Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Мәскәүдә Тарихи мәчеттә төзекләндерү-реставрация эшләре башланды

0

Мәскәүдә, архив документлары буенча «Беренче татар мәчете» буларак билгеле, Тарихи мәчет төзекләндерү-реставрация эшләренә ябылган. Мәчетнең тарихи рәвешенә туры китереп, инженерия коммуникацияләрен алыштыру, фасадын һәм эчке өлешләрен яңарту эшләре планлаштырыла. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Бу эшләрне башкару өчен субсидия бүлеп бирү турында карарны 2024 елның августында Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалады. Реставрация эшләре 2025 елның ахырына кадәр дәвам итә, бу вакытта гыйбадәтләр мәчет территориясендәге махсус җиһазландырылган бинада башкарылачак.

Беренче татар мәчете комплексы төбәк әһәмиятенә ия мәдәни мирас объекты булып санала. Аңа 1823 елда төзелгән мәчет, соңыннан 1880 елда архитектор Певницкий проекты буенча киредән төзелгән мәчет һәм 1915 елда төзелгән административ-белем бирү бинасы керә.

Мәскәүдә сакланып калган борынгы мәчеткә реставрация ясау мәсьәләсен Россия мөселманнары дини лидеры мөфти шәех Равил Гайнетдин 2020 елның 4 ноябрендә дин әһелләренең Россия Президенты Владимир Путин белән онлайн-очрашуында күтәрде. Дәүләт башлыгы бу тәкъдимне хуплады һәм реставрация эшләре ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча федераль чаралар исемлегенә кертелде. Проектка шулай ук Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та ярдәм күрсәтте. Хәзерге вакытта проект РФ Мәдәният министрлыгы җитәкчелегендә гамәлгә ашырыла.

Бу атнада Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, нәзарәт тарафыннан реставрация эшләре кураторы Рәфыйк Фәттәхетдинов объекттагы эшләр барышын карады.

«Төзекләндерү-реставрация эшләре барышында барлык коммуникацияләрне – җылылыкны, су белән тәэмин итүне, кондиционерларны, янгын куркынычсызлыгы системасын алыштыру планлаштырыла. Фасадны штукатуркасы һәм эчке бизәлеш, шул исәптән михраб бизәлеше дә алыштырылачак. Декор элементлары архив фотолары буенча билгеле булган мәчетнең тарихи рәвешенә туры килерлек эшләнәчәк», – дип сөйләде Рәфыйк Фәттәхетдинов.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Елена Рыбакина проводит 100-ю неделю подряд в топ-10 рейтинга WTA






Бизнесмен Пугачев заявил, что телефон баскетболиста Тиммы зачистили от переписок

Пассажиров метро поздравил московский Дед Мороз

РЕПОРТАЖ: Возраст - не помеха

Стало известно о тайном разводе и младших детях Сергея Боярского