Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024

Төркиядә җәяүлеләр күперенә Сөембикә исеме биреләчәк

0

19 октябрьдә 14.00 сәгатьтә Төркиянең башкаласы Анкара шәһәрендә Сөембикә исемендәге җәяүлеләр күпере ачылачак. Чараны Анкарада яшәүче татарлар оештыра.

«Чарада Анкара мэриясе җитәкчелеге, Анкара һәм Төркиянең күп кенә төбәкләреннән татар һәм төрек дөньясы җәмгыять оешмалары җитәкчеләре һәм әгъзалары, башка милләт кешеләре катнашачак», - диде «Татар-информ»га Төркиядәге татарлар.

Алар әйтүенчә, Сөембикә исеменең Анкарада бер объектка бирелүен сорау тәкъдиме 2020 елда Анкарадагы «Идилия» татар ашлары рестораны һәм мәдәният үзәгендә Сөембикә һәм Казан шәһитләрен искә алу өчен оештырылган Төрек Дөньясы оешмалары җыенында хупланып, Анкара мэриясенә мөрәҗәгать ителгән. Ә 2023 елда Анкараның Янимахаллә районында җәяүле күперенә Сөембикә Солтан исемен бирү турында карар алынган.

  • Сөембикә исеме Анкарада татарларга куелган икенче исем булып тора. 2001 елда Анкарада Казан мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасы урнашкан урамга Габдулла Тукай исемен бирдерү фикере милләттәшләребезнең тырышлыгы белән тормышка ашырылган иде.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Русские теннисистки Андреева и Шнайдер выходят в финал WTA в Брисбене






Овчинский: Решены вопросы по 28 объектам долгостроя в 2024 году

Ефимов: между Звенигородским шоссе и ТТК построят эстакаду и новые съезды

В России зэков лишили выплаты за подписание контракта с Минобороны

Бородавко: спад даст Большунову возможность максимально хорошо подготовиться к Олимпийским играм