Добавить новость
ru24.net
«Мәдәни җомга»
Июль
2016
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Картаям дип кайгырма, картлык барыбер киләчәк

0
Нәрсә соң ул картлык? Табибләр телендә ул болайрак яңгырый: картлык яки картаю – Җир шарындагы бөтен халыкка киләчәк авыру. Хикмәт шунда, бу авыру һәркемгә дә  бер үк вакытта килми. Моның соңгы юлы – табигый үлем. 
 
Шулай да озак яшәргә омтылу, картаясы килмәү – һәркемгә хас сыйфат. Кайбер галимнәр мәңгелек тормыш турында хыялланып тәҗрибәләр үткәрә.  Бу – буш хыял. Алар картаюдан саклый яки адәм баласының гомерен беразга гына булса да озайта торган эликсир эзләп маташалар. Хәер, бу хакта урта гасыр алхимиклары да хыялланган. Алар моның өчен каракургаш, бакыр, кара елан итен, терлек сөякләрен кулланып караганнар. Атаклы табиб  Парацельс күкерт кешенең гомерен 600 елга кадәр җиткерергә булыша дип тәҗрибәләр үткәргән. Тик менә үзе 50 яшен дә тутыра алмаган, якты җиһаннан китеп барган.
 
Совет академигы, табиб Александр Богомолец совет халкы йөз, хәтта мең ел яши алачак дип санаган һәм матбугатта бу хакта мәкалә бастырган. Аңа ышанучылар да булган. Тикшеренүләр үткәрү өчен бу галимгә бөтен шартлар тудырыла. Ләкин ул 65 яшендә гүр иясе була. Аның үлеме турында Сталинга хәбәр итәләр. Ул “Алдады, җүнсез!” – дигән.
 
Бүтән бер галим Абрам Залманов кешенең гомерен кан әйләнешен яхшырту юлы белән озайтырга мөмкин дип санаган. Ул моның өчен скипидар салынган кайнар ваннада юынырга киңәш иткән. Аның бу алымын кулланып та караганнар. Тик зыяннан башка файдасын күрмәгәннәр. 
 
Философ Демокрит,  озак яшисең килсә, бал белән зәйтүн маен бергә кушып, шуны даими ашарга кирәк, дигән. Кем белгән, бәлки, дөрес тә әйткәндер, ул үзе 104 кә кадәр яшәгән. 
 
Профессор Илья Мечников, иртә картаясың килмәсә, дөрес туклан, ди. Озак яшәгән кешеләрнең тормыш тәҗрибәсе дә шуны раслый. Политбюро әгъзасы Лазарь Каганович 98 яшендә гүр иясе була. Ул үзенең истәлекләрендә болай дип яза:  “... Мин шулай озак гомер иткәнмен икән, бу Кремль аш-су әзерләүчеләренең хезмәте. Без ашый торган дуңгыз балаларының каннарында зарарлы кургаш окисе булмагае дип, алар җентекләп тикшерелеп торды. Ә мәрсин балыгын Идел елгасының югары агымыннан тотып китерделәр. Каспий диңгезендәге балыкка нефть исе сеңгәнгә күрә аны ашамый идек”.
 
Ләкин кем ни генә димәсен,  картаюдан дәва юк. Әмма аннан саклану чаралары бар. Эндокринолог Лариса  Марченкова картаюның төп билгесе кешенең тән авырлыгы арту, тәнгә май җыелу дип саный. Диетологлар шикәрне, оннан пешерелгән ризыкларны азрак ашарга яки бөтенләй ашамаска кушалар, ә акмай, каймак, майонез, колбаса ише ашамлыкларны чамасын белеп кулланырга киңәш итәләр икән, алар сүзендә хаклык бар. Инде җиләк-җимешне, балыкны күбрәк ашагыз, дисәләр, моңа да колак салу ярый. Бериш диетологлар болай ди: помидор, шоколад ашагыз, иртәрәк йокларга ятыгыз, тиз генә картаймассыз. Икенчеләр, күбрәк җәяү йөрергә тырышыгыз, массаж ясатыгыз, су коеныгыз, азрак, ләкин ешрак ашагыз, ди. Өченчеләр, картаясың килмәсә,  исерткеч эчемлек кулланмагыз, тәмәке тартмагыз, стресстан сакланыгыз, дисә,  болар турын­да күп сөйләделәр инде дип кул селтәмәгез. Мондый киңәш бирүчеләр дә бар: картаям яки картайдым дип башыңны кайгыга салма,  беркемгә дә эчеңдә ачу саклама, кешеләргә игелек кылырга тырыш, үзеңнән өлкәннәрне рәнҗетмә, уйнап, көлеп, елмаеп яшә. Галимнәр арасында, кофе эчегез, ул кешенең гомерен озайта, диючеләр дә бар. Ә Германия табибләре, бу эчемлек зиһенне саклый, диләр.
 
Әлбәттә, хикмәт күпме яшәүдә генә түгел, ә ничек яшәүдә. Менә шул чакта инде адәм баласы картлык килүен тоя, сиземли башлый. Моны бигрәк тә ир-атлар иртәрәк сизә. Статистика күрсәткәнчә, ирләр хатын-кызларга караганда тизрәк картая. Геронтологларның тикшеренүләреннән күренгәнчә, моңа бигрәк тә ир-атларның стенокардия дигән чир белән иртәрәк авырый башлавы сәбәп. Ник алай? – дигән сорауга табибләр болайрак дип җавап бирә: йөрәк яхшы эшләсен өчен ул даими рәвештә кислород белән тәэмин ителергә тиеш. Ә кан тамырларына гадәттә төер,  медиклар теле белән әйтсәк, холестерин утыра. Менә шуннан соң атеросклероз башлана. Бу чир хатын-кызларда да була. Әмма ирләр аны үзләре тизләтә. Мәсәлән, ир-атлар тәмәке тарта. Үсмер чагыннан ук авызына сигарет капкан кешегә картлык иртәрәк яный. Моннан тыш кайбер ир-ат чамасын белми исерткеч эчемлекләр куллана. Тиз картаюга китергән сәбәп­ләрнең тагын берсе – ир-атның артык тазаруы.  Башта аларның моңа исләре китми. Тыны кысыла башлагач, адымнары акрынайгач исенә төшә, тик соң була. Шулай да ир-атның тиз картаюына китергән сәбәпләрнең иң куркынычы – нервларның какшавы. Ирләр ачуын эчкә җыя. Андый чакта күңелләр бик күтәренке булып тормый. Ә күңел төшенкелеге – тиз картаюга китергән сәбәпләрнең берсе. 
 
Адәм баласы үз башына төшкәч кенә авыруның сәбәпләрен эзли, картая башладым ахрысы дип, вәсвәсәләнә, башына төрле уйлар килә. Бөтен бәла шунда, кешенең эчке органнары тигез “тузмый”. Алар эшчәнлегендәге кайбер үзгәрешләр төрле авыруларга сәбәп була да инде. Андый чакта традицияләр турында да онытыр­га ярамый. Һәр халыкның үзенә генә хас гореф-гадәтләре бар. Мәсәлән, Аргентинада атнага бер тапкыр кызыл шәраб эчәләр. Французлар күп итеп май, ит, сыр, каймак ашый, әмма симермиләр дә, кан тамырларына төер дә утырмый. Алар Европада иң озак һәм сәламәт яшәүче халык­лардан санала.  Моның сере бик гади: французлар күп итеп сарымсак ашый һәм шәраб эчә. Кытай хатын-кызлары 90 яшенә кадәр дөге плантацияләрендә җырлап эшлиләр. Галимнәр озак яшәүләренең серен менә шунда күрәләр. Финнарның күбесе эшкә җәяү яки велосипедта бара. Яңа Зеландиядә балны күп ашыйлар. Исландия халкының төп азыгы – балык һәм балык мае.
 
Җир шарының иң озак яшәүче халык – японнар. Бу илдә элек  йөз яшенә җиткән кешеләргә призлар тапшырсалар, хәзер аннан инде баш тартканнар, чөнки йөзьяшәрләр күбәеп киткән. Японнарның диңгез ризыклары, җиләк-җимеш, яшелчә ашаулары итне аз кулланулары билгеле. 
 
Һәр гасырда гомер озынлыгының бер чиге булган. Таш гасырда кешеләр уртача 35 ел гомер иткәннәр. Бүген исә гомер озынлыгы уртача 70-75 тирәсендә тирбәлә. Россиядә ул – 71. Бу – статистика. Ул кайвакытта чынбарлыкка туры килми. 2015 елда Татарстанда күп кенә ир-ат 60 яшен дә тутыра алмый якты җиһаннан китеп барды.
 
Геронтологлар гомер озынлыгының 50 проценты геннарга бәйле диләр. Мисалга АКШ миллиардерлары Рокфеллерларны алыйк. 2015 елда Давид Рокфеллер 100 яшен тутырган. Ул – 97 ел гомер иткән Джон Рокфеллерның оныгы. Джонның әтисе 107 яшенә җитеп вафат булган. Ә Давид алты тапкыр йөрәген алыштырган.  Ул үзе актив тормыш белән яшәү, юмор хисе, кешеләргә игелек кылырга тырышу гомеремне озайтырга булыша дип саный. 
 
Британия социологлары шундый фикергә килгәннәр: кешенең иң бәхетле чагы 84 яшенә җиткәч башлана. Бу яшькә кадәр адәм баласының саулыгы начарая барса да, ул моны җиңел кичерә. Бу, диләр АКШ галимнәре, баш мие эшчәнлеге белән бәйле. Нинди дә булса бер карарга килгәндә өлкән кешеләрнең яшьләрнекенә караганда, баш миенең ике ярымшары да эшли. 
 
Кайбер яшь кешеләр картларны бик өнәп бетерми. Тик алар шуны оныта: картлыкның зур бер өстенлеге бар. Ул – зирәклек һәм тормыш тәҗрибәсе. Шуңа да өлкән буын тормышка башкача карый. Картлык бит олы яшькә җитү, сәламәтлегең какшый бару гына түгел, ул – җәмгыять алдындагы бөтен бурычыңны үтәп, үзең өчен яши башлау да. Тик Россиядә картлык – шатлык түгел. Ул шатлык, куаныч һәм сөенечкә әйләнсен өчен хөкүмәтнең өлкән буынның социаль мәсьәләләрен активрак хәл кылуы кирәк. Әмма моны түрәләргә төшендерү җиңел эш түгел.
 
Япония галимнәре, картлык баш миендәге күзәнәкләр үлә башлагач башлана, диләр. Чөнки ми дә картая. Табибләр, ул 35-40 яшьтә башлана, ди. Кан тамырларына утырган төер кан әйләнешен боза һәм ми эшчәнлегенең активлыгы кими. Менә ни өчен өлкән кешеләр хәтерләренә зарланучан була. Шуңа күрә балык, яшелчәгә, боткалар һәм чикләвекләргә, җиләк-җимешкә, борчакка өстенлек биргән кешеләрнең баш мие активрак эшли. Шул ук вакытта шигырьләр ятларга, аларны кычкырып укырга, шахмат, шашка уйнарга, кроссворд, сканворд чишәргә, җырларга, концерт, театрларга йөрергә киңәш итәләр.
 
Авырмыйча, сау-сәламәт, ти­рә-юньдәгеләргә борчу-мәшәкать тудырмыйча картаю – адәм баласына бирелгән зур бәхет. Синең гомереңне озайту өчен медицина никадәр генә ярдәм итәргә тырышса да, үз сәламәтлегең, үз картлыгың турында үзең кайгыртмасаң, сине тиз картаюдан, авырулардан беркем дә саклап кала алмас. Даруга калган гомер юлы – бик кыска. 
 
Статистика шундый: 5 мең кешенең нибары берсе 90 яшенә җитә. Йөз яшен 20 меңнән берәү генә билгеләп үтә. Академик, геронтолог Владимир Шабалин фикеренчә, адәм баласы үзенең картаюы турында уйламыйча, киләчәк тормышына ышанып, өмет һәм күтәренке күңел белән яшәсә, ул тиз генә картлыкка бирешми. Шулай да картлыгың барыбер бер киләчәк, тик ул хакта уйлап башыңны кайгыга салма!
 
Мөнир АБДУЛЛИН.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Только смелым покоряются моря

От «Лебединого озера» до «Дон Кихота»: Relax FM приглашает на балет

Карабахская земля горит под ногами оккупантов

Тайные уголки Новосибирска от Marins Park Hotel Новосибирск


Weah’s agent: One Juventus director ‘is creating problems’

Buy? Sell? The SF Giants’ case for both scenarios

Bay Area water sports enthusiasts are getting hooked on kayak polo

'Not ready for prime time': Trump, Republicans slam GOP leader's stock trade ban bill


Контакт-центр «Ростелекома» подтвердил соответствие международному стандарту качества обслуживания клиентов в бизнес-сегменте

От «Лебединого озера» до «Дон Кихота»: Relax FM приглашает на балет

На мосту-парус завершается бетонирование подпорных стен

НПС построит два велопешеходных моста через Москву-реку


Color Maze Adventure 2.0.0

Разработчики The Seven Deadly Sins: Origin ответили на частые вопросы игроков

Bungie continues to fire into its feet with both barrels: A new armor set in Destiny 2 has just been disabled because it makes the player who wears it completely invisible

«Деньги не пахнут»: Как Blox World наживается на доверии игроков Roblox



Спартак» Обыграл «Ростов» 2:0: Победа в Кубке России на «Ростов-Арене

Олеся Шергина из Екатеринбурга взошла на Эльбрус: история смелости, вдохновения и преодоления девушки с протезом

Детское радио приглашает юных исследователей театра на мастер-классы

Relax FM: готовимся к московскому этапу бизнес-регаты «Ведомости»




При тушении пожара на улице Верейской в Москве обнаружили погибшего

Москва благоустроит 700 улиц: замена асфальта и новые остановки

Россия не одна. Против коллективного Запада встают другие страны: Пока заочно

Спартак» Обыграл «Ростов» 2:0: Победа в Кубке России на «Ростов-Арене


Пожар произошел в бизнес-центре "Квадрат" на Верейской улице Москвы

Статья Министра иностранных дел Российской Федерации С.В.Лаврова «Полвека Хельсинкскому акту: ожидания, реальность, перспективы»

Защитить актив: объем рынка нелегального золота в РФ оценили в 20%

«С «Балтикой» не было осечки — просто старт сезона всегда тяжелый»


Первый матч Иги Швентек после титула на Уимблдоне обернулся разгромом за час

Калина потерпела третье поражение в финале турнира WTA за свою карьеру.

Мирра Андреева получила травму в матче турнира WTA в Монреале

Рублев покинул топ-10 мирового рейтинга ATP


Лавров: Милитаризация Европы угрожает безопасности и игнорирует ОБСЕ

Защитить актив: объем рынка нелегального золота в РФ оценили в 20%

Военный эксперт Козюлин: силы НАТО не смогут нейтрализовать «Мертвую руку»

МИД Сирии назвал встречу Путина с аш-Шейбани началом нового этапа между странами


Музыкальные новости

Мама Тимати об 11-летней Алисе, которая снялась в кино: «Внучку ругаю регулярно»

Последний путь Князя тьмы: фанаты и близкие простились с Оззи Осборном

Концерт «Посвящение Эми Уайнхаус» состоялся в Поганкиных палатах

Варвава Визбор рассказала об особом отношении к деду Юрию Визбору



Олеся Шергина из Екатеринбурга взошла на Эльбрус: история смелости, вдохновения и преодоления девушки с протезом

Спартак» Обыграл «Ростов» 2:0: Победа в Кубке России на «Ростов-Арене

Детское радио приглашает юных исследователей театра на мастер-классы

ИТ-холдинг Т1 выбрал SOK для нового офиса в Екатеринбург


Песков сообщил об отсутствии переговоров с США по поводу продления ДСНВ

Слушатели ENERGY отправятся на «Пикник Афиши» в Петербурге

ТЕЛЕВИЗОРЫ LG OLED: ОТЛИЧНОЕ КАЧЕСТВО ИЗОБРАЖЕНИЯ С ИНТЕЛЛЕКТУАЛЬНЫМИ ТЕХНОЛОГИЯМИ

Адвокаты в районах Матушкино, Промышленная, Савёлки,  Назарьево, Старое Крюково,  Малино, Силино, Западный, Алабушево, Андреевка,  Малино, Каменка, Кутузово, Ново-Малино, Рожки, Зеленоградского административного округа (ЗЕЛАО) г. Москвы, Бекасово, Вороново, Краснопахорский, Первомайское, Рязановское, Сосенское, Филимонковское и Щаповское, Троицк, Троицкого административного округа (ТАО) г. Москвы, районах Внуково, Коммунарка, Филимоновский, Щербинка, Новая Москва, Новомосковского административного округа г. Москвы


Ренессанс страхование: самым подорожавшим автомобилем за пять лет стал Porsche Macan

Участники автопробега БРИКС проедут через Нижегородскую область

Москва благоустроит 700 улиц: замена асфальта и новые остановки

Chery Group возвращается в рейтинг Fortune Global 500; LEPAS дебютирует на автосалоне в Джакарте с первыми зарубежными заказами 


Путин отменил обязательный экзамен по русскому языку для трудовых мигрантов

Путин утвердил закон, позволяющий студентам выступать в роли преподавателей

Путин дал указание завершить согласование национальных проектов к 31 декабря

Путин поставил задачу провести исследование региональных программ стимулирования рождаемости




Министерство юстиции объявило книгу «Алексей Навальный. Патриот» экстремистской


Областной центр крови провел донорскую акцию в IT-компании Москвы

Олеся Шергина из Екатеринбурга взошла на Эльбрус: история смелости, вдохновения и преодоления девушки с протезом

Спортивные протезы и стопы Steplife выдержали проверку соревнованиями

Клинический психолог Юлия Тарибо: как односторонняя дружба влияет на самооценку ребенка


Президент Польши Навроцкий потребовал от Зеленского изменить историческую политику Киева

Активист, сравнивший Зеленского с псиной, пойдёт под суд

Удар РФ по Киеву: разрушен подъезд дома, один человек погиб, 48 – пострадали

Погибшие и пострадавшие в результате ракетного удара по Киеву


Каждый четвертый россиянин заявил, что у него есть любимый спортсмен

В «Коломенском» состоялось открытие обновленной набережной Москвы-реки

«Бенфика» стала победительницей Суперкубка Португалии по футболу

Спортивные протезы и стопы Steplife выдержали проверку соревнованиями


Лукашенко: в ЕС, вероятно, понимают, что стреляют себе в ногу, вводя санкции

Лукашенко заявил, что Россия является основным гарантом безопасности Беларуси

Лукашенко указал на прочность отношений Москвы и Минска

Лукашенко заявил, что Россия ближе всех для Белоруссии



Собянин: В Покровском-Стрешневе завершена модернизация всех поликлиник

Сергей Собянин. Главное за день

Собянин рассказал о главных событиях «Лета в Москве»

Собянин открыл обновленную пешеходную набережную в музее-заповеднике «Коломенское»


Путин утвердил отказ от участия в Конвенции о водно-болотных угодьях

Правительство выделит 1,4 миллиарда рублей на возмещение расходов по пожаротушению

Субтропическим потихоньку становится климат в Москве, заявили климатологи

Экономист: Успех Москвы — в развитой инфраструктуре и концентрации талантов


Финляндия заняла второе место среди стран Евросоюза по уровню безработицы

Статья Министра иностранных дел Российской Федерации С.В.Лаврова «Полвека Хельсинкскому акту: ожидания, реальность, перспективы»

Лавров: Милитаризация Европы угрожает безопасности и игнорирует ОБСЕ

Сербию заставляют частично отказаться от российского газа


В администрации Нарьян-Мара обнаружены следы коррупции

В администрации муниципального образования «Городской округ «Город Нарьян-Мар» выявлены нарушения законодательства о противодействии коррупции

В Красногорске дали старт строительству тоннеля от будущей станции метро «Липовая роща»

Еще немного. Мэр Собянин запустил проходку тоннеля от «Липовой рощи»


Изменилось время перекрытия трассы Симферополь – Красноперекопск

Пожар в Инкермане полностью ликвидирован - МЧС

В Севастополе пройдет масштабная выставка картин Александра Дейнеки

Правительство РФ планирует приватизировать известные ликеро-водочные заводы


Финляндия заняла второе место среди стран Евросоюза по уровню безработицы

Защитить актив: объем рынка нелегального золота в РФ оценили в 20%

МИД Сирии назвал встречу Путина с аш-Шейбани началом нового этапа между странами

Статья Министра иностранных дел Российской Федерации С.В.Лаврова «Полвека Хельсинкскому акту: ожидания, реальность, перспективы»












Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Кори Гауфф

Гауфф пробилась в третий раунд турнира в Монреале.






Сербию заставляют частично отказаться от российского газа

Статья Министра иностранных дел Российской Федерации С.В.Лаврова «Полвека Хельсинкскому акту: ожидания, реальность, перспективы»

Защитить актив: объем рынка нелегального золота в РФ оценили в 20%

МИД Сирии назвал встречу Путина с аш-Шейбани началом нового этапа между странами