Добавить новость
ru24.net
«Мәдәни җомга»
Июль
2016
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Вахит ИМАМОВ: СПОРТ – КЕМНӘР УТАРЫ?

0
Футбол буенча Европа чемпионаты төгәлләнде. Финал уенын төн йокламый күзәттек, бик тә җан тетрәткеч, драмалы узды. Гаделлек, вөҗдан дигән хисләр бер генә милләткә дә җитми. Франция футболчысы Пайе Португалия командасының әйдаманын, иң төп бомбардиры Криштиану Роналдуны сафтан чыгару өчен, уен барышында ике тапкыр махсус рәвештә аның сул тезенә типте. Нәтиҗәдә өч мәртәбә Европаның иң көчле уенчысы исемен яулаган Криштиану, ачынудан күз яшьләре белән елый-елый, беренче тайм яртысында ук мәйданны калдырып чыгарга мәҗбүр булды. Ләкин Ходай Тәгалә барыбер дә гаделлеген кылды. Өстәмә таймның 20нче минутында бердәнбер туп кертеп, Португалия футболчылары үз тарихларында беренче мәртәбә Европа чемпионы исемен яулады, ай буена бөтен Җир шары халыклары күзәткән бәйрәм тәмам булды.
 
Тәмамын-тәмам, әмма шул чемпионатта бердәнбер мәртәбә ничьяга уйнап һәм ике тапкыр хурлыклы рәвештә җиңелеп качарга мәҗбүр булган Россия командасы өчен гарьләнү хисләре күңелне һич ташламый. Җитмәсә, шушы ук команда уенчылары үзләренең һичнинди киртә-вөҗдан белмәгән адымнары белән безне бөтен Җир шары алдында тәмам рисвай итә.
 
Шушы “бөек” команданың ике уенчысы – Кокорин белән Мамаев ниндидер сөенечтән үз командаларыннан аерылып Европада калган да, Монте-Карло кебек аксөякләр каласының элита ресторанында ниндидер тантананы билгеләп узарга ният иткән. Чит ил журналистлары тәкрарлавына караганда, һәрберсе 500 евро торган 500 шешә шампан шәрабе китертергә һәм аны Россиянең дәүләт гимны авазлары астында күккә сиптерергә җөрьәт иткән болар. Нәтиҗәдә шушы ике “бөек” футболчының шабаш мәҗлесе 250 мең евро бәягә барып җиткән. Соңыннан, инде бөтен­ дөнья алдында хурлыкларга калгач, “Зенит” командасы җитәкчеләре бу ике “бөек”не берәр айлык хезмәт хакы күләмендә җәзага тартырга карар кылган. “Җәза” таләбе буенча “атаклы” һөҗүмче булып саналган Кокорин гына да 290 мең евро “хезмәт хакы”ннан мәхрүм калачак икән. 
 
Инде үзебезнең “агач” акчаларга күчереп исәпләп карыйбызмы? Европа чемпионатында Англия командасы белән ничьяга уйнау бәхетеннән шөрепләре какшаган бу ике “бөек”нең Монте-Карлодагы шабаш мәҗлесе генә дә 20 миллион тәңкә тора. Шушы “бөекләр” арасыннан Кокоринның айлык “хезмәт хакы” 25 миллион тәңкә чамасы тәшкил итә икән. Елына 300 миллион тәңкә! Нинди “бөеклеге” хакына? Нинди фондтан? Кайсы газиз катлам бәрабәренә бу? Кемнәр рөхсәт иткән?..
 
Мондый башбаштаклык һәм әлеге коточкыч шабаш турында югары җитәкчеләр белми калганнардыр, дип хилаф уйламагыз. Һәммәсе дә белә, һәммәсе күз йома. Аларга ни өчендер менә шундый “һава белән өреп тутырылган”, “данлыклы” командаларны күккә чөеп уйнау отышлырак. Әнә, үзебезнең “Рубин” командасында гына да Төркиядән, Сербия йә Перудан чакырып китерелгән дөнья “бөекләр”ен елына 2-2,6 миллион евро түләп тамаша кылалар бит. Кокоринныкы белән чагыштырганда кимрәк-кимрәген дә, ләкин барыбер дә елына 170-220 миллион тәңкә чамасы туры килә. Әле футболчыларыннан тыш хоккейчылары бар, “элита” саналган ике волейбол командасы, тагын баскетболчылары да кимен куймый, ягъни “хезмәт хаклары” хурланырлык түгел. Ләкин мәзәге шул – миллион һәм миллиард тәңкәләргә тотылган ул ясалма “бөекләр” генә безне бер дә искитмәле җиңүләре һәм уңышлары белән сөендерә алмый. Алай гына түгел, Россия спортчыларын Рио-де-Жанейрода узачак Олимпия уеннарына, хәтта җиңел атлетика буенча узган Европа чемпионатларына да кертмичә мыскыл итәләр бит. Халыкара казыйлык оешмалары, әллә нинди ассоциацияләр күптән кара мөһер сугып куйды – Россия спортчылары тыелган препарат, допинглар кулланып кына уңышка ирешә, алар башка ил вә милләт вәкилләре белән гадел көч сынашуда катнашырга лаек түгел. Мондый кара мөһерләрнең никадәре - хак, ничаклысы - ялган, монысын инде миллионлаган тәңкә “хезмәт хакы” түләргә рөхсәт биреп утыручы оешма җитәкчеләре хәл итсен. Ә шәхсән үземне ватандашларым өчен гарьләнү, хурлану хисе дә талый, аннары... яңа төрле дистәләгән сорау һичкайчан тын бирми.
 
Олимпия уеннары, Универсиада, бөтендөнья йә Европа чемпионатлары үткәрәбез, дигән булып, Россиянең төрледән-төрле почмагында, дистәләгән калаларында стадионнар да, көрәш ареналары, баскетхоллар, теннис академияләре, тагын әллә никадәрле биналар төзеп чыктык. Югарыдагылар сүз берләшкән төсле: “Ул спорт  объектларының һәммәсе дә йә сезнең карамакка, йә балаларыгыз өчен торып калачак бит; анда шөгыльләнеп, миллионлаган ватандашыбыз сәламәтлекләрен ныгытачак”, - дип, күзгә карый-карый, күпме юаттылар! Ә хәзер сезнең шул көрәш сарайларына, боз ареналарына, теннис мәйданчыкларына балаларыгызны йә оныкларыгызны җитәкләп илткәнегез бармы? Кайсында балаларны бушлай гына, бер тиен дә таламыйча гына спортзалга, боз өстенә, су бассейннарына кертеп җибәрәләр? Белүчеләр бармы, йә әйтегез: мин иртәгә таңда ук шул спорт корылмасына чират алырга дип, иң беренче булып барып басам!..
 
Ни кызганыч, андый оешманы инде таба алмассыз. Балаңны хоккейчы, теннис остасы, йөзүче йә көрәшче итеп күрәсең киләме – иң-иң башта шул спорт корылмасы кассасына һәр ай саен меңәрләгән тәңкә акча илтеп түлә. Балаңны биюгә өйрәтәсең килсә, акча. Газизең музыкага сизгер һәм аның шул сәләтен үстерәсең килә икән, әүвәл акча. Балаң рәсем ясауга бик һәвәс һәм аны рәссам итеп үстерүдәме исәбең – рәхим итеп, янә сәрмая тупла син, акча, акча түлә. Кәгазьдә бушлай кебек күренгәненә дә кием өчен, кәшәкә өчен, алкасы, ракеткасы өчен акча ташып җаның чыга. Менә шушындый тәртип хөкем сөрә хәзер. Һәрбер түгәрәккә, һәр спорт сараена бушка йөреп үскән совет чорын һәм совет илен ничек сагынмассың?! Ел саен Россия бюджетында массакүләм спортны үстерүгә һәм сәламәт буын тәрбияләүгә дип карала һәм берсүзсез кабул ителә торган миллиардлар гына кая китә икән? Әллә Казан каласында революциягә чаклы хөкем сөргән “Бакыр бабай бакчасына татарлар һәм этләр керү тыела” дигән канун бүген безнең оныкларга әйләнеп кайттымы соң?.. 
 
Ә теге, Монте-Карлоларда типтереп яши торган Кокориннарга карата һәм ошбу сәясәткә дә “ничарадан бичара” җавап әзер минем. Аның ише “асаба бөекләр”гә тотыла торган “тиле-миле” миллион тәңкәләрдә оныкларым спорт түгәрәкләренә илтеп түли торган бакыр тиеннәр дә бардыр. Бардыр...
Бер уңайдан, дөньякүләм спортта пәйда булган сәер бер күренешкә дә күз йөгертү кирәк. Әле генә тәмамланган Европа чемпионатында катнашкан командалар составына игътибар иттегезме? Бельгия, Франция, Германия, Италия, хәтта шул ук Португалия командаларына тупланган уенчылар төсе шаккатырды. Хәзер һәр командага теләсә нинди юллар, төрле хәйлә белән “немец, итальян, француз”га әверелдергән Африка футболчылары шыплап тулган. Финал уенына да французлар, мәсәлән, дүрт – ак тәнле, җиде негр составында чыкты. Бик чамалыйм, 1963 елга кадәр Франциянең колонияләре булып исәп­ләнгән һәм шунда колонизаторлар нигез салып киткән француз мәктәпләрен тәмамлаган, аннары Европага юл тоткан Алжир, Марокко, Тунис вәкилләре болар. Нәкъ шулай ук, җиңел атлетика буенча әле яңа гына тәмамланган Европа чемпионатында да Голландия, Франция, Италия, Англия командаларында йөгерүче һәм сикерүче спортчыларның күпчелеге – кара тәнле кунак. Ягъни, “Язның унҗиде мизгеле” кинотасмасында без мыек астыннан көлеп кенә карарга күнеккән “чиста ариец” командаларының эзе дә юк. Димәк ки, хәзер күпчелек илләрнең спорт командаларын чиста француз, немец, португал вәкилләре тәшкил итми, алар – җыелма, бөтен дөньяныкы. Яман мисал бик йогышлы бит ул, болай барса, Россия командаларын да иртәгә миллион долларларга ялланган кениялеләр, конголылар яклап чыкмагае! Казна акчалары өч тиен дә тормас “бөек” Кокориннар кесәсенә агып әрәм була, ә хәерчелектән башы чыкмаган гавам балалары өчен спорт залларына юл бикләнә икән, андый күңел укшыткыч хәлләр дә әллә ни ерак йөрмәс...



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Павел Воля примет участие в комедийном сериале «Три сестры» с Ларисой Гузеевой и Павлом Деревянко

Только смелым покоряются моря

Слушатели ENERGY отправятся на «Пикник Афиши» в Петербурге

Московские врачи провели младенцу сложнейшую операцию на поджелудочной железе


Dear Abby: Our son was clean and fit until Emily came along

Weah’s agent: One Juventus director ‘is creating problems’

Kolo Muani: Juventus prepare new offer but face Man United and Chelsea threat

Buy? Sell? The SF Giants’ case for both scenarios


Карабахская земля горит под ногами оккупантов

Деревенские прогулки...

Маяк Анива, скала Сивучья, Сахалин

Под Орлом автомобиль врезался в земляной вал: водитель в больнице


Fretless — The Wrath of Riffson — музыка спасёт мир. Рецензия

Quarantine Zone creator reveals 3 reasons the zombie sim went viral on TikTok

Five Nights at Freddy's 2 movie gets its first full trailer for Comic-Con, promising even more animatronic terror

Bloody fighting game Invincible VS gets its most brutal character yet in Comic-Con trailer



Только смелым покоряются моря

Благотворительная акция ко Всемирному Дню офтальмологии от детских глазных клиник «Ясный Взор»

Сотрудница подразделения столичного главка Росгвардии завоевала «золото» на чемпионате войск по легкоатлетическому кроссу

Приключения в Дагестане: Comedy Radio рекомендует «Атель-Матель»




Александр Михайлов (GSOC): «Безопасность IT-экосистемы — это зона нулевого доверия к подрядчикам»

Детёныш редкого кенгуру валлаби появился на свет в Московском зоопарке

От «Лебединого озера» до «Дон Кихота»: Relax FM приглашает на балет

СК сообщил о возбуждении уголовного дела из-за обвала скалы в Кисловодске


Ускоряя эволюцию автомобильного интеллекта: Группа Geely и StepFun представляют совместную экспозицию на Всемирной конференции по искусственному интеллекту 2025 года

Производитель консервов "Главпродукт" перешел в собственность России

Оргструктура компании: как построить устойчивый бизнес

Сердце Москвы забилось ритмом любимой музыки на фестивале «Наши в городе»


Калинская повысила свои позиции на 17 мест в рейтинге WTA

Чемпион Универсиады по настольному теннису Сидоренко будет выступать за японский клуб

«Легли поздно». Медведев — о походе на концерт The Weeknd с Рублёвым и Хачановым

Калина потерпела третье поражение в финале турнира WTA за свою карьеру.


Благотворительная акция ко Всемирному Дню офтальмологии от детских глазных клиник «Ясный Взор»

Спутник с двигателем, собранным в Печатниках, вывели на орбиту

"112" показал фото с места обвала скальной породы на отдыхающих в Кисловодске

Каталог каналов Telegram. Новостные каналы в Telegram.


Музыкальные новости

Ротация на Интернет Радио. Ротация песни на Интернет радио.

Дорога любви: Жасмин представляет романтичный клип на песню «Ты и я»

Mash: Дженнифер Лопес отказалась выступать в России из-за возможной критики Запада

Пресняков-старший считает Москву безопаснее Нью-Йорка и Парижа



Слушатели ENERGY отправятся на «Пикник Афиши» в Петербурге

Только смелым покоряются моря

Приключения в Дагестане: Comedy Radio рекомендует «Атель-Матель»

Сотрудница подразделения столичного главка Росгвардии завоевала «золото» на чемпионате войск по легкоатлетическому кроссу


Первый прямой рейс Москва – Пхеньян вылетел из Шереметьево

Прокуратура: инцидент со сбоем систем "Аэрофлота" в Шереметьево на контроле

Россияне стали вторыми в синхронных прыжках с десятиметровой вышки на ЧМ

КП: жена телеведущего Дмитрия Диброва Полина ушла от него к другому мужчине


Сотрудники ОМОН Росгвардии помогли пострадавшему в ДТП на МКАД

В Москве 2 будет ограничено движение автомобилей

ДТП с участием трех автомобилей произошло на внутренней стороне 104 километра МКАД

Сотрудники ОМОН Росгвардии помогли пострадавшему в ДТП на МКАД


Путин: рост Сбербанка обеспечивает стабильность банковской системы.

Греф представил Путину отчет о деятельности Сбербанка.

Путин поделился достижениями России в области технологий искусственного интеллекта.

"Ъ": Москва облегчила жизнь молдаванам в России


Новый штамм COVID-19 переносится как легкая форма ОРВИ



Депутата ЗакСа Ленобласти Ивана Апостолевского задержали за пост с Навальным*


Благотворительная акция ко Всемирному Дню офтальмологии от детских глазных клиник «Ясный Взор»

МЧС: пострадавшие в санатории Кисловодска находятся в состоянии средней тяжести

Обрушение в санатории "Москва" в Кисловодске: пострадали двое отдыхающих

Врач-косметолог Мадина Осман: что такое липофилинг и кому он может быть показан


Чтобы убрать Зеленского, США достаточно показать ему одну папку: вот почему Киев упал в ноги Трампу


Сотрудница подразделения столичного главка Росгвардии завоевала «золото» на чемпионате войск по легкоатлетическому кроссу

Легкоатлеты из Мордовии показали лучшие результаты мирового сезона на международных соревнованиях в Москве

«Краснодар» и московское «Динамо» проведут сегодня первые матчи в Кубке России

В День парашютиста героем рубрики «Знай наших» стал сотрудник вневедомственной охраны столичного главка Росгвардии младший лейтенант полиции Александр С.


В Минске готовы активизировать сотрудничество с Эфиопией

Лукашенко взял на контроль ситуацию с уничтожением БПЛА над Минском



Собянин: Участие москвичей в жизни города — ключ ко всем позитивным изменениям

Станция "Достоевская" Кольцевой линии метро готова на четверть - Собянин

Собянин рассказал о тестировании уникальной ИИ-системы для диагностики инсульта

Собянин рассказал, как строят станцию «Достоевская» Кольцевой линии метро


В Бузулукском бору в эти дни работает смена проекта «Заповедное дело РГО»

Число пострадавших от непогоды автомобилей растет

Кнайсль положительно оценила природоохранные меры в России.

В Ростокине расскажут о млекопитающих Москвы


Оргструктура компании: как построить устойчивый бизнес

"112" показал фото с места обвала скальной породы на отдыхающих в Кисловодске

Календарь мошенника: как фишеры используют праздники для кражи данных

Собянин рассказал о тестировании уникальной ИИ-системы для диагностики инсульта


Деревенские прогулки...

В Архангельске представили киноальманах «Север, я люблю тебя!» по произведениям современных писателей

Туманное утро в Турчасово...

Не чайные клиперы


В Симферополе состоялась презентация книги об Александре Федорчаке

Сколько пассажиров прибывают в Крым летом на поездах ежедневно

В Севастополе пройдет масштабная выставка картин Александра Дейнеки

В Крыму из-за дыма от пожара столкнулись девять автомобилей


Слушатели ENERGY отправятся на «Пикник Афиши» в Петербурге

Оргструктура компании: как построить устойчивый бизнес

СК сообщил о возбуждении уголовного дела из-за обвала скалы в Кисловодске

Türkiye Today: Семья Алиевых приобрела в Турции акции роскошного отеля за 500 млн. евро. Фоторяд












Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Россиянка Калинская уступила канадке Фернандес в финале турнира WTA






Обсудили проблемы и наметили пути решения

Карабахская земля горит под ногами оккупантов

Обзор брокера neomarkets.com: надежный партнер для современного трейдера

Календарь мошенника: как фишеры используют праздники для кражи данных