Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Декабрь
2024

Томск Татар мәдәни үзәгендә «Буыннар вокаль көрәше» традицион чарасы узды

0

Томск Татар мәдәни үзәгендә «Буыннар вокаль көрәше» дип исемләнгән традицион чара узды. Быел иң моңлы коллектив исеме өчен өч команда көрәште: «Нурлы кызлар», «Алтын көй» һәм «Чубаляк». Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Катнашучылар өч номинациядә осталыкларын күрсәтте:

  • татар халык җыры;
  • татар эстрада җыры;
  • Яңа ел җырлары һәм кышкы җырлар.

Чара уникаль форматта узды – бәйрәмне чын татар Кар кызы һәм Убырлы карчык алып барды. Бу бәйрәмгә аерым бер ямь өстәде.

Һәр катнашучыга татлы бүләкләр өләштеләр. «Алтын көй» яшьләр командасы бераз өстенлек белән беренчелекне яулады.

Җиңүчеләрне котлыйбыз. Жюри әгъзаларына игътибарлары һәм конкурска теләктәшлек күрсәтүләре өчен рәхмәт. Шулай ук Үзәкнең барлык кунакларына рәхмәтебезне белдерәбез. Бәйрәм Яңа ел алдыннан узды, димәк киләсе ел шундый ук матур, күңелле һәм моңлы булырга вәгъдә итә, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

300 игроков включены в пенсионную программу ATP в 2024-м






Аэропорт Пулково снял временные ограничения на прием и выпуск самолетов

В Перми весной откроется фитнес-клуб московской сети YoBody Fitness

Пять вопросов об изменениях в системе высшего образования

Летевшие в Петербург 33 самолёта ушли на запасные аэродромы