Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Июль
2024

Новости за 25.07.2024

Васил Шәйхразыев Омск өлкәсенең су басудан зыян күргән авылларында булды

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсендә. Биредә ул Омск өлкәсе Усть-Ишем районының су басудан зыян күргән Эбәркүл, Олы Бүрән (Тюрметяки), Әшеван авылларында булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда Идел буе халыкларының традицион киемен яңадан торгызалар

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасында XIX гасыр һәм XX гасырның беренче яртысында Казан Идел буе территориясендә яшәгән халыкларның традицион киемнәрен яңадан торгызу буенча тарихи-этнографик проектны гамәлгә ашыруны дәвам итәләр. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Бу атнада казанлылар бушлай һәм аноним рәвештә ВИЧка тест бирә ала

Tatar-inform.tatar 

Иртәгә, 26 июльдә, Казанда ВИЧ-инфекциягә бушлай һәм аноним экспресс-тест үткәреләчәк. Табиблар Горький исемендәге паркта, «Хезмәт резервлары» стадионы каршында дежур торачак. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда ясалма интеллект тиешсез урында тәмәке тарткан өчен кисәтү ясый башлады

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда ясалма интеллект тиешсез урыннарда тәмәке тартучыларга тавыш көчәйткечләр аша кисәтү ясый башлады. Бу хакта үзенең Telegram-каналында ТР цифрлар министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин сөйләде.

Читать дальше...

Быел 1,2 миллион Татарстан кешесенә диспансеризация үткәрергә ниятлиләр

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы 2024 елда республикада яшәүче 1,2 миллион кешегә диспансеризация үткәрергә планлаштыра. Бу хакта Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин «Татар-информ»да узган Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга багышланган матбугат очрашуында хәбәр итте.

Читать дальше...

Казанда Россия һәм Кытай галимнәре дала Евразиясен өйрәнү мәсьәләсе турында сөйләшәчәк

Tatar-inform.tatar 

Киләсе елда Казанда Россия һәм Кытай галимнәре дала Евразиясе тарихын өйрәнү темасына багышланган тикшеренүләренең нәтиҗәләре белән уртаклашачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында ТР Фәннәр академиясенең Альберт Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов.

Читать дальше...

Екатерина Мизулина яшүсмерләрдән янап акча алучылар турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

Россиянең берничә зур шәһәрендә, шул исәптән Воронеж, Калининград, Пенза һәм Казанда хәвефле тенденция күзәтелә: социаль челтәрләрдә яшүсмерләрне эзәрлекләүгә юнәлдерелгән каналлар барлыкка килә. Бу хакта үзенең Telegram-каналында Куркынычсыз интернет лигасы директоры Екатерина Мизулина сөйләде.

Читать дальше...



Казанда завод эшчесе эш урынында җәрәхәтләнеп һәлак булганнан соң җинаять эше кузгатылды

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда Казан предприятиеләренең берсендә эшче һәлак булу факты буенча җинаять тикшерүе башланды. Фаҗига 2024 елның 20 июлендә була. Металл эшкәртү станогыннан чыгып очкан заготовкадан завод эшчесе җәрәхәтләнә. Медицина ярдәме күрсәтелүгә карамастан, ул хастаханәдә вафат була.

Читать дальше...

Путин белән Асад Кремльдә Якын Көнчыгыштагы вазгыять турында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

Россия һәм Сириянең Президентлары Владимир Путин белән Башар Асад кичә кич Мәскәү Кремлендә сөйләшүләр уздырды. Бу хакта Россия лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Әлмәттә түрәләргә халыкка формаль җавап кайтарган өчен премиядән мәхрүм итү яный

Tatar-inform.tatar 

Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков кул астындагыларына гражданнарның мөрәҗәгатьләренә вакытында җавап бирмәгән һәм формаль җавап кайтарган өчен премияләрдән мәхрүм итү белән янады. ТР Әлмәт районы башлыгы Тимур Нәгуманов кушуы буенча уздырылган киңәшмә турында ул үзенең Telegram-каналында сөйләде.

Читать дальше...

Путин: Тикшерү органнары җәмгыять һәм Россиянең мәнфәгатьләрен яклауга зур өлеш кертә

Tatar-inform.tatar 

Президент Владимир Путин тикшерү органнары хезмәткәрләре һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм аларга ныклыклары, принципиальлекләре, нәтиҗәле намуслы хезмәтләре, үз вазифаларына тугрылыклары һәм иң яхшы традицияләргә тиңләшергә омтылулары өчен рәхмәт белдерде.

Читать дальше...

Дәүләт Думасы укучы кыз балалар өчен үз-үзеңне яклау дәресләрен кертергә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

«Яңа кешеләр»дән Дәүләт Думасы депутаты Анна Скрозникова Мәгариф министрлыгына өлкән сыйныфларда укучы кыз балалар өчен физкультура дәресләренә үз-үзеңне яклау нигезләрен өстәү турында тәкъдим белән мөрәҗәгать юллаган. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.

Читать дальше...

Мордовиянең Ләмбрә авылы яшь мөселманнары өчен патриотик дәрес үткәрделәр

Tatar-inform.tatar 

Ләмбрә мәчете каршындагы җәйге мәйданчыкта катнашучылар Саранскида урнашкан Хәрби һәм хезмәт батырлыгы мемориаль музеенда булды. Бу хакта Россия мөфтиләре шурасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Россиялеләрне нинди үлән үстергән өчен җинаять җаваплылыгы янавы турында кисәттеләр

Tatar-inform.tatar 

Россия бакчачылары тыелган үсемлекләр үстергән өчен 300 мең сумга кадәр штраф алырга мөмкин. Мондый үсемлекләр арасына шалфей һәм кыр бөтнеге керә, дип сөйләгән «РИА Новости»га Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты гражданлык-хокукый дисциплиналар кафедрасының өлкән укытучысы Ольга Чирикова.

Читать дальше...

Васил Шәйхразыев Тара шәһәрендә татар мәдәни үзәге активы белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Омск өлкәсенә эш сәфәре барышында Тара шәһәрендәге Татар мәдәни үзәге активы белән очрашты. Биредә Татарстан кунакларын җырлар һәм биюләр белән каршы алдылар, экскурсия уздырдылар, дип хәбәр итә конгресс сайты.

Читать дальше...

Новости России
Москва

В России вновь пройдет культурно-благотворительный фестиваль детского творчества «Добрая волна»


Баулы районының Яңа Чүте авылындагы Зур Чишмә территориясен төзекләндергәннәр

Tatar-inform.tatar 

Баулы районының Яңа Чүте авылындагы Зур Чишмә территориясен төзекләндергәннәр. Зур Чишмәне карап, чистартып торуга авыл халкы, мәктәп укучылары һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре зур өлеш кертә. Бу хакта «Хезмәткә дан» газетасы яза.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Неймар назвал белорусскую теннисистку Арину Соболенко королевой






Сделано в Самаре. На российском маркетплейсе запустилась новая витрина

Патриотический концерт для участников СВО прошел в Химках

Популярный кроссовер Chery Tiggo 4 Pro сильно подешевел в России

Ренат Янбаев: Больше сожалею об уходе из «Локомотива». Интервью с бронзовым призёром Евро-2008