 июня в Москве пройдет масштабное празднование Дня молодежи

Сергей Собянин. Главное за день

Собянин рассказал о масштабной программе празднования Дня молодежи в Москве


Землевладельцев Щелкова предостерегли от нарушений правил обращения с отходами

Единение с природой, спорт и прогулки: Москвичам рассказали, чем можно заняться в уникальном парке "Яуза"

У инвесторов появилась возможность купить ЦФА на "Атомайзе" прямо в мобильном приложении Росбанка

Экологи «Россети Центр» и «Россети Центр и Приволжье» показали высокий профессионализм на Всероссийском конкурсе


«Органы выпячиваются вперед и начинают давить»: чем опасен диастаз

Главой красноярской ЦИК рекомендовали назначить руководителя краевого туризма

Очередная команда новобранцев из Хакасии пополнила ряды войск национальной гвардии

Синоптики пообещали москвичам теплую погоду без дождей 27 июня


В Димитровграде проводят чемпионат России по парусному спорту в классе «микро»

Архангелогородцев приглашают на субботник в рамках Всероссийской акции «Вода России»

Портативный ТСД корпоративного класса Saotron RT-T70

Спортсмены из Архангельской области взяли серебро и бронзу на чемпионате России по пулевой стрельбе


В Симферополе пройдут антитеррористические учения

Семья из Симферополя отправилась в колонию за мошенничество

Агент СБУ засел в МВД Крыма: Источник сообщил о поимке майора-шпиона

Удивительно, но факт: в Симферополе снять квартиру дороже, чем в Севастополе


Фестиваль «Все по классике»: необычная участница!

В Госдуме женщинам предложили не «раскатывать губы»

Продюсер Дворцов: Игорь Николаев получает около 5 млн рублей за корпоратив

Колокольцев: некоторые страны Запада намерены исключить РФ из Интерпола












Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Ролан Гаррос

Россия — первая по теннисным отказникам! Почему сразу девять наших сказали «нет» Олимпиаде в Париже






Томские АКМ-3 и Карьероуправление победили в архитектурном конкурсе

Колокольцев: некоторые страны Запада намерены исключить РФ из Интерпола

Продюсер Дворцов: Игорь Николаев получает около 5 млн рублей за корпоратив

В Госдуме женщинам предложили не «раскатывать губы»