Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Илсур Һадиуллин БДИны яңадан тапшыру турында: Массакүләм күренеш булыр дип уйламыйм

0
Илсур Һадиуллин БДИны яңадан тапшыру турында: Массакүләм күренеш булыр дип уйламыйм

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор), чыгарылыш сыйныф укучылары бер предметны яңадан тапшыра алсын өчен, төп этаптагы БДИ расписаниесенә үзгәреш кертәчәк. ТР Төбәк белән идарә итү үзәге тарафыннан Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән оештырылган туры эфир вакытында шул хакта билгеле булды.

«Әлегә тиешле документ килмәде. Әмма бу Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан кабул ителгән бик җитди карар дип саныйм. Чыгарылыш сыйныф укучыларының тагын бер тапкыр үздиагностика үтү, белемнәрен тикшерү, бер предмет буенча баллар санын арттыру мөмкинлеге туачак», - диде мәгариф һәм фән министры.

БДИда катнашучылар бер предметны бары тик төп этап вакытында гына тапшыра ала. Яңадан тапшырган очракта беренче нәтиҗә гамәлдән чыгарыла, дип искәртте ул. «Мин бу массакүләм күренеш булыр дип уйламыйм, әмма мондый мөмкинлек бирелә», - дип өстәде Һадиуллин.

БДИның төп этабы 23 майда география, әдәбият һәм химиядән имтиханнар тапшыру белән башлана. Ул 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Резерв көннәре 20 июньнән 1 июльгә кадәр билгеләнгән.

Дәүләт башлыгы Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасында чыгарылыш сыйныф укучыларына югары уку йортларына кабул итү кампаниясе тәмамланганчы кайсы да булса бер предмет буенча БДИны яңадан тапшыру мөмкинлеген бирергә тәкъдим иткән иде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Кто транслирует бой Табило против Джоковича на турнире Rome Masters 1000?






Фотография «Золотые лошади» Пржевальского, сделанная в Оренбургской области, попала в финал конкурса «Самая красивая страна»

Зубы мудрости: когда их пора удалять и как облегчить восстановление

"Сигнал Путину" от НАТО. Заслуги Шойгу. Сергей Лавров - самый ценный кадр. Британских военных на учениях НАТО пугали дронами России

Финансист Шахлевич назвал программу долгосрочных сбережений надежной копилкой