Лилия Мөхәммәтҗанова: Татар халкында «Идегәй»нең булуында Нәкый Исәнбәтнең роле зур
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Лилия Мөхәммәтҗанова язучы, галим, фольклорчы Нәкый Исәнбәт иҗатындагы «Идегәй» трагедиясе турында сөйләде. Бу хакта ул Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Нәкый Исәнбәтнең 125 еллыгына багышланган «Гуманитар фәннәр контекстында Нәкый Исәнбәт мирасы» түгәрәк өстәлендә сөйләде.
«Нәкый Исәнбәтнең фольклордагы эшчәнлеге ягыннан «Идегәй» дастаны аерым киң өлкә. «Идегәй» күп төркиләр өчен уртак мирас, аның төрле версия һәм вариантлары татарлардан тыш кайбер башка халыкларда бар. Әмма Алтын Урда составына кергән «Идегәй»ле бүтән бер генә халыкта да татар телле «Идегәй» кебек югары шигъри камиллеккә җиткерелгәне юк. Татарда аның булуында Нәкый аганың роле бик зур», - диде галимә.
Аның фикеренчә, «Идегәй»нең фәнни телдә Нәкый Исәнбәт варианты» дип йөртелә торган шигъри тексты, билгеле версия-вариантлардан җыйнап, гаҗәеп бер профессиональ осталык белән эшләнгән. «Исәнбәт «Идегәй»гә, ХѴ гасырдан ук җырлана-әйтелә килгән эпоска ХХ гасырда яңа сулыш өргән. Игътибар итсәк, фәнни даирәдән кала гади халыкка, шул исәптән мәктәп укучыларына, бүген «Идегәй» Нәкый ага варианты аша гына таныш та, «Идегәй» темасына алынган рәссамнар, режиссерлар өчен дә бу шулай», - диде.
«Соңгы чорда киң җәмәгатьчелеккә «Идегәй»не нәкъ менә Исәнбәт варианты һәм аның тәрҗемәсе таныта, гәрчә дастанның эреле-ваклы вариантлары татарда шактый булса да. Фольклор әсәренә, әгәр вакытында язып алынмаса, эшкәртелеп, халыкка җиткерелмәсә, азмы-күпме вакыт үтүгә онытылу, югалу хас. Ә менә Нәкый Исәнбәт кебек күренекле зыялы игътибарына юлыккан «Идегәй»ебез ул яктан гаять дәрәҗәдә бәхетле язмышка ия ядкяр, сирәк һәм үзенчәлекле талант иясенең генә үз халкына шушындый затлы истәлек калдыра алуы бәхәссез», - диде ул.
Лилия Мөхәммәтҗанова моның сәбәбен дә аңлатты. «Коллектив иҗат җимеше, фольклор әсәре дисәк тә, эпос-дастаннарны иҗат итүдә һәрвакыт индивидуаль башлангыч зур роль уйнаган. Аерым бер каләм остасы кулы белән камиллек дәрәҗәсенә җиткерелгән мондый вариантны Вальмикиның «Рамаяна»сы, Гомерның «Илиада»сы, «Одиссея»сы белән, атаклы «Калевала»ның Элиас Леннротка нисбәт ителүе белән чагыштырып булыр иде», - диде галимә.
«ХХ гасыр уртасына җиткәндә Исәнбәт тә, халык вариантларын җыйнап, бер җепкә тезеп, фольклор кануннарын үтә бер осталык белән саклап, шигъри вариантта татар «Идегәй»ен янә торгызган. «Идегәй»нең Нәкый Исәнбәт күп көч салып булдырылган әлеге җыйнама варианты дәүләтчелек идеясен бүгенге татар дөньясына китереп җиткергән чын мәгънәсендә бөек әсәр, фольклор әсәрләренең таҗы», - диде филология фәннәре докторы.