Теракт сәбәпле, Россиянең «Урса Майор» судносы баткан
Россиянең «Урса Майор» судносы террорчылык һөҗүменә дучар булган, дип яза РИА Новости.
Йөк судносы Урта диңгездә һәлакәткә очраган. Экипажның 14 әгъзасын коткарганнар һәм Картахен портына илткәннәр, ике кеше хәбәрсез югалган дип исәпләнә. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Судно Испания ярыннан 67 миль һәм Алжир ярыннан 45 миль ераклыкта баткан. Россия судносы 12 көн элек Санкт-Петербургтан Владивосток порты юнәлешенә таба юлга чыккан булган.