Татарстанда мәктәпләрне капиталь ремонтлау 94 процентка үтәлгән
Татарстанда мәктәпләр һәм белем бирү үзәкләрендә капиталь ремонт эшләре 94 процентка үтәлгән. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин республика Хөкүмәте йортындагы традицион киңәшмәдә шулай дип белдерде.
Төбәкнең барлык муниципалитетлары белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Аерым алганда, бу атнада тугыз объектта капиталь ремонт тәмамланган: шуларның өчесе – Казанда, икесе – Зәйдә, шулай ук Арча, Чистай, Чаллыда һәм Әлмәт районында – берәр объект.
Шул ук вакытта, Татарстанда мәгариф өлкәсендәге барлыгы 185 объект төзекләндерелә. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә капиталь ремонт эшләре 96 процентка үтәлгән. Агымдагы атнада Теләче, Чистай, Саба, Биектау, Әгерҗе, Кукмара, Әтнә һәм Чүпрәле районнарындагы сигез балалар бакчасында эшләр төгәлләнде, дип искәртте докладчы.
94 азык-төлек блогын ремонтлау эшләре 97 процентка үтәлгән. Соңгы ике атнада республиканың 17 муниципалитетында 34 ашханә тәртипкә китерелгән.
Моннан тыш, дүрт ресурс үзәген ремонтлау буенча программа 98 процентка үтәлгән. Узган ике ярты айда Түбән Камадагы шундый үзәкләрнең берсендә эшләр тәмамланган.
15 студентлар тулай торагын ремонтлау буенча төзелеш-монтаж эшләренең үтәлеше дә шундый ук дәрәҗәдә. Бу атнада Казан һәм Болгардагы ике тулай торак тәртипкә китерелгән.
Агымдагы елда шулай ук 138 медицина объектына капиталь ремонт ясалырга тиеш. 82 фельдшер-акушерлык пунктын ремонтлау тәмамланып килә – биредә төзелеш-монтаж эшләренең үтәлеше 98 процентка җиткән. 78 объект тапшырылган. Аерым алганда, ике атна эчендә Зәй, Әтнә, Аксубай, Теләче һәм Мамадыш районнарында ун фельдшер-акушерлык пункты тәртипкә китерелгән.
25 поликлиниканы ремонтлау буенча эшләрнең гомуми үтәлеше 94 процентка тигез. Ике атнада Казанда ике объект тапшырылган. Моннан тыш, 31 стационарны капиталь ремонтлау 77 процентка башкарылган. Бу атнада шулай ук ТР башкаласында бер объект тапшырылды, дип искәртте ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры.