Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Новости за 16.09.2024

Казан ярыммарафоны 5 меңнән артык катнашучыны җыячак

Tatar-inform.tatar 

Быелның 22 сентябрендә узачак Казан ярыммарафоны төрле яшьтәге 5 меңнән артык катнашучыны җыяр дип көтелә. Шәһәр башкарма комитетының физкультура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Татар җәмәгатьчелеге «Әлифба» авторы Сәләй Вагыйзов музей-йортында кунакта булган

Tatar-inform.tatar 

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина җитәкчелегендәге делегация Россия кооперация университеты ректоры, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиеваның ярдәме белән Укытучылар көне алдыннан Самара өлкәсе Камышлы районы Татар Байтуганы авылында ачылган «Әлифба» авторы Сәләй Вагыйзовның музей-йортында булды.

Читать дальше...

Ярминкәнең беренче көнендә татарстанлылар 56,9 миллион сумлык продукция сатып алган

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 14 сентябрьдә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Ярминкәнең беренче көнендә фермерлар 56,9 миллион сумлык продукция саткан. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Мәскәүдә Әдәби тәрҗемә үзәге әзерләгән яңа китап басылып чыкты

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүнең Берләшкән гуманитар нәшриятында Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби тәрҗемә үзәге әзерләгән яңа китап басылды. «Хәзерге заман татар балалар әдәбияты антологиясе» рус телендә чыкты, дип хәбәр итә ТР Язучылар берелеге.

Читать дальше...

Мәскәүдә Россия Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзалары өчен курслар узачак

Tatar-inform.tatar 

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Мәскәү ислам институтының 30 еллыгына, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең 40 ел дингә хезмәт итүенә, Мәскәү Җәмигъ мәчетенең 120 еллыгына багышланган масштаблы чаралар кысаларында «Дар» мәдәни үзәгендә РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзалары өчен ислам финанслары буенча квалификация күтәрү курслары узачак. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Ана капиталының калган өлешен бер тапкыр бирелә торган түләү рәвешендә алып булачак

Tatar-inform.tatar 

Министрлар Кабинеты ана капиталының калган өлешен 10 мең сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган түләүне алуга юнәлдерү кагыйдәләрен раслады. Акчаны Дәүләт хезмәтләре порталына, күп функцияле үзәккә, почтага мөрәҗәгать итеп алып булачак, дип белдерде РФ Премьер-министры Михаил Мишустин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...



Тарих институты галимнәре Әстерхан өлкәсендә борынгы Саксин шәһәре калдыкларын карады

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре Әстерхан өлкәсендә урта гасырларга караган Саксин шәһәренең калдыкларын күреп кайтты.

Читать дальше...

Боливия Президенты Казанда узачак БРИКС саммитында Путин белән очраша

Tatar-inform.tatar 

Боливия Президенты Луис Арсе Катакора Россия коллегасы Владимир Путиннан Казанда узачак БРИКС саммитында катнашырга чакыруны кабул итте. Боливия Күпмилләтле Дәүләтенең Мәскәүдәге илчесе Мария Луиса Рамос Урсагасте моны раслады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Алексеевск районыннан Лисичанскига аккумуляторлар, шиннар һәм мотор мае китерделәр

Tatar-inform.tatar 

Лисичанскига Татарстаннан чираттагы гуманитар ярдәм килде.

Фото: © «Татар-информ»

Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидов алып барган гуманитар йөк составына 600 литр мотор мае, автомат тапшырулар тартмасы өчен 200 литр май, 600 литр антифриз, 16 аккумулятор, автобуслар һәм махсус техника өчен 66 автомобиль шины, шулай ук май суыртып агызу өчен насослар кергән.

«Махсус транспорт өчен шиннар, аккумуляторлар һәм ягулык-майлау материалларын максатчан китерү... Читать дальше...

Чаллы активистлары махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илтте

Tatar-inform.tatar 

Чаллы активистлары махсус операция зонасындагы хәрбиләргә гуманитар ярдәм илтте. Бу юлы алар солдатларга Иске Чаллы бистәсендә яшәүче Эдуард Чемкарев сатып алган генератор, азык-төлек, кием-салым, гигиена чаралары, маскировка челтәрләре, блиндаж шәмнәре, матраслар, дарулар тапшырды.

Читать дальше...

Чиләбедә мәктәп укучысы балаларга һәм укытучыларга чүкеч белән ташланган

Tatar-inform.tatar 

Чиләбенең 68нче мәктәбендә бер укучы балаларга һәм педагогларга һөҗүм иткән. Зыян күрүчеләрне хастаханәгә озатканнар, аларга медицина ярдәме күрсәтелә. Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер Telegram-каналында шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстан коммуналь хезмәтләргә чыгымнар өлеше минималь булган 15 төбәк арасына керде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы 2023 ел нәтиҗәләре буенча, 2022 ел белән чагыштырганда тугыз позициягә күтәрелеп, куллану чыгымнарында торак-коммуналь хезмәтләргә чыгымнар өлеше буенча Россия төбәкләре арасында 12нче урынны яулады. РИА Рейтинг үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре әнә шундый.

Читать дальше...

Россия һәм Мисыр Казанда узачак БРИКСта берничә килешү имзаларга әзер

Tatar-inform.tatar 

Мисыр һәм Россия берничә ике яклы килешү төзергә әзерләнә. Яклар әлеге документларны Казанда узачак БРИКС саммитында имзаларга мөмкин. Мисыр Гарәп Республикасының Мәскәүдәге илчесе Назих Нагари БРИКС Медиасаммиты кысаларында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Рамил Муллин Түбән Кама районы буенча Эчке эшләр идарәсенең яңа җитәкчесен тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

Руслан Бәдретдинов Түбән Кама районы буенча Эчке эшләр идарәсе башлыгы итеп билгеләнде. Муниципаль берәмлек башлыгы Рамил Муллин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә яңа җитәкчене тәкъдим итте.

Читать дальше...

Мьянма Казанда узачак БРИКС саммитында катнашырга тели

Tatar-inform.tatar 

Мьянма Хөкүмәте Казанда узачак БРИКС саммитында катнашырга тели, тик әлегә чакыру алмаганнар. Мьянма Республика Берлеге мәгълүматлаштыру министры Маун Маун Он БРИКС Медиасаммиты кысаларында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

«Мөслим-информ» җитәкчесе Римма Афзалова: Татарча радиолар күбрәк булу - татарны таныту

Tatar-inform.tatar 

1997 елда Чаллы шәһәрендә үз эшчәнлеген башлап җибәргән «Күңел» радиосы дулкыннары киңәя. Хәзер бу радионы Актаныш һәм Мөслимдә дә ишетеп булачак. «Мөслим-информ» җитәкчесе Римма Афзалова радионың киңүюенә карата үз фикерен белдерде.

Новости России
Москва

Отделение СФР по Москве и Московской области предостерегает: не поддавайтесь на уловки мошенников!


Болгарда традицион Мәүлид ән-Нәби үтте

Tatar-inform.tatar 

15 сентябрьдә Шәһре Болгарның Ак мәчетендә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көненә багышланган традицион Мәүлид ән-Нәби үтте. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Ак мәчеттә узучы тантанага дин кардәшләрне, остазлар һәм шәкертләр, имам-мөхтәсибләр, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләрен җыйды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Яңа Чишмә районы башлыгы хәрбинең яңа туган кызына коляска бүләк иткән

Tatar-inform.tatar 

Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов махсус хәрби операциядә катнашучының яңа туган кызына коляска бүләк иткән. Ева - хәрбинең гаиләсендә бишенче бала. Бу хакта «Яңа Чишмә хәбәрләре» сайтында язалар.

Читать дальше...

Кукмараның «Сугышчан кардәшлек» оешмасы базасында хәрбиләргә гуманитар ярдәм тупланды

Tatar-inform.tatar 

Кукмараның «Сугышчан кардәшлек» оешмасы базасында махсус хәрби операция зонасында булган егетләргә җибәрү өчен гуманитар ярдәм җыю эшләре барды. 36нчы колонна шушы көннәрдә юлга кузгалачак. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Сәләхетдинова яза.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Мария Шарапова

Шарапова победила в опросе фанатов на включение в Международный зал теннисной славы






В Гидрометцентре спрогнозировали до +26 градусов в Москве 17 сентября

Создана инновационная камера сгорания для углеродно-нейтральных энергетических установок

В Гидрометцентре сделали прогноз пожарной опасности в регионах

ВККС вынесет решение о привлечении к ответственности судьи Артема Матеты