Фәрит Мөхәммәтшин алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы эшенә йомгак ясады
Бүген алтынчы чакырылыш парламентының илле бишенче, йомгаклау утырышында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы эшенә йомгак ясады. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Республика парламенты башлыгы әйтүенчә, алтынчы чакырылыш депутатлар корпусына җитди чакырулар белән очрашырга туры килгән – бу коронавирус инфекциясенә каршы көрәш тә, махсус хәрби операция дә, дустанә булмаган илләр ягыннан моңарчы күрелмәгән сәяси һәм санкцияле басым да. «Мондый катлаулы шартларда хакимият, бизнес, гражданлык җәмгыятенең берләшүе, күпмилләтле халкыбызның бердәмлеге илнең һәм аның субъектларының тотрыклы һәм алга таба үсеше юлындагы киртәләрне тиңүнең ныклы нигезе булды», – диде ул.
Ул бөтен депутатлар корпусына яңа төбәкләргә, шул исәптән Татарстан шефка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә, гуманитар йөкләрне формалаштыруга һәм озата баруга һәрьяклап ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. Ул махсус хәрби операция зонасында ил мәнфәгатьләрне яклауда шәхсән катнашкан һәм Батырлык орденына лаек булган Эдуард Шәрәфиев белән Марат Галиевка аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Алтынчы чакырылышта Дәүләт Советының 55 утырышы уздырылган, анда 1465 мәсьәлә каралган, 380дән артык федераль закон һәм Россия Федерациясе субъектларының илледән артык мөрәҗәгате каралган. Дәүләт Советы тарафыннан 550дән артык закон кабул ителгән Һәм Рәис тарафыннан имзаланган, шуларның 100гә якыны – база законнары. «Шуны әйтергә телим, безнең закон чыгару карарларының күбесе социаль юнәлешле, гражданнарның төрле категорияләренә дәүләт ярдәме мәсьәләләрен регламентлый торган», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
«ТР Рәисе һәм Хөкүмәт белән бергәләп катлаулы икътисади вәзгыятьтә республиканың кече һәм урта бизнесына ярдәм итү өчен күп эшләр башкарылды, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. - Салым хокук мөнәсәбәтләре шактый үзгәрешләр кичерде. Тагын бер мөһим мәсьәлә гражданнарны, беренче чиратта яшьләрне патриотик тәрбияләү булды».
Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, закон чыгару эшчәнлегенә «Бердәм Россия» һәм «КПРФ» фракцияләре, «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме, шулай ук «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе зур өлеш керткән. «Гомумән алганда, Дәүләт Советының бу составында демократик җәмгыять нигезләренең берсе буларак күппартиялелек ныгый баруын билгеләп үтәргә кирәк. Әгәр алдагы чакырылышта сайлаучылар мәнфәгатьләрен өч партия – «Бердәм Россия», «КПРФ», «ЛДПР» тәкъдим итсә, алтынчы чакырылышта аларга «Гадел Россия» һәм «Үсеш партиясе» өстәлде. Әлбәттә, бу парламент көн тәртибен баетты», – диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә һәм сайлаучыларның наказларын үтәүгә аерым тукталды. «Иң катлаулы эш – гражданнар белән эшләү, ә сайлаучыларны тыңлау һәм ишетү, тәкъдимнәрне анализлау һәм җәмгыятькә ачык булу – депутат эшчәнлегенең нигезе», – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.
Алтынчы чакырылышта, Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, парламентның контроль функциясе сизелерлек көчәйгән, Дәүләт Советы, аның Президиумы, комитетлары эшенә контроль мәсьәләләрне, башкарма хакимият органнары, федераль структураларның территориаль бүлекчәләре мәгълүматларын һәм хисапларын карау, гамәлдәге законнарны гамәлгә ашыруны мониторинглау кергән. Барлык сигез комитет каршында оештырылган эксперт советлары да үз нәтиҗәлелеген күрсәткән.
Парламент башлыгы шулай ук ассызыклаганча, алтынчы чакырылыш вәкаләтләре чорында Россия тышкы сәясәтенең һәм ил субъектларының халыкара һәм тышкы икътисади элемтәләренең өстенлекле юнәлешләрен үстерүдә Дәүләт Советы якын һәм ерак чит илләрдәге партнерлар белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне ныгытуны дәвам иткән.
«Узган биш елда Минск өлкәсе депутатлар Советы белән килешү имзаланды, милли, өлкә һәм муниципаль дәрәҗәдә белорус коллегалар белән хезмәттәшлек үсеш алды. Казахстан Республикасы, Кыргыз Республикасы, Төркмәнстан, Үзбәкстан Республикасы парламентарийлары белән делегацияләр алмашуны дәвам иттек. Россия Федерациясенең Кытай Халык Республикасы белән киң колачлы партнерлыгын һәм стратегик хезмәттәшлеген тирәнәйтү буенча тышкы сәясәт курсы юнәлешендә Татарстан Республикасында югары сәяси дәрәҗәдә 25 дәүләттән һәм Россия Федерациясенең 58 субъектыннан 7 меңнән артык делегат катнашында «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» дип аталган беренче Халыкара форумы оешкан төстә уздырылды», – диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» традицион халыкара икътисади форумын оештыруга һәм үткәрүгә Татарстан парламентарийларының керткән өлешен билгеләп үтте. «Мондый зур, масштаблы чаралар шуны күрсәтә: без һаман да гармонияле, продуктив мәдәниятара һәм милләтара диалог тарафдарлары булып калабыз», – диде ул.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Татарстан Республикасы Рәис Рөстәм Миңнехановка, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка, Хөкүмәткә, министрлыкларга һәм ведомстволарга, республика муниципаль берәмлекләренә тыгыз һәм конструктив хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.
«Без биш ел бергә эшләдек, үз сайлаучыларыбызның хокукларын яклап, туган Татарстаныбыз мәнфәгатьләрен яклап эшләдек, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – нәтиҗә ясап, алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының барлык депутатларына конструктив, нәтиҗәле һәм җаваплы эшләре, сайлаучыларга битараф булмаган мөнәсәбәтләре, аларның ихтыяҗларына һәм сорауларына игътибарлары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Сентябрьдә 7 нче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узачак. Минемчә, яңа состав үзендә, бер яктан, яңартуны, ә икенче яктан дәвамлылыкны берләштерергә тиеш. Һәм бу очракта парламент һәрвакыт гражданнар мәнфәгатьләрен яклаячак, үзенең тарихи миссиясен һәрвакытта да үтәячәк дип ышаныч белән әйтергә була».
Утырыш ахырында Фәрит Мөхәммәтшин республика парламенты депутатларына бүләкләр тапшырды. «Парламентаризм үсешенә өлеше керткән өчен» мактау билгесе белән Юрий Камалтынов, Хафиз Миргалимов, Рөстәм Мөхәммәдиев, Римма Ратникова, Камил Садриев, Таһир Һадиев һәм Лотфулла Шәфигуллин бүләкләнде.