Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Татарстан һәм Үзбәкстанның товар әйләнеше 2023 елда 370 миллион долларга җиткән

0
Татарстан һәм Үзбәкстанның товар әйләнеше 2023 елда 370 миллион долларга җиткән

Узган 2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Үзбәкстан товар әйләнеше 27 процентка артып, 370 миллион долларга җиткән. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Үзбәкстанның Сөрхандәрья өлкәсе хәкиме Олугбәк Косимов очрашуында әйтелде, дип хәбәр итте «Татар-информ»га ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Рөстәм Миңнеханов өлкә җитәкчелегенә Татарстан делегациясен җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Үзбәкстан түрәләрен изге Рамазан ае белән котлады.

ТР Рәисе әйтүенчә, Татарстанның алдынгы предприятиеләренең берникадәре Үзбәкстан партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә. Республика җитәкчесе ассызыклаганча, ул инвестицияләр өчен ачык һәм чит ил компанияләренең Россия базарына керү ноктасы булып тора.

Яклар шулай ук Татарстан җитештерүчеләренең продукциясен китерү турында сөйләште. Алар шулай ук моңа кадәр Рөстәм Миңнехановка күрсәтелгән «Айритом» ирекле сәүдә зонасы мөмкинлекләреннән файдалану темасына да тукталды.

Республика җитәкчесе кушуы буенча якын атналарда потенциалны өйрәнү өчен Татарстан предприятиеләре делегациясе төзеләчәк. Визит нәтиҗәләре буенча юл картасы әзерләнәчәк.

ТР Рәисе татар җәмәгатьчелегенә теләктәшлек өчен аерым рәхмәтен белдерде. Хәзер Сөрхандәрья өлкәсендә 7 меңгә якын татар яши.

«Әлеге очрашу мөнәсәбәтләрнең алга таба үсешенә ярдәм итәр дип ышанам. Без хезмәттәшлекнең төрле вариантларын карарга әзер», - дип билгеләп үтте Олугбәк Косимов җавап чыгышында.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Открытый чемпионат Италии: Новак Джокович получил сильный удар после выхода в третий раунд после Корантена Муте | Теннисные новости






Третий Всероссийский ИОТ-слёт пройдет 30–31 мая в Москве

В Подмосковье в летний период будут работать 105 детских лагерей

Microsoft разблокировала «офисные» обновления для россиян

В Чили отметили День Победы акциями, концертом и выставкой