Зәй районы Сарсаз-Багражда маскировка челтәрләре үрүчеләр янына ялга кайткан хәрби килгән
Зәй районы Сарсаз-Баграж авыл клубында эш кайный - бер төркем волонтерлар маскировка челтәрләре үрә. Алар янына ялга кайткан «Хабиб» кушаматлы хәрби килгән. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбрә итә.
Челтәр үрүче хатын-кызлар арасында бер ир-ат та бар. Ул – педагогик хезмәт ветераны Николай Григорьев. Николай Петровичның улы да махсус хәрби операциядә катнаша.
«Хабиб» 2022 елның 30 августында махсус хәрби операциягә контракт буенча киткән. Ул – Сарсаз-Баграж авылы кияве. Махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Жуков ордены, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале һәм «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медаленә лаек булган.
«Хәрби клуб ишеген ачып керү белән барыбызның да күңеле тулып, күзләребез яшьләнде. Барлык егетләребезнең исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуларын телибез. Сөлек кебек япь-яшь егетләребез безнең тынычлыгыбыз, азатлыгыбыз өчен көрәшә. Рәхмәт аларга!» – ди челтәр үрүчеләр.
Хәрби дә челтәр үрүче апалар янына буш кул белән килмәгән: күчтәнәчләр алып килгән.
«Безгә ярдәм итүче һәр кешегә рәхмәтлебез. Туган яклардан килгән ярдәм безгә көч өсти. Сезнең челтәрләр ныклы, сыйфатлы, ышанычлы булуы белән аерылып тора», - дип мөрәҗәгать итте маскировка челтәрләре үрүчеләргә «Хабиб».
Маскировка челтәрләре үрүчеләрнең көндәлек хезмәте белән алгы сызыктагы сугышчыларыбызның гомерләре саклап калына. Һәр челтәр күңел җылысын салып, изге теләкләр-догалар әйтеп үрелә.
-Менә шундый батыр йөрәкле егетләрне күреп, юкка гына маскировка челтәрләре үрүгә алынмавыбызны, гуманитар ярдәм җыюның никадәр мөһим булуын аңлыйсың, - ди челтәр үрүчеләр.