Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2024

Татарстан халкына 2 декабрьгә кадәр салымнарны түләп бетерергә кирәклеген искәрттеләр

0

Татарстан халкы 2023 ел өчен милек салымын быелның 2 декабреннән дә соңга калмый түләп бетерергә тиеш. Бу хакта бүген республиканың Министрлар Кабинетында узган брифингта республика буенча Федераль салым хезмәте идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин әйтте.

Ул быел республика халкы гомуми суммасы 9,6 млрд сум булган милек салымы түләргә тиеш диде, бу бер ел элекке белән чагыштырганда 500 млнга яки 5,5 проценкта күбрәк.

Шул ук вакытта бу сумманың яртысын диярлек – 4,7 млрд сумын республика халкы түләгән инде. «Гражданнарның дисциплинасы һәм законны тыңлавы зур хөрмәт уята. 2022 елда салынган салымнан 98,9 процент җыйдык, ә 2023 елда 99 проценттан күбрәк булыр дип ышанам», – диде Марат Сафиуллин.

Ведомство башлыгы милек салымының гомуми суммасының 5,1 миллиарды транспорт салымы, 3,1 миллиарды милек салымы һәм 1,4 миллиарды җир салымы, дип өстәде.

Ул салым хәбәрләрен милек салымы белән беррәттән гомуми суммасы 3,5 млрд сум булган, салым агенты тотып калмаган НДФЛ да кертелгән диде. Бу казино һәм лотереяләрдә отышлы салым суммалары, әгәр салым базасы 5 млн сумнан артып китсә, 15 процентлы югары ставка буенча исәпләнгән НДФЛ суммалары, шулай ук, быел беренче тапкыр, салым хәбәрендә банклардагы кертемнәр буенча процентлардан НДФЛ буенча мәгълүмат чагылдырылган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Российские теннисистки Андреева и Шнайдер вышли в полуфинал чемпионата Австралии






Москвичам рассказали об обновленных правилах пользования метро

Меликов просит расследовать обвинения в пытках дагестанца в Подмосковье

Беременная жена Александра Петрова поздравила его с днем рождения

У актрисы Галины Польских обнаружена опухоль в почке