Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Август
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Новости за 09.08.2024

Чаллыда төзелештә өстенә дивар җимерелеп төшкән эшче һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

Прокуратура Чаллыда төзелеш мәйданчыгында эшченең һәлак булу факты буенча тикшерү башлады. Фаҗига кичә 13:00 сәгать тирәсендә Вахитов проспектындагы төзелеш объектында булган.

Читать дальше...

Таһир Якупов исемендәге фестивальдә күпчелек авыллардан үзешчәннәр катнаша

Tatar-inform.tatar 

«Китап» радиосы ТАССРның атказанган артисты Таһир Якупов исемендәге 2нче Ачык Бөтенроссия музыка фестивален үткәрә. Оештыручылар хәбәр итүенчә, катнашучылардан гаризалар 1 майдан килә башлаган. Гаризаны электрон вариантта 31 августка кадәр җибәрергә мөмкин. Радионың баш мөхәррире Алмаз Миргаязов әйтүенчә, фестивальдә күпчелек авыллардан үзешчәннәр катнаша.

Читать дальше...

Блогер Чулпан Гарипова: Блогер халыкка якынрак, чөнки рәсмилек юк

Tatar-inform.tatar 

«Татмедиа»ның «Кәеф» лабораториясендә II Бөтендөнья милли блогерлар җыены узды. Анда блогер һәм журналист эше арасындагы охшашлыклар һәм аермалар тикшерелде. Журналист тәҗрибәсе булган блогер Чулпан Гарипова бу ике «эштә» ирек дәрәҗәсе төрле булуын искәртте.

Россиядә машинаны куркыныч йөрткән өчен штраф сала башларга җыеналар

Tatar-inform.tatar 

Россиядә машинаны куркыныч итеп йөрткән өчен 2025 елдан яңа штрафлар барлыкка килергә мөмкин. Дәүләт Думасы көзге сессия вакытында шушындый закон проектын карарга җыена, дип хәбәр итә «Известия».

Читать дальше...

Экологлар Биләрдә кирпечтән һәм башка төзелеш чүп-чарыннан салынган юл тапкан

Tatar-inform.tatar 

Экологлар Татарстанның Алексеевск районында Биләр авылында биналарны сүткәннән калган кирпеч һәм башка чүп-чардан салынган юл булуын ачыклаган. Бу хакта республиканың Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда тавык йомыркасы һәм помидор арзанайган, он бәясе арткан

Tatar-inform.tatar 

Узган атнада Татарстанда тавык йомыркасына бәя 3,3 процентка кимегән. 5 августка булган мәгълүматлар буенча, бер дистә йомырка 94,23 сум булган. Азык-төлеккә бәяләр статистикасын Татарстанстат чыгарды.

Читать дальше...

Кама Тамагында самолет һәлакәтендә исән калган ир-атны Мәскәүгә күчерәләр

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Кама Тамагы районында җиңел моторлы самолет һәлакәтендә исән калган ир-атны Республика клиник хастаханәсеннән Мәскәүнең Склифосовский исемендәге ашыгыч ярдәм институтына күчерәләр.

Читать дальше...



Татарстан синоптиклары яшен, боз яву һәм 26 градус эсселек турында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, кайбер районнарда көчле явым-төшемнәр көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Читать дальше...

Әгерҗе районында сакланып калган бердәнбер таш мәчет янында мөселманнар җыены үтте

Tatar-inform.tatar 

Әгерҗе районы Саклау авылында мөселманнар җыены үтте. Әлеге җыен елдагыча дәүләт саклавына алынган, тарих-архитектура истәлеге булган, районда хәзергәчә сакланып калган элекке таш мәчетләрнең бердәнбере булган Саклау мәчете янында үткәрелде. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Светлана Гарифуллина янгын сүндерү-коткару спорты буенча ярышлар чемпионы булды

Tatar-inform.tatar 

Татарстан спортчысы Светлана Гарифуллина янгын сүндерү-коткару спорты буенча ярышлар чемпионы булды. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы хәбәр итте.

Читать дальше...

Апас районының туган көнен билгеләп үтәргә җыеналар

Tatar-inform.tatar 

Шимбә, 10 августта, 12.00 сәгатьтә Апасның Яр буенда бәйрәм чарасы була. Бу көнне физкультурачылар, тренерлар, спорт сөючеләр дә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен каршылый. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләлә Сафиуллина яза.

Читать дальше...

Яшел Үзән районы Норлат мәдәният йортында «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән кичә булды

Tatar-inform.tatar 

Яшел Үзән районы Норлат мәдәният йорты хезмәткәрләре «Халык фронты» волонтерлары, хәрбиләрнең аналары һәм тормыш иптәшләре өчен «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән онытылмаслык кичә үткәрде. Бу хакта «Яшел Үзән» хәбәр итә.

Читать дальше...

Түбән Камада Ардышевлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтә

Tatar-inform.tatar 

Түбән Каманың Никахлашу сараеның тантаналар залында Ардышевлар гаиләсен котладылар. Александр Викторович һәм Любовь Ивановна 10 августта алтын туйларын – 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтәчәк. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Балтачта хәрбиләрнең якыннары өчен мастер-класс үткәрелде

Tatar-inform.tatar 

Балтач районы «Хыял» яшьләр үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннары өчен киндергә рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Бу хакта «Хезмәт» сайтында Гөлзидә Газизуллина яза.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Евгений Кафельников

Модель Алеся Кафельникова опубликовала фото повзрослевшей дочери Киары






Москвичей предупредили о ливне, грозе и порывистом ветре в воскресенье

Между Белгородом и Москвой назначили дополнительные поезда

Роднина: наше отсутствие на Олимпиаде-2024 скажется на российском спорте

Посол Палестины сообщил, что президент Аббас посетит Москву 12-14 августа