Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Декабрь
2024

Миңнеханов Республика чыршы бәйрәмендә катнашучы балаларны котлады: Сез – илнең киләчәге

0

Казанда «Татнефть арена»да Республика чыршы бәйрәменең беренче тамашасы тәмамланды. Исегезгә төшерик, шәһәрдә ике тамаша булачак. Шулай ук чыршы бәйрәмендә барлыгы 17 меңнән артык кеше катнашыр дип планлаштырыла.

«Яңа ел – иң көтеп алынган, иң матур гаилә бәйрәме. Татарстан өчен 2024 ел мөһим җиңүләр һәм казанышлар белән истә калды. Республиканың студентлар отрядлары һәм яшь армиячеләре илдә иң яхшылар булды. Безнең егет-кызлар халыкара олимпиадаларда һәм форумнарда җиңүчеләр һәм лауреатлар булды. Һәрберегез белән горурланабыз. Сез үсә һәм яңа белемнәр ала алсын өчен, без инфраструктураны үстерү юнәлешендә бик күп эш башкарабыз. Кадерле егетләр һәм кызлар, дус була, теләсә кайсы ситуациядә бер-берегезгә ярдәм итә белегез. Сез – илебезнең һәм республикабызның киләчәге», - диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов балаларга.

Ул Республика чыршы бәйрәменә чакырылган махсус хәрби операция катнашучылары балаларына аерым мөрәҗәгать итте.

«Сезнең әтиләр – чын геройлар. Алар белән республика һәм бөтен ил горурлана. Без аларга Ватанга тугры хезмәте, батырлыгы, кыюлыгы һәм ватанпәрвәрлеге өчен рәхмәтле», - дип билгеләп үтте ТР Рәисе.

2025 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтеләчәк, дип искәртте Миңнеханов. Татарстанда бик күп тематик чаралар узачак, аларны үткәрү өчен идеяләрне шул исәптән яшь егет һәм кызлардан көтәләр.

Тамашаның сюжеты «Вакыт иле»ндә уза, анда барысы белән дә борынгы сәгать идарә итә. Төп геройлар акыл һәм хис мәктәпләрендә укый. Алар ел саен очраша һәм араларында иң яхшы укучыны билгели. Моның өчен балалар тылсымлы сәгатьне вата һәм аны төзәтү ысулын эзли. Бу юлда укучылар әкият персонажларын очрата, алар кыз һәм малайларга хаталарын төзәтергә, үз-үзләренә ышанырга һәм сәләтләрен ачыкларга ярдәм итә.

«Быелгы Яңа ел тамашасының төп фикере – дус булырга һәм үз-үзеңне үстерергә кирәк. Һәркемнең тормышында очрый торган куркынычлар һәм сынауларга карамастан, могҗизага һәм яхшылыкка ышанырга кирәк. Ә яхшылык һәрвакыт явызлыкны җиңә», – дип өстәде ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Тамашага авыр тормыш хәлендә калган, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар, үзен спорт ярышларында һәм интеллектуаль олимпиадаларда яхшы күрсәткән укучылар, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары чакырылган.

«Татар-информ»га балалар үзләре сөйләгәнчә, егет-кызларның күбесе ел саен «Татнефть арена»да оештырыла торган масштаблы Яңа ел тамашасы турында белгән һәм анда катнашу турында хыялланган. Әйтик, сигез яшьлек Казан кызы Камилә Заһидуллина күптән Республика чыршы бәйрәмендә катнашырга теләгән булган һәм быел ул моңа ирешә алган.

«Республика чыршы бәйрәмендә катнашырга бик теләдем. Мин гимнастика белән шөгыльләнәм, күптән түгел Мәскәүдә узган халыкара ярышларда беренче урын яуладым. Киләчәктә бөек чемпионка булырга һәм барлык турнирларны җиңәргә телим», - дип уртаклашты кыз.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Аделаида (ATP). Финал. Оже-Альяссим встретится с Кордой






Кино о первой любви: Радио Romantika поддерживает «Четыре четверти»

В Москве предупредили о мошенниках, представляющихся сотрудниками школ

Дом по реновации построят в столичном Новогирееве

Челябинских водителей предупредили об осложнении дорожной ситуации из-за погоды