«823нче километр» фильмын Татарстан киносы көннәре кысаларында Калининградта күрсәттеләр
7 июльдә Калининград өлкә тарихи-сәнгать музее кино залында Татарстан режиссерлары Ирек Хафизов һәм Әмир Галиәскаров төшергән «823нче километр» тулы метражлы нәфис фильмы күрсәтелде. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан киносы көннәре кысаларында буыннар бәйләнеше турындагы милли фәлсәфи картинаны фильмның продюсеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова тәкъдим итте.
Фильм татар әдәбияты классигы Әмирхан Еники прозасы мотивлары буенча төшерелгән. 823нче километр» - авторның «Матурлык», «Кем җырлады?» һәм «Бер генә сәгатькә» хикәяләрен берләштергән тарих. Сюжет буенча, чит илдәге төп герой туган ягын, традицияләрен, туган телен сагына. Ул улына үз тарихың белән элемтәнең мөһимлеген аңлатырга тырыша. Улы исә зур шәһәрләрдә яшәүне кулай күрә.
Калининградтагы «Кардәшләр» татар-башкорт мәдәни җәмгыяте рәисе Әмир Хәйруллин җирле халык өчен Татарстан киносы көннәрен үткәрүнең әһәмиятен искәртте. «Фильмны тамашачылар зур энтузиазм белән кабул итте. Төбәкләр арасында мәдәни алмашуга ихтыяҗ булуы аңлашыла. Бигрәк тә Гаилә елында күренекле якташларыбызның эшләрен ешрак күрәсе килә. Өлкән буын кешеләре картинаны караганда туган якларын сагынып утырды, яшьләрне исә Татарстан территориясендә торгызылган тарих кызыксындырды. Актерларның искиткеч уенын аерым билгеләп үтәсе килә», - дип искәртте ул.
Фильмда Татарстанның халык артистлары Илдар Хәйруллин, Алсу Гайнуллина, Илдус Әхмәтҗанов, Фәнис Җиһанша, атказанган артистлар Әлфия Хәсәнова, Гөлчәчәк Хафизова төшкән. Картинада актерларның яшь буынын Зөлфәт Закиров, Резеда Сәлахова һәм Илсаф Гыйззәтуллин тәкъдим итә.
2023 елда Ирек Хафизов һәм Әмир Галиәскаровның фильмы «Тоджи Сомон» I Дүшәнбе халыкара кинофестивалендә – дипломга, ә XIX Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә «Тамашачы мәхәббәте призы»на лаек булды.
ТР «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе ай саен Россия төбәкләрендә Татарстан киносы көннәрен үткәрә. 14 июльдә Ростов өлкәсендә чираттагы чара планлаштырылган. Ростов-Дон шәһәрендә яшәүчеләр соңгы елларда республикада төшерелгән иң яхшы өч фильмны карый алачак.