Лилия Мөхәммәтҗанова: Нәкый Исәнбәтне эпос белгече дип атау дөрес
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Лилия Мөхәммәтҗанова язучы, галим, фольклорчы Нәкый Исәнбәтне эпос белгече дип атады. Бу хакта ул Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Нәкый Исәнбәтнең 125 еллыгына багышланган «Гуманитар фәннәр контекстында Нәкый Исәнбәт мирасы» түгәрәк өстәлендә сөйләде.
«Чичән башкаруындагы сарын, тулгау, эпик җыр һ.б. татар халык эпос-дастаннарына хас сыйфатлар булуы, аларның үзенчәлекләре хакында тәфсилләп язып калдырган Нәкый Исәнбәтне эпос белгече дип атау дөрес. Үзәк Комитетның 1944 елгы 9 август карары белән татар халкындагы дастани мирасны фәнни өйрәнү рәсми тыелган заманда яшәгән Нәкый Исәнбәт – бу гаделсезлек белән килешә алмаган кыю зат», - диде ул чыгышында.
Аның әйтүенчә, төрки эпоска карата Нәкый Исәнбәтнең игътибары, татарда «гүзәл эпос дастаннар бар», дип искәртүе заманы өчен зур әһәмияткә ия. «Халык иҗаты кануннарын үтә бер зәвык белән тоеп, үзе шигъри эшкәртеп чыккан «Идегәй»не 1940 елда дөньяга чыгара алуы гына да югары бәяләнерлек казаныш!» – дип саный Лилия Мөхәммәтҗанова.
«Мәсәлән, татар чичәннәре турында сүзне бик сирәк чыганактан табарга мөмкин. Сүз остасы – чичәннәрнең халык алдында думбра чиртеп, дастан әйтү традициясе утрак тормышка иртә күчкән. Шәһәр культурасы алга киткән, күңелен китап, язма сүз яулаган укымышлы татарларда башка кайбер төркиләргә, әйтик, казах, нугай, саха, башкортларга караганда алдарак сүрелгән. Шуңа бәйле, татар чичәннәре иҗаты да гадәти юл белән түгел, китаби-язма рәвешкә күчеп үсеш алган», - дип аңлатты галимә.
Лилия Мөхәммәтҗанова фикеренчә, әгәр үткән чорларда татарда чичән һәм аның эпос-дастанны көйләп әйтү гадәте булмаган булса, бүген халыкның «Кузы Көрпәч белән Баян сылу», «Алпамыш», «Түләк», «Идегәй», «Чура батыр» кебек гүзәл дастаннары, әле дә очрап тора торган дастаннан эпик җыр башкарулар булмас иде. «Боларның барысының тамырлары халыкның телдән әйтеп башкара килгән сүз сәнгатендә», - диде ул.
«Шуннан чыгып, үз вакытында татар чичәненең кем булуын тасвирлап, ул башкарган вазифаларны һәм татар фольклорына хас башка хасиятләрне нечкә аңлатып язган, Җирән чичән, Субра җырау, Җамукай чичән кебек гомумтөрки образларын безнең көннәргә китереп җиткергән, үз чоры чичәннәре белән аралашкан, сирәк фикер ияләренең берсе нәкъ менә – Нәкый Исәнбәт!» – диде филология фәннәре докторы.
Ул Нәкый Исәнбәтнең 1920 ел башында ук Башкортстанның Сәет авылында Фәйзулла исемле чичәннән борынгы җырлар яздырып алуын, шулай ук Башкортстанның элеккеге Бөре өязеннән сукыр Фәррах (Фәррах Дәүләтшин) белән якыннан аралашуын, аның хакында «Сүз табучы Фәррах», «Фәррах жырлары турында» дип язып чыгуын билгеләп үтте.