Чистай туристлары яр буенда яшь агачлар утыртуда катнашты
Татарстанда «Урманны саклыйк» дип исемләнгән күләмле Бөтенроссия акциясе узды. Табигатьне саклау кампаниясе кысаларында 2 миллионга якын агач утыртылды. Чистай шәһәрендә акцияне «Кама» яр буенда үткәрделәр. Анда 30 пирамидаль тирәк утыртылды. Бу хакта «Чистай-информ» сайтында Гүзәл Гомәрова хәбәр итә.
Яшь агачларны утыртуда шәһәргә эш сәфәре белән килгән Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов һәм район башлыгы Дмитрий Иванов, шулай ук шәһәр һәм районның башкарма комитеты һәм Советы хезмәткәрләре катнашты. Аларга яр буенда йөрүче туристлар – Марий Эл республикасыннан килгән гаилә дә кушылды.
Искәртик, «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясен РФ табигый ресурслар һәм экология министрлыгы, Урман хуҗалыгының Федераль агентлыгы, «Бакча хәтере» автоном коммерцияле булмаган оешмасы һәм «Экосистема» Бөтенроссия экология хәрәкәте оештыра. Аның максаты – 70 миллион агач утырту. Әлеге акция Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча тормышка ашырылучы «Экология» илкүләм проектына ярдәм буларак үткәрелә.