Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024

Тукай районыннан хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм илткәннәр

0

Тукай районы Мәләкәс авыл җирлегеннән махсус хәрби операциядә катнашучыларга чираттагы гуманитар ярдәм озатылган. Конвойны Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Юрий Васильев, Мәләкәс авыл җирлеге депутатлары Иван Виссарионов, Сергей Курочкин, волонтер Айгиз Гыйлемов җитәкләгән.

«Мәләкәс авыл җирлегеннән алтынчы тапкыр гуманитар ярдәм илтеп кайттык. Шунда барып кайтканнан соң, тагын да күбрәк ярдәм итәсе килә башлый», – диде Юрий Васильев «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Гуманитар йөк төзелеш һәм оборона линиясен ныгыту өчен 25 кубометр тактадан торган. Шулай ук, Мәләкәс авыл җирлегеннән мобилизацияләнгәннәргә посылкалар тапшырылган. Тукай районы волонтерлары шифалы үләннәрдән чәйләр, аш өчен җыелмалар, солдат төргәкләре әзерләгән.

Фото: © Тукай районы администрациясе матбугат хезмәте

Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Руслав Иванов һәм актив волонтер Виталий Минеев катнашында Мәләкәс авыл җирлеге волонтерлары авыл җирлеге халкы ярдәме белән акча җыйган, блиндажлы шәмнәр, маскировка ятьмәләре хәстәрләп куйган. Мәләкәс мәктәбенең 11 сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе Регина Васильева белән солдатлар өчен махсус «тән саклаучы» 32 беләзек үреп тапшырган.

Фото: © Фото: © Тукай районы администрациясе матбугат хезмәте

Махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләр гуманитар ярдәм оештыруда катнашкан барлык кешеләргә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткергән.

Фото: © Тукай районы администрациясе матбугат хезмәте




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Мария Шарапова

"Уехала в США, родила от друга принца Уильяма и принца Гарри". Как сложилась судьба Марии Шараповой






В России зэков лишили выплаты за подписание контракта с Минобороны

В 2024 году рынок новых автомобилей в России вырос на 39%

В Сети появились кадры с моментом падения машины в Москву-реку

В США впервые использовали VR-симуляцию в качестве доказательства в суде