Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Рөстәм Миңнеханов коткаручы булырга теләүче малайга: Сайлавыңны хуплыйм

0

Бүген «Татнефть арена» спорт сараенда Республика чыршы бәйрәменең икенче тамашасы башланыр алдыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары, шулай ук укуда, мәдәнияттә һәм спортта үзләрен яхшы күрсәткән балалар белән тагын бер тапкыр очрашты. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Рәисе белән очрашкан балалар мавыгулары һәм укудагы уңышлары, шулай ук киләчәккә планнары турында сөйләде.

Яшел Үзән районы Васильево бистәсеннән 13 яшьлек Андрей коткаручы булырга хыяллануы турында әйтте. Үсмер егетнең инде тәҗрибәсе дә бар: узган елның җәендә бистәнең бакча ширкәтләренең берсендә янгын булган вакытта ул урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләрне беренче булып каршы алган, барысын да аңлаткан һәм көченнән килгәнчә аларга җиңсә линияләрен салырга һәм милекне саклап калырга ярдәм иткән. Моның өчен ул Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәхмәт хатына лаек булган. Киләчәктә Андрей кешеләрне коткару эше белән шөгыльләнергә планлаштыра.

«Син бик лаеклы һөнәр сайлагансың. Бу батырлык, фидакарьлек һәм теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзерлекне таләп итә торган эш. Сайлавыңны хуплыйм», - диде Рөстәм Миңнеханов, малайның сүзләренә җавап биреп.

Арча районыннан Самира исә «Беренчеләр хәрәкәте»нең актив катнашучысы булуы турында хәбәр итте. Моннан тыш, ул «Зур тәнәфес»тә — гаилә тарихи хәтерен саклау максатыннан «Гаилә хроникалары почтасы» бөтенроссия флешмобын булдыру проектында җиңү яулаган.

Сөйләшүнең тагын бер катнашучысы, Казанда яшәүче Марина, шулай ук мәктәптә уку һәм җәмәгать эшчәнлеген берләштерә. Ул волонтерлык өлкәсендәге «Мәрхәмәтле Татарстан» республика премиясе җиңүчесе («Яшь волонтер» номинациясендә). Шулай ук кыз «ЭкоЯз — 2024» конкурсының «Экоярдәмче» номинациясендә призер. Киләчәктә ул башлангыч сыйныфлар укытучысы булырга хыяллана.

Нәкъ менә башлангыч мәктәптә баланың белем нигезе салына, киләчәктә укучының белем алу процессы шушы нигезгә таянып төзелә, дип ассызыклады ТР Рәисе моңа җавап итеп.

Очрашуда Россия Герое Алексей Копуновның улы Степан да катнашты. Быел март аенда малайның әтисе фронтта хәрби иптәшләрен коткару хакына үз гомерен корбан итте.

«Синең гаиләң – үрнәк гаилә. Әтиең – герой һәм башкаларга үрнәк. Ә син хәзер гаилә башлыгы урынына. Әниең белән әбиең сиңа зур өметләр баглый. Без барыбыз да сиңа өметләр баглыйбыз. Ярдәм кирәк булса – һичшиксез ярдәм итәчәкбез», - дип вәгъдә итте Рөстәм Миңнеханов.

Тагын бер кунак, Казанда яшәүче Альберт, галимнәр гаиләсендә үскән. Шуңа күрә киләчәктә үзе дә фән белән шөгыльләнергә тели. Казанның 2 номерлы лицей-интернаты укучысы 2022 елда Колумбиядә узган Халыкара юниорлар табигый-фәнни олимпиадасында алтын медаль яулаган.

«Укуыңны Татарстан югары уку йортларының берсендә дәвам итсәң, бик шат булачакбыз. Әмма син кайсы гына университетны сайласаң да, без синең белән элемтәдә торачакбыз», - дип ышандырды республика җитәкчесе.

Күптән түгел «Голос.Дети» шоуының суперфиналында икенче урынны яулаган Сәид Галиуллин исә җырга сәләтен күрсәтте. «Син молодец! Икенче урын – ул зур казаныш. Безнең өчен син барыбер беренче. Синең үзеңне күрсәтергә мөмкинлекләрең күп булачак әле. Иң мөһиме – тырышлык һәм сабырлык. Син бик талантлы. Синең барысы да килеп чыгачагына ышанам!» —диде аңа Рөстәм Миңнеханов.

Республика җитәкчесе белән сөйләшүдә шулай ук Буа, Чистай һәм Биектау районыннан балалар катнашты. Очрашу азагында нәни кунаклар Татарстан Рәисе белән күмәк фото ясады.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Соболенко прибыла на первый турнир 2025 года после решения Рыбакиной






«По молодым». Среди российских олигархов эпидемия разводов

Кардиохирургический центр создадут в Липецкой областной больнице

Складскую базу в Можайском районе освободили от самостроя

I.L.Y.A. — Маленькая девочка: кредо для девушек и новогодние идеи подарков для каждого