Тубылда татар телен, мәдәниятен торгызуда зур өлеш керткән якташларны искә алдылар
Төмәннең «Яңарыш» газетасында Римма Умитбаеваның «Тубылда хәтер кичәсе» дигән язмасы чыкты.
Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә шәһәр себер татарлары автономиясе белән бердәмлектә хәтер кичәсе оештырылды.
Тубыл шәһәрендә татар телен, мәдәниятен торгызуда зур өлеш керткән, фидакарь хезмәт куйган мәрхүм якташларыбызны, күренекле шәхесләребезне, безнең арабыздан мәңгелеккә китүчеләрне күп еллар себер-татар мәдәният үзәге директоры булып эшләгән Сафиулла Ильясовны, «Яңарыш» өлкә газетасы редакторы Азат Сәгыйтовны, Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәге директоры Лилия Кәримованы, шагыйрә Гөлфизәр Абдрахманованы, өлкәбезнең иҗтимагый эшләрендә тирән эз калдырган шагыйрь Булат Сөләймановны, Ильяс Рафиковны, Вәлимә Ташкалованы, Ришат Зиганшинны, Фәүрия Шәрипованы, Мәфрүзә Мортазинаны, Гөлшат Фәттахованы, Мәрҗанә Сәйфуллинаны, дин юлында булган Арслангәрәй хаҗи Арангуловны, Әбделмәчит хәзрәт Алеевны, Рәхимҗан хәзрәт Боһартдиновны, Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгенең «Яшьлеккә сәяхәт» ансамблендә уен коралларында уйнаган Нәҗим Корбановны, Маннур Азановны, Мансур Әминовны, Рият Гарифхановны, Булат Бекенинны, җырчылар, биючеләр, нәфис сүз осталары Гөлнур Мусинаны, Закир Закировны, Рифкать Суючбакиевны, Әлфия Айданованы, Зөлфинур Юмашеваны, мәдәният үзәгендә күп еллар эшләгән Изил Кәримовны, Тәнзилә Кәримованы, Айзат Насыйбуллинны, Вәсимә Атнагулованы һ.б җылы сүзләр белән искә алып, Коръән аятьләрен укып, Октябрист хәзрәт Мәчитов догаларын юллады.
Хәтем ашын әзерләүчеләргә, оештыручыларга, пешерүчеләргә, ярдәм итүчеләргә рәхмәтләрен әйтте. Чараны оештыру кирәклеге турында инициатива белән чыккан «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбле җитәкчесе Роза Яхина: «Быел Сафиулла Ильясовның вафатына 10 ел булды. Узган ел Рифхәт Насыйбуллин белән хәтем ашы үткәрү турында сөйләшкән идек. Аллаһыга шөкер, матди ярдәм күрсәтүчеләр дә табылды. Төмән өлкә Думасы депутаты Тамара Казанцевага, Мөнирә һәм Реваль Хөснетдиновларга, иҗади бүлекне алып баручы Рузалия Корманалиевага, пешерүчеләр, оештыручыларга һәм барлык катнашучыларга рәхмәтлебез» , - диде.
1991 нче елдан хезмәт иткән, Сафиулла Ильясовның урынбасары булып күп еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераны Мәдинә Уразмәтова эшләгән елларын искә алып, хатирәләре белән уртаклашты: «1991 нче елны ремонтсыз, музыкаль аппаратуралары да булмаган салкын бинада себер-татар мәдәният үзәге эшли башлады. Авырлыкларга карамастан, Сафиулла Ильясов җитәкчелегендә яңа концепция төзелде, мәдәният үзәгендә мәгариф бүлеге, тарих һәм этнография музее, фәнни лаборатория, радио һәм телетапшырулар, театр студияләре эшләп китте.
Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз элемтәдә булдык. Китаплар, методик кулланмаларны Казаннан алып кайта идек. Безне анда үткәрелгән курсларга чакырып тордылар. Уңышлы эшләгән чорны, мәрхүм Сафиулла Ильясовны һәм ул елларда эшләүчеләрне җылы сүзләр белән искә алам. Сафиулла Ильясов җитәкчелегендә ремонт башкарылды, яңа аппаратуралар алынды.
Төмән өлкә губернаторы Владимир Якушев эшләгән елларны, аның ярдәме белән себер-татар мәдәният үзәге бинасына яңадан төпле капиталь ремонт, реконструкцияләр эшләнде. Хәзер рәхәтләнеп, тырышып эшлә генә. Бүгенге коллективка, җитәкчеләренә уңышлар телим. Аларга татар мәдәниятен күтәреп яңа үрләр яуларга язсын» , - дигән теләкләрен юллады.
Хәтем ашында РФның атказанган укытучысы, мәдәният үзәгендә еш булган Рәшидә Бакиева да чыгыш ясады. Ул хәтер кичәсен оештыручыларга рәхмәтләрен белдерде. Шигъри юллар белән изге эшләр башкаручыларга теләкләр теләде.
Октябрист Мәчитов элекке «Досуг» татар үзәгендә эшләгән елларын искә алды: «1989 нчы елны Әнәс Гаитов җитәкчелегендә «Иртеш моңнары» ансамбле оештырылды. Ул «Досуг» татар үзәгенең җитәкчесе, мин администраторы булып эшкә урнаштым. Элек бу бинада «Иртышсантехмонтаж» оешмасы булган. Бу бинаны татарлар оешмасына бирүдә шәһәр мәдәният комитеты рәисе Юрий Константинов (мәрхүм) зур булышлык күрсәтте. Без монда җыелышып, бер бүлмәдә репетицияләр үткәрдек, бу бинада концертлар куярга мөмкинлек булмау сәбәпле, авыл клубларында концертлар куйдык. 1990 нчы елларга кадәр «Досуг» оешмасы гөрләп эшләде. Репетицияләрдә татар моңы, җырлары яңгырады. Безнең оештырылган «Иртеш моңнары» ансамбленең җитәкчесе Шамил Айданов булды» , - дип хатирәләре белән уртаклашты.
Хәтем ашы тәмамлангач, чараның иҗади бүлеге тамашачылар залында дәвам итте. Төмән, Тубыл шәһәрләреннән килгән җәмәгать эшлеклеләре Рифхәт Насыйбуллин, Фәйзулла Камалов, Әнәс Гаитов катнаштылар, сәхнәдән чыгыш ясадылар.
Өлкә Думасы депутаты Тамара Казанцеваның, шәһәр Думасы депутаты рәисе урынбасары Михаил Никитинның, Тубыл шәһәренең себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинскихның, Мәдинә Уразмәтованың чыгышлары да беркемне битараф калдырмады.
Чарада милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгече Вилдан Якупов та катнашты. Экраннан татар юнәлешендә эшләгән мәрхүмнәрнең исемлеге күрсәтелде. Алар күп. Алар белән бергә татар халкының тарихы югалмасын. Ул елларда эшләгәннәр турында язып, саклап, яшь буынга тапшыру кирәклеге турында тәкъдимнәр кертелде.
Чараның иҗат бүлеге матур, эчтәлекле узды. Әлфия Мөслимова, Луиза Сөрмәтова, «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбле җирле шагыйрьләребез Булат Сөйләйманов, Гөлфизәр Абдрахманова, Сөнгатулла Бекенин шигырьләренә язылган җырлар башкардылар. Җирле шагыйрь Хәлил Вагайлы үзенең шигырьләрен укыды, себер-татар мәдәният үзәге каршында эшләүче түгәрәкләрдә белем алган балалар татар телендә шигырьләр сөйләделәр. Рузалия Корманалиева чараны оста алып барды.
Оештыручылар хезмәт күрсәтүчеләргә, милли ризыклар пешерүдә ярдәм итүчеләр - Әлфия Майгадаровага, Лиана Абдуллинага, Рәсилә Колмәмәтовага, Римма Баганаевага, Нәсимә Кормановага, Хәния Гаитовага, Суфия Казуковага, Фәридә Айбатовага, Камәрия Тимировага, Динара Әпсәләмовага, Зилия Азисовага рәхмәтләрен белдерделәр.