Татарстан хаҗилары Мина үзәнлегенә күченде
Бүген Татарстан хаҗилары (алар барлыгы 1 800 кеше) Гарәфәт тавы һәм Мәккә арасында урнашкан Мина үзәнлегенә күченде. Минада дөньяда иң зур палаткалардан торган шәһәрчек бар. Анда дөньяның төрле илләреннән килгән 2 миллионнан артык мөселман урнашты.
Биредә Татарстан хаҗилары кондиционер куелган уңайлы палаткаларда яшәячәк. Аларны өч тапкыр ашату каралган.
Фото: © Шамил Садыйков
Шулай ук медицина үзәге җиһазландырылган, хаҗиларны тәүлек әйләнәсе кабул итәләр. Биредә 20 табиб эшли, алар арасында кардиологлар, реаниматологлар, отоларингологлар һ.б. белгечләр бар.
Фото: © Шамил Садыйков
Согуд Гарәбстанында бик эссе, күләгәдә – Цельсий буенча +45 градус. Барлык хаҗиларга да эссе сукмасын өчен ничек киенү, үзеңне ничек тоту турында алдан ук инструкция бирелгән.
Кояш чыгу белән, 15 июньдә, хаҗиларны Гарәфәт тавына алып барачаклар, биредә хаҗның иң югары ноктасы була. Хаҗилар көнне гыйбадәт кылып һәм тәүбә итеп үткәрәчәк.
Кичкә алар Мөздәлифә үзәнлегенә юл тотачак, биредә таң атканчы булачаклар. 16 июньдә, Корбан бәйрәмендә, хаҗилар Мина үзәнлегенә әйләнеп кайта һәм шайтанны гәүдәләндергән зур баганага ташлар ыргыта.
Әгәр Гарәфәт тавында көнне гыйбадәт кылып үткәрсәң, таш ыргыту йоласын башкарсаң, корбан чалсаң һәм әл-Хәрам мәчетендә тәваф кылсаң, хаҗ үтәлгән дип санала.
Фото: © Шамил Садыйков