Добавить новость
ru24.net
«Мәдәни җомга»
Июль
2016
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

ТЫРЫШКАН – ТАБА…

0
Рафаил Бакиров – Татарстаннан читтә яшәсә дә, татар музыка сәнгатенең үсеше һәм, гомумән, халкыбызның язмышы, киләчәге өчен җан атучы хөрмәтле милләттәшебез. Аның бу күркәм сыйфатлары музыкаль иҗатында да, Магнитогорски шәһәренең Татар иҗтимагый үзәгендәге актив җәмәгать эшчәнлегендә дә ачык чагыла. 
 
Сталин җәлладлары котырынгач, 1930 еллар башында, Рафаилның бабасына Татарстан авылларының берсеннән гаиләсе белән Магнитка төзелешенә күчеп китәргә туры килә. Шунда ул, меңләгән татар кардәшләре белән бергә, коточкыч авыр шартларда, металлургия комбинатын һәм Магнитогорск шәһәрен төзүдә катнаша.
 
Р. Бакиров 1946  елның 7 июлендә шушы шәһәрдә дөньяга килә. Башта баян классы буенча музыка мәктәбен, аннары  училище тәмамлагач, татар көйләренә булган мәхәббәте аны халкыбызның мәркәзе булган Казанга алып килә. Аның төп хыялы – Казан дәүләт консерваториясенә укырга керү була. “Тырышкан – табар, ташка кадак кагар” дигәндәй, имтиханнарны уңышлы гына тапшырып, ул халык уен кораллары бүлеге студенты булып китә. Рафаилны күренекле баянчы-педагог Ильяс Шарипов классына билгелиләр. Татар музыкасын теоретик яктан да, практик яктан да яхшы  белгән тәҗрибәле укытучыда шәкертлек Рафаил өчен, әлбәттә, зур бәхет була һәм бу аның киләчәктәге иҗатына да шифалы йогынты ясый. 1970  елда консерваторияне тәмамлагач, ул Магнитогорск шәһәренең музыка училищесында баян классы буенча укыта башлый. Шул ук шәһәрдә консерватория ачылгач,  анда да мөгаллимлек эшенә алына һәм профессор дәрәҗәсенә ирешә.
 
Рафаил укыган елларында ук композиция белән кызыксына һәм үзенең сәләтен төрле жанрларда сынап карый: аерым уен кораллары өчен, инструменталь ансамбльләр өчен әсәрләр һәм шулай ук җырлар да иҗат итә. Бүгенге көндә аның йөзгә якын җыры бар. Аларның байтагы халык арасында таралган һәм төрле концертларда, радио-телевидение тапшыруларында башкарыла. 1992 елда шул җырларның бер өлеше Магнитогорск шәһәренең “Магнит” нәшриятында “Уралда туган моңнар” дигән исем белән җыентык булып басылып чыкты. 
 
Баян – безнең татар музыка сәнгатенә 1930 еллар ахырында гына кулланышка керә башлаган уен коралы. Аның зур техник мөмкинлекләре һәм ягымлы тавышы татар көйләренә шулкадәр ятышлы булып чыга ки – тора-бара ул халкыбызның иң яратып уйнала һәм тыңлана торган уен коралына әйләнеп китә. Ләкин профессиональ композиторларыбыз тарафыннан баян өчен махсус язылган әсәрләр бездә бармак белән генә санарлык дәрәҗәдә бик аз. Менә шушы кытлыкны истә тотып, 1985  елда Р.Бакиров Татарстан китап нәшриятында музыка мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында укучы балалар өчен “Яшь баянчы” исемле ноталар җыентыгы бастырып чыгарды. Ә 1992 елда аның, шушы ук исем белән, “Магнит” нәшриятында тагын бер җыентыгы дөнья күрде. Монысы инде музыка мәктәпләренең өлкән сыйныф укучыларына, музыка училищесы укучыларына һәм һәвәскәр баянчыларга юлланган. Җыентыкта халкыбызның “Сөмбел”, “Әнисә”, “Агыйдел каты ага” һ.б. көйләре дә, Г.Тукай әсәренә нигезләнеп язылган һәм “Кисекбаш” дип аталган сюита да, шулай ук баянда уйнауның төрле техник алымнарын шомарту, камилләштерү өчен язылган этюдлар  да бар. 
 
Бу урында бер хатирә. 2009 елдан бирле Казанда үткәрелә башлаган “Татар моңы” конкурсында җырчылардан тыш төрле уен коралларында уйнаучылар көч сынаша. 2012 елдагы конкурста Магнитогорск шәһәреннән килгән бер яшүсмер татар егете дә катнашты. Ул музыка мәктәбенең өлкән сыйныфында укый икән. Конкурста ул Р.Бакировның “Кисекбаш” сюитасын уйнады. Әсәр техник яктан катлаулы булуына карамастан, ул аны җиренә җиткереп, бик әйбәт башкарды. Без, жюри әгъзалары, 15-21 яшендәгеләр номинациясендә аңа бертавыштан 1 нче урын бирдек. Ә икенче елны консерваториядә укучы (Рафаилның шәкерте) да катнашты һәм ул да шулай ук лауреат исеменә лаек булды.
 
1971 елда Рафаил Магнитогорскида “Яшьлек” исемле татар ансамбле оештыра һәм бүгенге көнгә кадәр аның алмаштыргысыз җитәкчесе булып тора. Нәкъ шул елның көзендә без, филармониянең Илһам Шакиров җитәкчелегендәге концерт бригадасы, Магнитогорск шәһәрендә гастрольдә булган идек. Шунда миңа Рафаил Бакиров белән танышырга насыйп булды. Ул төзегән ансамбль Магнитогорскида һәм Чиләбе өлкәсендә яшәүче күп меңләгән татарларның рухи тормышын җанландырып җибәрә. Төрле елларда ул Казанда һәм Татарстанда үткәрелгән фестиваль-концертларда катнаша, үзенең аерым концертларын күрсәтә. 1981 елда ансамбльгә “Халык коллективы” дигән мактаулы исем бирелә.
 
Рафаил күп еллар дәвамында күренекле шагыйрь Мәхмүт Хөсәен белән иҗади дуслыкта яшәде һәм аның байтак кына шигырьләренә көйләр язды: “Какшамас Татарстан”, “Хөсәен Ямашев турында баллада”, “Идел моңы”, “Бәхетле булыйк” һ.б.
 
Рафаил Бакиров, Татарстан Композиторлары берлеге әгъзасы буларак, зур күләмле әсәрләр дә иҗат итә. 1985 елда язылган “Болгар турында легенда” дип аталган симфоник әсәре – моңа ачык мисал. 
 
Шушы көннәрдә аңа 70 яшь тулды. Мөхтәрәм коллегама иҗади уңышлар, исәнлек-саулык, гаилә бәхете теләкләрен юллыйм.
 
Рамил КУРАМШИН,Татарстанның халык артисты.  



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Врач-косметолог Мадина Осман: что такое липофилинг и кому он может быть показан

Türkiye Today: Семья Алиевых приобрела в Турции акции роскошного отеля за 500 млн. евро. Фоторяд

В ОДКБ им. Н.Н. Силищевой появилось новое оборудование в МРТ-кабинете

Анна Седокова раскрыла, как изменился для неё Майами после смерти Яниса Тиммы


Dear Abby: Our son was clean and fit until Emily came along

Today in History: July 28, US Army airplane crashes into Empire State Building

Bay Area water sports enthusiasts are getting hooked on kayak polo

Buy? Sell? The SF Giants’ case for both scenarios


Орловские спасатели обезвредили артиллерийский снаряд

На мосту-парус завершается бетонирование подпорных стен

Приключения в Дагестане: Comedy Radio рекомендует «Атель-Матель»

НПС построит два велопешеходных моста через Москву-реку


Color Maze Adventure 2.0.0

«Деньги не пахнут»: Как Blox World наживается на доверии игроков Roblox

Five Nights at Freddy's 2 movie gets its first full trailer for Comic-Con, promising even more animatronic terror

Quarantine Zone creator reveals 3 reasons the zombie sim went viral on TikTok



Дальний Восток снова встречает детский благотворительный фестиваль «Добрая волна»

Аделина Панина: на каком пальце носить кольцо, чтобы выйти замуж

Слушатели ENERGY отправятся на «Пикник Афиши» в Петербурге

Три помещения для бизнеса в Марьиной Роще и Свиблове можно купить на торгах




Mirror: Миллионы домов в Британии получают энергию за счет ресурсов из России

От «Лебединого озера» до «Дон Кихота»: Relax FM приглашает на балет

Сегодня ночью над Россией пройдет двойной звездопад:

Сергей Собянин: Создали уникальную набережную


В Госдуме объяснили, как оплачивать товары при перебоях связи

В сети обсуждают драму в семье Дмитрия Диброва: его жена якобы завела роман с женатым другом семьи и отцом шестерых детей

В Лефортовском тоннеле в Москве заблокированы две полосы из-за ДТП с мотоциклом

"Самолет": при покупке квартиры 70% родителей спрашивают об игровой площадке


Рахимова обыграла Шарму и вышла в основную сетку турнира WTA в Монреале

Россиянка Калинская уступила канадке Фернандес в финале турнира WTA

Калинская поднялась на 17 позиций в обновленном рейтинге WTA

Самсонова не прошла в третий раунд турнира в Монреале


"Самолет": при покупке квартиры 70% родителей спрашивают об игровой площадке

«Если вкратце, после того как пришел Кехман, МХАТ умер»: артисты рассказали, что происходило в театре за три с лишним года его правления

Комика Дмитрия Хрусталева сняли с рейса в аэропорту Калининграде за дебоширство

Захарова: Переговоры Лаврова с главой МИД Сирии состоятся 31 июля


Музыкальные новости

Оззи Осборна решили похоронить в Бирмингеме 30 июля

Shot: Бывшая девушка Моргенштерна* задолжала налоговой почти три миллиона рублей

СМИ: Оззи Осборна похоронят в Бирмингеме 30 июля

Mash: Дженнифер Лопес отказалась выступать в России из-за возможной критики Запада



Три помещения для бизнеса в Марьиной Роще и Свиблове можно купить на торгах

Аделина Панина: на каком пальце носить кольцо, чтобы выйти замуж

Суд вновь отказал Никите Джигурде в иске о наследстве

Слушатели ENERGY отправятся на «Пикник Афиши» в Петербурге


Культовый BAW 212 уже в России

Россияне стали вторыми в синхронных прыжках с десятиметровой вышки на ЧМ

После развода Петросяна остался долг за экспертизу: более полумиллиона рублей

Путин поднял флаг на атомном подлодке "Князь Пожарский" в Северодвинске


Уголовное дело за дрифт: какое наказание можно получить за опасное вождение

Новая развязка на ЦКАД: улучшение транспорта в обход Москвы продолжается

Ускоряя эволюцию автомобильного интеллекта: Группа Geely и StepFun представляют совместную экспозицию на Всемирной конференции по искусственному интеллекту 2025 года

Фестиваль автотюнинга «Tuning Open Fest 2025» отметил свое 10-летие


Руководитель КЧР доложил Путину о увеличении патриотической компании среди молодежи

"Ъ": Москва облегчила жизнь молдаванам в России

Путин отметил увеличение валового регионального продукта в Карачаево-Черкесии

Путин проведет встречу с лидером Лаоса




Министерство юстиции объявило книгу «Алексей Навальный. Патриот» экстремистской


Красный Крест открыл горячую линию для поддержки жителей Камчатки

Благотворительная акция ко Всемирному Дню офтальмологии от детских глазных клиник «Ясный Взор»

Адвокат Багатурия: СК начал проверку смерти пациента после КТ в клинике Москвы

Врач-стоматолог клиники «Мегастом» Светлана Фролова: из-за чего может появляться боль при надавливании на зуб



Галактионов прокомментировал задачи «Локомотива» на трансферном рынке

На Национальном «Абилимпикс» в Москве выступят 16 татарстанцев

Медиасланцы сообщают о возможной рекордной сделке по покупке футболиста «Зенита» для Российской Премьер-лиги

Росгвардия обеспечила безопасность матча РПЛ


Ведущий аналитик АПЭК Алексей Громский: «Губернаторам делегируют отладку экономического сотрудничества с дружественными странами»

В Минске готовы активизировать сотрудничество с Эфиопией



Собянин открыл новую набережную Москвы-реки в музее-заповеднике «Коломенское»

Сергей Собянин: Создали уникальную набережную

Сергей Собянин. Главное за день

Сергей Собянин сообщил о завершении первого этапа обновления «Коломенского»


«Энергия копилась 70 лет»: опасны ли афтершоки после землетрясения на Камчатке

Алтайский госуниверситет возглавил эко-рейтинг российских вузов

Специалисты реконструируют крупные очистные сооружения «Ватутинки-1» в ТиНАО

Мэр Северо-Курильска поделился информацией о палаточном городке на Шумшу.


В Лефортовском тоннеле в Москве заблокированы две полосы из-за ДТП с мотоциклом

Ученица Тутберидзе на год переехала в Китай и будет работать там тренером. Как это?

Панда Диндин из Московского зоопарка может вскоре вновь стать мамой

«Если вкратце, после того как пришел Кехман, МХАТ умер»: артисты рассказали, что происходило в театре за три с лишним года его правления


Универсальный ТСД промышленного класса SAOTRON RT-T40

Деревенские прогулки...

96 предпринимателей Поморья направили свою продукцию на экспорт

Портативный сканер штрих-кодов Heroje C1271 промышленного класса


Сколько пассажиров прибывают в Крым летом на поездах ежедневно

Изменилось время перекрытия трассы Симферополь – Красноперекопск

Где отдохнуть с друзьями – Крым в топе направлений на август

В Севастополе пройдет масштабная выставка картин Александра Дейнеки


"Самолет": при покупке квартиры 70% родителей спрашивают об игровой площадке

Захарова: Переговоры Лаврова с главой МИД Сирии состоятся 31 июля

Московские рестораны почти полностью перешли на российские продукты

«Если вкратце, после того как пришел Кехман, МХАТ умер»: артисты рассказали, что происходило в театре за три с лишним года его правления












Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

«Легли поздно». Медведев — о походе на концерт The Weeknd с Рублёвым и Хачановым






В сети обсуждают драму в семье Дмитрия Диброва: его жена якобы завела роман с женатым другом семьи и отцом шестерых детей

Комика Дмитрия Хрусталева сняли с рейса в аэропорту Калининграде за дебоширство

Захарова: Переговоры Лаврова с главой МИД Сирии состоятся 31 июля

Ученица Тутберидзе на год переехала в Китай и будет работать там тренером. Как это?