АЙГА КЫРЫН КАРАМА
16 июль (шимбә). Шәүвәл аеның 12 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 16.51 сәгатьтә калка, 0.45 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.56 сәгать.
Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.
Нерв системасына ярдәм (1)
Невроз булганда, тәүлегенә 60-100 г бал ашау файдалы. Аны 800 мл җылы суда эретеп, дүрткә бүлеп, көн буена эчәләр. 1-2 атна шулай дәвалангач, нервлар тынычлана, йокы нормальләшә. Тынычсызланганда, 2 аш кашыгы күк бөрлегән (ежевика) яфрагын ярты литр суда 10 минут пешерәләр, 30 минут төнәтәләр, сөзәләр, көненә 2-3 тапкыр яртышар стакан эчәләр.
17 июль (якшәмбе). Шәүвәл аеның 13 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 17.48 сәгатьтә калка, 1.22 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.53 сәгать.
Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.
Нерв системасына ярдәм (2)
2 аш кашыгы вакланган валериана тамырын эмальләнгән кәстрүлдәге ярты литр суда 15 минут томалап пешерәләр, суынганчы төнәтәләр, сөзәләр, ярты литр булганчы су өстиләр һәм көненә 2-3 тапкыр, ашаганнан соң 30-40 минут үткәч, яртышар стакан эчәләр. Неврастения, невроз, баш авыртуы, йокысызлык вакытында файдалы. Стресстан котылу өчен, мәтрүшкә, лимон бөтнеге, колмак, яран, ылыс исен иснәү нәтиҗәле.
18 июль (дүшәмбе). Шәүвәл аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 18.40 сәгатьтә калка, 2.07 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.50 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгаларга китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешеләргә аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашарга ярамый, балан, мүк җиләге, кычыткан ашау файдалы.
19 июль (сишәмбе). Шәүвәл аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 19.24 сәгатьтә калка, 3.01 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.47 сәгать.
Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.
Көзән җыерудан – йөзем
Төнлә аякларны көзән җыерса, болай дәваланалар. Кичтән 2 аш кашыгы йөземне 1 литр кайнаган суга салып калдыралар. Икенче көнне йөзем суын 3-4 тапкырга бүлеп эчәләр, җимешләрен ашыйлар. Кичтән тагын яңа төнәтмә ясап калдыралар. Дәва курсы – 2 атна. Кабыгы белән пешерелгән бәрәңге, банан, хөрмә, алма ашау да тамыр тартылуын киметә.
20 июль (чәршәмбе). Шәүвәл аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 20.02 сәгатьтә калка, 4.04 сәгатьтә бата. 2 сәгать 58 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 16.43 сәгать.
Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәләрне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзләргә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.
Яфрагы да шифалы
Ашказаны асты бизен сәламәтләндерү өчен, 1 әр аш кашыгы каен җиләге һәм караҗиләк яфракларын 2 стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 4 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, яртышар стакан эчәләр. Дәва курсы – 1 ай. Яисә ромашка чәчәге, сары мәтрүшкә, меңьяфрак, саз кипкәре, әрем үләннәрен, бака яфрагы һәм бөтнек яфракларын кушып, шуның 2 аш кашыгын ярты литр кайнар суда 20-30 минут төнәтәләр, сөзәләр, ай буена көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, чирегешәр стакан эчәләр.
21 июль (пәнҗешәмбе). Шәүвәл аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 20.34 сәгатьтә калка, 5.14 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.40 сәгать.
Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөерләр, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.
Грейпфрут дәвалый
Ревматизмнан даруларсыз гына дәваланып булмый. Ярдәмче чара сыйфатында исә халык медицинасы көн саен 1 грейпфрут ашарга яки иртән ач карынга 1 стакан җылы суга 1 яки ярты лимон согы кушып эчәргә тәкъдим иә. Яисә 15 г әрекмән тамырын 200 мл суда пешерәләр, суынганчы төнәтәләр, сөзәләр, көненә 4 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр аш кашыгы кабалар, 2-3 атна буе шулай дәваланалар.
22 июль (җомга). Шәүвәл аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 21.26 сәгатьтә калка, 7.47 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.37 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.
30 минутта маринадланган помидор
2-3 помидор, яртышар чәй кашыгы горчица, эре тоз һәм шикәр, 1 чәй кашыгы алма серкәсе, 2 аш кашыгы зәйтүн мае (башка үсемлек мае да ярый), 2-3 бүлем сарымсак, тәменчә кара борыч һәм яшел укроп кирәк. Помидорларны 1 әр сантиметрлы түгәрәкләп кисәләр, сай савытка матур итеп бер катлап тезәләр. Тирән савытта тоз, шикәр, горчицаны кушып болгаталар, зәйтүн мае, серкә, издерелгән сарымсак өстиләр дә, помидорлар өстенә җәяләр. Вакланган укроп һәм төелгән кара борыч сибеп, 30 минутка суыткычка куялар.