Балык Бистәсендә яшәүче 27 яшьлек егет административ хокук бозуда гаепләнде
![Балык Бистәсендә яшәүче 27 яшьлек егет административ хокук бозуда гаепләнде](http://www.rsloboda-rt.ru//media/k2/items/cache/ca5b0bcab4925341634b7a5c3f4b7ee8_S.jpg)
Дистәләрчә миллион кешенең гомерен өзгән, җир йөзендәге иң канкойгыч сугышның тәмамланганына 71 елдан артык вакыт узды. Вакыт яраларны төзәтә диләр. Әмма бу сугышның яралары тиз генә төзәлмәс әле. Меңнәрчә совет солдаты әле дә булса хәбәрсез югалган булып санала, алар тиешле хөрмәт күрсәтеп җирләнмәгәннәр дә. Фашистларга булган нәфрәт безнең халкыбызның канына сеңгән. Шул ук вакытта кайбер яшьләребезнең нацистлар атрибутикасына, символикасына мөккибән булуы һич аңлашылмый.
Балык Бистәсендә яшәүче 27 яшьлек егет социаль челтәрдәге битенә нацистларның атрибутикасын һәм символикасы сурәтләнгән фотолар урнаштырган. Моннан тыш сул кулын да «Скинхедлар», руна «Одал», «Коловрат» кебек формаль булмаган нацист яшьләр хәрәкәтләрен символлаштыручы татуировкалар белән «бизәгән».
Прокуратурада булган әңгәмәдә, егет бу рәсемнәрнең тыелган булуын белмәдем дип аклана. Беренчедән, егетнең фашистлар идеологиясенең, шул исәптән нацистларның һәр төрле символикасының безнең илдә тыелган булуын белмәвенә ышанасы килми. Аның да бабалары Ватан сугышында кан койгандыр, әбиләре тылда ач-ялангач түзеп булмаслык авыр хезмәттә бил бөккәндер бит. Инде килеп ил тарихын бөтенләй белми торган чи надан булса да, белмәү җаваплылыктан коткармый инде.
Район прокуратурасы бу фактлар буенча Россия Федерациясе Административ хокук бозулар Кодексының 20.3 маддәсе 1 бүлеге (нацистлар атрибутикасын, символикасын пропагандалау яки ачыктан-ачык демонстрацияләү) һәм 20.29 маддәсе (федераль исемлекккә кертелгән экстремистик материалларны тарату яки саклау) нигезендә административ эшләр кузгатты һәм суд каравына җибәрде.
Балык Бистәсе район суды прокурор карарын һәм материалларны караганнан соң, әлеге егетне административ хокук бозуда гаепле дип тапты һәм 4000 сум штраф салды.
Бу җәһәттән, ата-аналарга үсмер балаларының Интернет челтәрендә нинди сайтлар каравы белән даими кызыксынып торырга кирәк. Үсмер үзе дә аңламастан, социаль челтәрдәге битенә тыелган әдәбият, я булмаса рәсем урнаштырырга мөмкин бит. Ә бу инде административ хокук бозу булып исәпләнә.
Руслан Шакирҗанов,
район прокуроры.
Фотосы: sudmoskvy.ru